Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Мәхәббәт ул – «Cин гаепле» түгел, Бәлки – «Гафу ит мине».

Мәхәббәт ул – «Cин гаепле» түгел,

Бәлки – «Гафу ит мине».

«Син кайда йөрисең?» түгел,

«Мин монда, – диген, – бүген».

Мәхәббәт ул – «Йә, син ничек?»,

«Мин аңлыйм, көтә беләм».

«Рәхмәтлемен син барга,

Җаным гел синең белән!»

Мәхәббәт ул – «Аңладым...

Кичер мине, телефоннан

Шалтырата алмадым...»

Ярату ул – бары рәхмәт

Кояшка, җиргә, айга.

...Бүген дә әрнеп еладым,

Дәва тапмый ярага,

Инде ничек ияләним

Синсез калган дөньяга?..

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият яңа исемнәр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев