Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кулыңа егылыр көч тапсам...

Ул мине очратыр, уятыр һәм сөяр, күтәреп кулына.

Тарысаң 
Үлемгә, 
Аркаңа 
салып чык 
Һәм коткар 
Үзеннән.
Миләүшә Гафурова

Күкләргә ярәшкән
болытлар өерен
ул буйый җиләкле кайнатма төсенә.

Канынмы сыеклый,
әллә бу
адашып чорналган төш кенә?
Кечкенә чагымны яңартып,

сусыл ут табанны кытыклый.

җан сорый чынбарлык упкыны –

керфекләр дымланган,
сак атлыйм.
Юатып туфракны
тез чүгәм:
«Көт мине,
син диеп кар сибәм чәчемә.
Кулыңа егылыр көч тапсам –

җилгә бит сүз түгел,
мин үзем чәчеләм.»
Сүз диеп лаф орам
асылда,
сыеклыйм хакыйкать
карасын.

Үкенми китәсем
каныма буясам
(һичьюгы!)
бер кичкә бер болыт баласын.
Бу тормыш тоташтан
төш, ахры.
Һәм беркөн, сүгенеп кайтканда,

ул мине очратыр,
уятыр
һәм сөяр, күтәреп кулына.

"КУ" 10, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев