Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

***

Җанымның кыйналган чаклары, Җанымның кыелган чаклары. Беркем юк янымда-якында Шул җанны якларлык-сакларлык.

Җанымның кыйналган чаклары,

Җанымның кыелган чаклары.

Беркем юк янымда-якында

Шул җанны якларлык-сакларлык.

Җанымның үртәлгән мәлләре,

Җанымның битәрле мәлләре.

Янымда йөз кеше, мең кеше –

Ник берсе аңласа хәлләрем.

Җанымның көенгән көннәре,

Җанымның төелгән көннәре.

Көенгән-төелгән җанымны

Җан итәр, яр итәр кемнәре?

Җанымның өзелгән мизгеле,

Җанымның өзенгән мизгеле.

Өзелгән-өзенгән җанымда

Гомерлек, мәңгелек көз инде.

Ялгызлык – язмышым җәзасы –

Яр эзләп упкынга тарыма.

Ялгызлык – бәхет, дип сөенәм,

Бәхетсез парларга карыйм да...


Фото: pixabay.com

 

Теги: яңа исемнәр нурлан ганиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев