Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Табан астын – Казан комы, ә күңелне хис кытыклый.

Табан астын – Казан комы,

ә күңелне хис кытыклый.

Шундый рәхәт,

күпереннән шундый сикерәсе килә!

Ә чынбарлык үтә сәер:

ярга бәрелә буш шешәләр –

үзләренчә тансык бер моң

бу калага насыйп көйдә.

Тик үзләре белгән серне

саклап йөзә пар үрдәкләр.

Алар хәтта үземә дә

эндәшмәде.

Ахыр чиктә

бу сукмаклар илтә булыр

чиксезлекнең үзенә үк.

Шуңа әле күрешербез

йә суларда, йә күкләрдә.

Йә икесен бер итәрбез

(үтә ансат кичке якта).

аерамы соң бу күңел

чынбарлыкны уйдырмадан.

Сибелеп ята берсен-берсе

аңышмыйча таш тартмалар.

Чыга алмасымны тойдым

инде мәңге уй урманын.

Кояш китә,

авырттырып

дулкынланган күкрәк турын,

истәлеге ягылып кала

кайнар булып йөзебезгә.

Ул сулыштан җаным тетрәп,

кызылында күмелә барам.

Карашыңа җылы үрли –

син кайтасың үз-үзеңә.

Син эзлисең бик мөһимне,

тик үзеңә тиешлесен.

Шуңа аякларың һаман

тынгы белми кала таптый.

Казан комын кытыклыйм дип,

бармакларым сүз тудыра.

Ул сүз – караш.

яңа сер бу.

Пар үрдәкләр аны ятлый.

 

Гүзәлә (Гүзәл Закирова) Балтач районының Куныр авылында туган. Мәктәптән соң, Казан (Идел буе) федераль университетында татар филологиясен өйрәнә. Шигырьләре вакытлы матбугат чараларында басылганы бар, шулай ук интернет аша киң таралган. Гүзәлә хәзерге вакытта КФУның Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында магистратурада укый, «Ялкын» журналында эшли.

 

"КУ" 10, 2019

Фотода автор; "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев