Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

1:1(хикәя)

Вакытның кысанлыгы, Миләүшәнең хәле начар булуы ампутацияләү турындагы карарны Гөлзифага кабул итәргә мәҗбүр итте. Ул исә, кызын алда нинди сынаулар көтәсен күз алдына китереп, кыяр-кыймас кына эшне белгечкә тапшырды.

Азалия Сабитова 2007 елның 3  сентябрендә Арча районының Ашытбаш авылында туган. Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең X сыйныфында укый. Республика күләмендә татар әдәбияты олимпиадаларында катнашып, җиңүләр яулый. Район үзәгендә эшләүче «Нур» балалар телерадиостудиясенә йөри. Мәкаләләре «Мәдәни Җомга», «Шәһри Казан» газеталарында,  хикәяләре «Ялкын» журналында басыла. «Көмеш Кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлек итә. Бөтенроссия «Илһам» бәйгесенең «Проза» номинациясендә җиңүче; Ш.Галиев исемендәге премия лауреаты. 2023 елда «Глаголица» Халыкара әдәби бәйгесенең «Проза» номинациясендә Гран-при иясе.

2004 ел.

Кояш җылысына мәдхия укучы юкәләр җил юнәлешенә тартыла. Әйтерсең сыгылмалыкларын тикшереп карыйсылары килә. Ничек кенә тырышмасыннар, ахыр чиктә, барысы да ерактагы урман полосасы белән бәйлелек тапмый изалана да якындагы авыл зиратына сарыла. Җил искән якта эшчән халык иртәнге өмәгә җыелган. Ахирәт дөньяда яшәүче әрвахларның ризалыгына ирешмәктән, зур хезмәт куя. Араларында хатын-кызлар күренми, бары ирләр, табигатьләре таләп иткәнчә, бөтен авыр эшне башкара.

Игътибарымны зират кырындагы яшел чардуган янында арлы-бирле йөрүче нәни кызчык белән Хәнәфи карт җәлеп итте. Оныкның моннан ике ел элек гүр иясе булган әбисе янына тәүге тапкыр килүе. Яше кечерәк булганлыктан, әти-әнисе дә, бабасы да алып барырга кыймыйлар иде үзен. Кешенең башка тормышы барлыгы турында сүз кузгатыр өчен, җитлеккән яшьтә түгел Миләүшә. Калын тимер белән уратып алган «рәшәткә» дә аңа берни хакында сөйләми. Кыз баланың әле сабый чагы. Ул бары ирен читләре колакларына җитәрлек итеп елмайсын, тәгәрәр хәлгә килеп көлсен, сулмасын, сүнмәсен, гомеренең тәмен белеп калсын. Һәм бары шатланашатлана матур миләүшә чәчәкләрен җыеп йөрсен.

– Кызым, бу чәчкәләр сиңа бик ошады, ахрысы!

– Әйе, мин аларны синнән күбрәк тә җыйдым, бабай! Бергә-ноль була, – дип сөйләнде шат сабый, яңа «ярыш уены»н башлап.

– Ярый, сиңа җиңелсәм була, кызым! Бергә-ноль булсын! – диде Хәнәфи карт. – Чәчәкләр синең исемеңә дә, үзеңә дә нык килешеп тора әле. Миләүшәләр гомер агышы, тирә-яктагы, кешеләр күңелендәге чисталык, сафлык хакында сөйли. Без дә менә әлеге җирлекне матурладык, әрвахларыбыз яткан җиргә яңа сулыш өрдек. Алар иркенләп, шатланып ятар хәзер.

Нәни кыз бабасының җылы карашын тоеп, үзенең уңышына, уңганлыгына, чәчәкләр белән уртак тел табуына янә сөенде. 

Миләүшәләрнең җәһәт кенә кибүен, сәбәпсез гомерләре өзелүен теләмәде ул. Аның бит әле бу матурлыкны әнкәсенә күрсәтәсе бар. Баланың уенда ана белән кыз чәчәкләрне җылымса су салынган кечкенә банкага утыртып куя, киләсе көн тугач та, алар әле һаман назлап, күзләрне иркәли… Бу матур фикер кызны шунда ук канатландырды.

2016 ел.

Август киче. Салкынча. Шаян җил фатир тәрәзләрен шакый. Кешеләр алдында рәхимсез булып кыланырга телидер инде...

Сөйкемле Миләүшә бу кичтә җилне тиргәде. Иртәгә бик мөһим көн. Хәлиткеч иртә алдыннан һава торышының болай кырыслануы шомландыра иде.

Унберенчене бетерде бит инде кыз. Чыгарылыш сыйныф укучысы булып, мәктәп сәхнәсендә елмаеп басып торганда, тормышның беренче этабы тәмамлануын аңлады. Алда бары зур тормыш көтә. Нинди булыр ул? Миләүшә күз алдына китергән кебек авыр, әмма матур хатирәләргә бай булырмы? Әллә, Рәдиф абыйсы сөйләгәнчә, яшьлек михнәтен мулдан өеп, «яхшысы»на саранланырмы?

Вакыт, әйтерсең, чапкын экспресс. Ул әлеге вазифасына шундый җайлашкан, сәгать телләрен дә уздыра хәтта. Уку йортына керер өчен документлар белән йөрер чак җитте. Бу җәйдә кыз урта гомуми белем алуны раслаучы диплом алды. Аның хыялы – Казан федераль университетының химия факультетына укырга керү. Аннан яхшы укытучы чыгар иде, мөгаен…

Килеп туган яңа проблеманың сәбәбе федераль университетка керә алмауга бәйле түгел иде. Икенче көнне кыз, кирәкле документларын барлап, калага юл тотты. Барып җиткәч хәбәр салырмын дип, шәһәргә якын торган бистәгә тыныч күңел белән такси чакыртты.

Көн, кичәге кебек, борынын салындырмаган иде. Сары майдай кояш чыгып, иртәдән бар җиһанны нурга төрде. Әмма аның болай шатлана төшүе «яхшыга өметлән, Миләүшә!» дип кайтаваз салуы булмаган икән.

Калага җитәрәк бер борылышта кыз утырган автомобиль, каршы полосага чыгып, юл һәлакәтенә очрады. Икенче бер машина белән бәрелешеп, ике як та каты зыян күрде…

***

Хастаханә идәннәрен Гөлзифа апага бүген икенче тапкыр таптарга туры килде. Бу ике көн эчендә ул барлык санитарка, шәфкать туташлары белән якынаеп бетте. Үз кешесе кебек иркен аралаша, дөнья хәлләре белән бүлешә, алардан да ниндидер яңалык алырга җитешә. Моңарчы бер белмәгән кешеләр белән кинәт кенә якынаеп китеп сөйләшүләре  сәбәпсез түгел иде. Кызы коточкыч юл һәлакәтенә очраганнан соң, ашаган ашы да аш түгел, йокысы да качты.

...Кичә Миләүшәне ашыгыч ярдәм машинасы белән иң якындагы 13 нче хастаханәгә алып киттеләр. Юл һәлакәтендә кызның бер аягы көчле җәрәхәт алган. Периферия тамырларының тез асты артериясенә зур зыян килү сәбәпле, ярты аягын ампутацияләделәр. Әлеге катгый фикергә килү өчен, пациентның үзеннән дә рөхсәт алынырга, яисә ул да бу мәгълүматтан хәбәрдар булырга тиеш иде. Үз аңына килә алмаган кешедән, билгеле, сорап булмый, моңа өстәп табиб әле оператив эш итәргә тиеш. 

Вакытның кысанлыгы, Миләүшәнең хәле начар булуы ампутацияләү турындагы карарны Гөлзифага кабул итәргә мәҗбүр итте. Ул исә, кызын алда нинди сынаулар көтәсен күз алдына китереп, кыяр-кыймас кына эшне белгечкә тапшырды. Бу очрак авыр булганга күрә, аякның бары тик мөмкин булган өлешен калдырып, калганын кисәргә туры килде.

...Кыз хәзер «уяну палатасы»нда ята. Шуңа әнкәсе дә бәргәләнеп, үзен кая куярга белми өзгәләнеп йөри. Табибның: «Барысы да яхшы узды, уянуын гына көтәсе калды…» диюе җанга җылылык өргән иде. Наркоздан чыга алырмы, дип тә аның кадәр курыкмый ана. Үзенең сул аягындагы үзгәрешләрне күргәч, нишләр кыз? Еласа, юатыр өчен нинди сүзләр таба алыр әнисе? Алда көткән зур сынаулардан куркып калмасмы? «Бирешмә, кызым, бирешмә!» дип күпме кабатларга туры килер аңа?

Кыз уянды. Кул бармакларының бер фалангасы ап-ак юрган өстендә җиңелчә селкенеп, куе керфекләр салмак кына тибрәлеп куйдылар. Әйтерсең Миләүшә наркоздан айныган, ләкин яңа тормышка күз ачарга куркып ята иде. Бу аксиома, мөмкин дөреслеккә бик туры килеп бетми.

Булган үзгәрешләрне бәян итү максатыннан, табиб шул ук мизгелдә авыру кыз янына юнәлде. Пациентның уянуы да аны канәгатьләндерә алыр иде, әмма Миләүшәнең сулышы тигез, йөрәк тибеше яхшы булуына үз күзләре белән инанасы килде.

Ыгы-зыгы тынганнан соң, Гөлзифа апа белән улы Рәдифкә дә керергә рөхсәт иттеләр. Аларның җилкәләренә дә мөһим вазифа йөкләнгән иде: кызга күз-колак булып, ике сәгать йокларга ирек бирмәү. Ашау да катгый тыела. Аягы турындагы хәбәрне тагын да соңрак, йоклап хәл алганнан соң гына әйтергә куштылар. Юл һәлакәтенә очрап, аягына операция ясауларын әйтә алсалар – әлегә шул җиткән.

28 август

Олы вакыйгадан соң бер атна вакыт үтте. Хастаханәдә озак тотмыйча, кызны өенә озаттылар. «Ак бина» ишекләрен ябып чыгып китсәләр дә, бирегә алар табиб күрсәтмәләрен үтәп, еш килеп торалар. Протезга ия булып, реабилитолог белән эшли башлаганчы, күп кенә пунктларны үтисе барын онытмаска кирәк. Сул аякның «тимер дәвам»ына тәңгәл килүе, ялгана алуы мөһим. Шуңа күрә физиотерапевт күрсәткән компрессияле лимфалар системасын яхшырак эшләтү өчен, массаж, шәхси гигиенага җаваплы карарга кирәк. Өч-дүрт атнадан соң, барысы да яхшы гына барса, вакытлы протез ясатып булачак. Димәк, 14 сентябрь көнне хастаханәгә аеруча дулкынлану, сынганнан соң тәүге шатлану хисе белән килеп керәчәк Миләүшә.

– Кызым? Табиб шалтыратмагандыр бит? Эндәшеп караган идем, җавап бирмәдең…

Тынлыкны бозып, сүз башлады Гөлзифа әнисе.

– Юк, Рузия белән сөйләшкән идем. Ул үзе килмәгәч, күрешкән дә юк. Шалтыратып, хәлләремне сораган булды. Питерга архитектура университетына кергән икән. Уку вакыты башлангач, бик сирәк кайтырга туры килә, ди. Хәер, нишләсен инде ул монда, әтисе болай да башка шәһәрдә яшәде, чыгарылыш сыйныфта укыганда, мондагы әбисе вафат булды, әнисе исә Санкт-Петербургта көтә. Шундый мөмкинлек булганда...  Дөрес эшләгән.

Классташы өчен ихлас шат кыз. Үзенең мондый хәлдә калуы гына гаделсезлек булып тоела. Уку йортына керер өчен чираттагы елны көтәргә кирәк. Миләүшә авыр хәлдә ятканда, аның карьерасы түгел, хәзерге тормышы күпкә мөһим иде. КФУга укырга керү турындагы хыял сүнмәсен бары. Соң булса да, чыңга ашсын!

14 сентябрь.

Пәнҗешәмбе киче шатлыклы хәбәр китерде. Хастаханәдән шалтыратып, вакытлы протезның әзер булуын хәбәр иттеләр. Әлеге вакыйга җомга иртәсенең кызу үтүенә сәбәпче булды. Бәхетле булырга рөхсәт иттеләр түгелме? Һәрхәлдә, телефон трубкасыннан яңгыраган тавыш аңа тимер аякның әзер булуын гына җиткермәде бит!

Мизгел эчендә аяз күк йөзен кара өем-өем болытлар каплады. «Булдыра алырмынмы? Тырышып карап та, килеп чыкмаса?» дигән сорау ватык магнитофон кебек шактый битәрләде кызны.

– Мәскәүне дә бер көндә генә төземәгәннәр. Беләсеңме шуны? Син бит унсигез ел элек тә йөри алмый идең. Сабыйлар ничек тәүге тапкыр тәпи йөри башлый соң? Хак, аларда әле үзаң формалашып бетмәгән була. Өлкән кеше кебек фикерләсә, ун сабыйның бишесе, куркып калып, мүкәләп кенә йөрү юлын сайлар иде. Бәлки, чынлап та килеп чыкмас... – Бу сүзләрне әйтү Гөлзифа апага бигрәк тә кыен иде. – Тик анысын белү өчен дә беренче адым ясап карарга кирәк бит! Ярты юлга килеп җиткәч, барысын да ташлыйкмыни? Йөрәгең чыдармы?

Әйе. Ялгышырга хакы юк Миләүшәнең. Хакы юк! Ишетәсезме? Ул – кемнеңдер яшәү мәгънәсе... Яшәү мәгънәсе!

19 сентябрь.

Миләүшә шул ук көнне реабилитация үзәгенә язылды. Атнасына дүрт тапкыр табиб-реабилитолог белән махсус курслар үтә. Калган көннәрне җайлырак физик күнекмәләрне үзе башкара. Дәвалануга кереп китәр алдыннан, аякны сак кына кыймылдату да авырлык тудыра иде. Бер-ике көннән соң бераз ияләнде. Әмма протез аякка басу әле дә кыенрак. Гәүдәне төз тотуы – аеруча. Тез өсте дөрес формасын сакларга тиеш. Югыйсә бу вакытлы тимер аяк бит. «Тулаем рәткә керү чоры унбер, унике айдан соң гына башланачак», – ди табиб.

Кыз шөгыльләнгән залда аның кебек тырышып, тир түгүчеләр күп. Араларында тугач ук «гарип» статусын алучылар да, тормыш шартлары нәтиҗәсендә авыр хәлгә юлыкканнар да бар.

Җәрәхәт дәрәҗәсенә карап, һәрбер группаны берничә табиб җитәкли. Аерым авыр очракка эләккән пациентлар белән индивидуаль эшләү дә каралган. Миләүшә үзе дә күмәк залга кичә генә йөри башлады. Бергә дәвалануның файдасы юк түгел. «Үзеңнекеләр» белән танышып аралашу өчен яхшы мөмкинлек. Башкаларның авыр тарихын тыңлап тетрәнәсең, аларның ихтыяр көченә карап сокланасың, ясаган һәр адымнарына сөенәсең. Чыннан да, нинди хыялый, сабыр, көчле рухлы кешеләр җәмгыятенә килеп эләкте кыз. Алар мохитендә тәрбияләнеп, үз алдына зур максатлар куярга өйрәнде. Иң зур теләкләренең берсе – бию түгәрәгенә язылу!

Бу хыялга бүген иртән булган хәл сәбәпче. Реабилитация үзәгенә иртәрәк килеп җитте Миләүшә. Яшьләрнең сәгате башланганчы графикта кече яшьтәге балалар сеансы тора. Сәгать тугыз тулып, нәкъ унике минут иде. Каршы як залдан калын үкчәле, олпат гәүдәле булып күренгән бер апа чыгып бара. Аксаклап кына авыр атлаган нәни кызны җитәкләгән үзе. Ара тирә еш-еш сулап, бер сүз такылдый: «Хореография турында оныт! Ничек кире кайтмакчы буласың? Без дәваланып йөргәндә күпме ай бушка үтте! Элеккеге көчне кайтарыр өчен дә шактый вакыт кирәк булачак! Исеңдә калдыр: монда эләккәннәр элеккеге тормышларына кире кайта алмый!»

Авыр сүзләр унсигез яшьлек кызның күңелен яралады. Ә нәни балага нишләмәк кирәк? Кызганыч, бу каты бәгырьле апа сабыеның күңелен күрә алмас шул. «Монда эләккәннәр» дип әйтүе генә дә ни тора… Ә булдыра алса, ә бәлкем тимер аягы белән биергә өйрәнсә?

2018 ел, 26 июнь.

Физика фәненнән булган соңгы имтиханын уңышлы тапшырып, кыз авылга юл тотты. Кала белән вакытлыча саубуллашып торачак ул, чөнки җәйге яллар башланды. Соңгы имтихан алдыннан да шәһәрдә калды бит. Туган нигезенә тыныч күңел белән кайтып керәсе килде кызның. Химия факультетына кергәч, физика белән аралар ерагаер дигән фикер ялгыш булган икән. Бу фән белән Миләүшә арасындагы низаг әле дә калды кебек. Юк, бүген бераз сүрелде ул. Беренче курс әйбәт тәмамланды да соң!

Шәһәргә Рәдиф үзе килде. Пәнҗешәмбе көннең җитүен Гөлзифа апа да бик зарыгып көтте. Дулкынландыргыч мөһим көн булса да, кызының булдырып чыгачагына өметләнде ул. Бу имтиханнар аңа, баштан узганнар белән чагыштырганда, әллә ни олы сынау кебек күренмәде. Узасы узган инде дип, тынычланып йөрергә рөхсәт бирде үзенә. Кышкы сессияләр чоры җиткәч, ана бераз борчылып алган иде. Улының «йөрәгеңә барысын да якын алудан тукта» дигән киңәш, кисәтүләреннән соң тынды. Кайгыртасы әйберләр болай да җиткән. Миләүшә, икенче яртыеллык башлангач, бию залына да язылып куйды. Гәрчә бик рөхсәт ителмәсә дә.

Киләчәкне дә кайгыртырга кирәк, бүгенге көн белән генә дә яшисе килә. Тормыш гаделме? Гадел! Тик моны аңлар яшькә җитә алырмы кыз? Ә менә монысы – иллегә-илле…

***

Иртәгесе көнне, төшке ашка кадәр өлгерим дип, онык зиратка юнәлде. Җил искән якка тайпылучы юкәләр, урман полосасы белән әле дә бәйлелек тапмый, изалана. Әби белән бабасының хәлен белергә килде кыз. Яшерми: миләүшә чәчәкләренә тап булмамынмы икән, дигән уй да өстенлек итә. Алар гына никтер күренми быел. Былтыр булганын-булмаганын да белми кыз. Абыйларыннан да сорарга җөрьәт итмәде. Бу якта үсмәгәннәр. Бәлки, каршы як чыгу юлында бардыр. Шуннан килде бит, күзенә шәмәхә берни чалынмады. Кайда соң сез, «миләүшәләр»? Кем яшерде сезне?

Җавап озак көттермәде. Чәчәкләрне бабасы үз янына яшергән икән. Яшел рәшәткә белән киртләп куелган кабер өстендә күзләрне камаштырырлык миләүшәләр үсеп утыра иде. Гаҗәп хәл! Оныгының киләсен белеп, мәрхүм Хәнәфи карт үзе җыеп чыккан, диярсең!

Нык авыр. Яшь капчыклары тулып ташыр хәлгә җитте. Тик шулай да Миләүшә шат! Бабасы өчен шат…

– Бергә-бер, бабай, – дип эндәште сагынуын яшерә алмаган ягымлы тавыш. Унике елга сузылган уен шулай тәмамланды…

 

АЗАЛИЯ САБИТОВА

 

"КУ" 01,2024

Фото: unsplash, архив.

Фотода автор үзе.

 

Теги: татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев