«МӘХӘББӘТТӘ КАЙЧАК ЯЛГЫЗЛАР БЕЗ...» (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

***

– Арагызда шундый мәхәббәт булган! Ә нигә кавышмадыгыз икән?

Розалия апага бу сорауны әле дә бирәләр.

– Тормыш хатлардан, шигырьләрдән күпкә аерыла шул, – ди ул. – Язучы кеше белән бер түбә астында яшәү башка...

Хәер, гадәттә, бу сорауга ул бер генә сүз белән җавап бирә:

– Язмыш...

Инде сүз – хатларга. Алар бу тарихның без сөйләп бетермәгән өлешен җиткерер.

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, Розалия! Сәлам белән Рафаэль.

Менә язган хатыңны алдым, каршы җавап языйм әле дип уйладым. Соңгы тапкыр очрашканга 10 еллап вакыт узса да, күңел сине барыбер онытмады, кем әйтмешли: «Ул безнең көчтәмени?!» Хәер, яшьлек хисләре мәңгелек инде ул.

Үзең ни хәлләрдә соң? Балаларың? Яңа квартирага күчкәнсең бугай.

Үзем турында шул: улым көз армиядән кайтты, хәзер авылда өчәү (әни, мин һәм улым Алмаз) яшибез. Мин Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә (бездән 80 км) чыга торган «Дуслык» газетасында безнең Вятские Поляны буенча корреспондент һәм бүлек мөдире булып эшлим. Язгалаган кешегә яраклы һәм бата торган хезмәт. Атнага бер көн – җомга – барып кайтам редакциягә, калган көннәр өйдә һәм район буйлап йөрүдә. Иң мөһиме, эш ошый, алга таба да шул уй-хис белән яшәргә язсын. Ярый, хуш, сау бул!

Вакыт тапсаң һәм мөмкин булса, үзең турында күбрәк яз.

Рафаэль Сибат. 13 январь, 90 ел.

P. S. берәр айдан Казанга барып чыгасы бар. Бәлки, очрашырбыз, ә... Ни дисәң дә, без ничә еллар таныш инде.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, Розалия! Сәлам белән Рафаэль.

Язган хатыңны алдым, синең хәл-тормышлар белән кыскача булса да, таныш булдым.

Мин үзем элеккечә бер көйгә эшләп һәм яшәп ятам. Улым Алмаз армиягә Киров төзүчеләр техникумының өченче курсыннан киткән иде, кайткач укырга бармады. Вятские Поляныга заводка эшкә керде. «Военизированная охрана»да зам начальника поста булып йөри. Эш хакы хәйран түгел, алга таба бер уңае чыгар әле. Казанга 14 февральләрдә килергә исәп, 15–16–17 февральләрдә Татар иҗтимагый үзәгенең II корылтае (съезды) булачак, ә мин бу Үзәкнең әгъзасы (члены) саналам. Бездә аның теләктәшлек группасы бар, мин – аның рәисе.

Шулай итеп, Розалия, синең белән шул чорларда очраша-күрешә алабыз. Безнең соңгы очрашудан соң 10 ел гомер узды инде. Гомер дигәнең – чыннан да, агымсу, элек картлар: «Күз ачып йомганчы узды гомер!» – дигәч, ышанмыйрак йөри идем, хәзер менә яшь барган саен ышандыра. Әмма, кем әйтмешли, безне бабайлар ротасына списать итәргә иртәрәк әле. Шулай бит! Очрашуның максатын да әйтәм – минем сине күрәсем килә, Розалия! Үзең аңлыйсың инде – студент елларындагы минем иң көчле хис – сиңа иде...

Кабат сәлам белән, яхшылыклар теләп: Рафаэль. 06.02. 90.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, матурым!

Сәлам белән Рашка (ха-ха-ха дип усал елмаюыңны күз алдына китерәм), ә чынлап әйткәндә: сәлам Рафаэлеңнән һәм аның якыннарыннан. Айгөл туташка «молодой япь-яшь сәлам!!!» (өч өндәүле – Айгөл гүзәл өч өндәүгә тора ул!)

Мин кайтып җиттем. Әни түшәктә, ул да грипп эләктергән, йөткерә-йөткерә ята. Алмаз озын берлектә, кайткач күрербез никадәр озынлыгын, бәлки, кыскасы да эләкмәс. 

Кайтуга ук сине сагындым инде, карт тиле! Чирле һәм дә хәлсез алаша! Соңгы сүзләремне турыдан-туры аңлама, син мине беләсең бит: кайчак үземне хурлап мактыйм. Мактанчык чукынчык бит мин. Әмма вакыты белән ифрат тыйнак та. Шуңа хәтта үз-үземне дә аңламыйм.

Гомумән, әйдә, болай килешәбез: ике-өч ай вакыт эчендә бер-беребезнең күңелләренә тигән һәм күпмедер рухи рәнҗеткән сүзләрне онытыйк! Дөрес, аларны онытып булмый, шуңа уенга алыйк. Җитди сүзләр икән – гафу итик! Бер-беребезгә шәфкатьлелек һәм... Ярату шул булыр!

Минем өчен өч саны дөрес. Өч «Р»..., шуларның беренчесе һәм бердәнбере син – беренче «Р». Бу тәтәйләнеп язу түгел: мин сине яраттым, аерылгач та сагынып яшәдем. Син иң кадерле, хәтта ике «Р...»дан күпкә көчле, мәңгелек «Р». Хәзер генә аңладым, без тагы аерылсак та, мин сине барыбер яратачакмын. Үземчә, әлбәттә, Рафаэльчә, шуңа Рафаэль бит инде мин, башка түгел. Әмма аерылмаска иде, гомер картлыкка бара. Хәзер яшь чак түгел, бер күрешүләр дә – бер гомер. Сиңа саулыклар һәм шатлык-бәхет кенә телим. 04. 01. 91.»

«Розалия!

Язмыш сукмаклары безне сирәк кенә булса да, очраштыра килә. Әллә инде әнә шул «сирәк»кә күрә минем сиңа булган хисләр салкынаймады, хәтта, әйтергә кирәк, урыны-вакыты белән «кайнар» да калды.

Гомер уза, инде менә без дә урта яшьтәгеләр рәтенә керәбез. Яшьлек торган саен ерагая, гомер офыклары артына күмелә. Әмма яшьлекнең иң матур мизгелләре бервакытта да онытылмый. Шундый мизгелләремнең берсе итеп, минем сиңа булган хисләремне саныйм. Студент елларымдагы иң саф, иң тирәнтен мәхәббәтем – Син идең!

Рафаэль Сибат. Казан. 18. 02. 91.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме Розалия! Сәлам белән Рафаэль.

Мин исән-сау гына кайтып җиттем. Ни сәбәптер, 19 февраль көнне Казаннан китәсе килми башлады. Электричкага утыргач та, сине генә уйлап бардым. «Гомерем буе сагынып яшәдем мин сине!» Кинәт туган шушы уйдан соң, күңелгә шигырь юллары килде:
Мин сине сагынып яшәдем

Яшьлегем таңнары чорыннан.

Сагынып исемә төшердем

Моңланып җырлаган җырымда.
Күп еллар акса да вакыт – су,

Мин сине сагынып яшәдем.
Син булгач бу якты дөньяда,

Пар булып ярларга дәшмәдем.
Мин сине сагынып яшәдем...

Ләззәт ул, хәсрәт ул – сагыну.

Иң зур хис, иң көчле тойгыдыр –

Сөюдә берәүгә табыну.
Менә шулай, матурым!

Бабайның (миңа карата ярату сүзең!) бу сиңа багышланган өченче шигыре, берсен беләсең, өстәлеңдә – җырлар китабында. Мин хәсин – берсөяр (однолюб) бит! Авыр дуслашам (яратам!), яратам икән, оныта алмыйм.

Тагын ни?! Соңгы кичне аракы ягына басым ясаганым өчен, «дуңгыз» булуым өчен гафу! Яме!! Эт елында тусам да, «дуңгызлану» булгалый кайчак. Хәер, эттән дуңгызга ерак түгел. Тагы... Синең белән очрашудан мин бик риза! Рәхмәт!!! Айгөлгә сәлам әйт.

Бабаең.

20.02.91.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, матурым! Сәлам белән Рафаэль («бабай»).

Сәлам әнидән, Алмаздан. Исән-имин генә кайтып җиттегезме? Юлда комачаулыклар булмадымы? Картаела, кызый, хискә бирелүчән булып киттем әле: сине озатуга ук юксына башладым. Күңелгә моң тулды, җанга сагыш өелде. Сине яратканымны тагын бер кат аңладым.

Аракы парларыннан арына киләм. Мин үземне артык «развязно» тоттым бугай, бигрәк тә Вәсилләрдә өй туенда. Нишләрсең, дуңгызлана торган гадәт бар инде минем, аннан соң «показной» әйбәт булырга тырышкан да юк. Әгәр сине рәнҗеткәнмен яки күңелеңдә авыр хис калдырганмын икән – гафу ит! Ул якны онытырга тырыш.

Син киткән көнне эшкә төшкәч, кызлар (кияүдәге 30–35 яшьлек хатыннар) сораштырдылар. «Рафаэль абый, кайда эшли ул, интеллигентлы күренә. Мөлаем – симпатичный үзе. Кызы да матур!» Мин: «Институтта!» – дип җавап бирдем. Гомумән, син бездә яхшы тәэсир калдырдың. Рәхмәт! Молодец!

Хатымны тәмам итеп: «бабай».

11 март, 91 ел.

Айгөлгә күптин-күп сәлам.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, матурым! Сәлам белән Рафаэль, сәлам әнидән, Алмаздан, башка туганнардан. Бик күп сәлам Айгөл туташка!

Розалия, нишләп әле син өч «Р»га үпкәләп ятасың? Болай гына әйтелгән коры сүзләр түгел: мин сине яраттым!.. Һәм хәзер дә яратам!!! Яшьлегемдә дә иң яраткан кешем син идең. Инде хәзер дә шул хисләрне саклыйм сиңа.

Ә өч «Р»га килгәндә, мин дә синсез торганда (хәтта хат белән дә хәбәрләшмәдек) кемнедер якын итәргә – яратырга мәҗбүр булганмындыр. Мин дә җанлы кеше, гадәти бер «мужик». Әмма ул вакытта да сине онытмадым, искә төшеп тордың.

Туфан бассын – мин сине чынлап яратам. Шуны аңла, матурым!!! Рафаэль 15.4. 91.»

Кичер мине

(Розалиягә)

Беләм, җаным!

Синең  миннән күңелең кайткан,

Мәхәббәтнең шадра булып,  күле каткан:

Сөйгән өчен бары сине –

Гафу ит лә, кичер мине...
Беләм, җаным!

Гаепледер синең алда,

Сабырлыгың сыдырылып –  иңеп калды:

Сөйгән өчен бары сине –

Гафу ит лә, кичер мине...
Беләм, җаным!

Үпкәләүләр  һәр күзеңдә,

Мәрхәмәтсез мәхәббәт юк җир йөзендә:

Сөйгән өчен бары сине–

Гафу ит лә, кичер мине...
Беләм, җаным!

Һәрчак искә төшерәләр –

Кичергәннәр матур сөю  кичерәләр:

Сөйгән өчен бары сине–

Гафу ит лә, кичер мине...»
«16.03.91.

Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, Розалия! Сәлам барчабыздан! Язган хатыңны алдым – зур рәхмәт.

Хатың буенча берничә сүз:

1. Яхшы гына кайтып җитүеңә һәм күңелең кителеп китмәгәнгә сөендем (миннән күңелең төшәр моментлар да аз булмады бугай...)

2. Мин һаман да «баш төзәтеп» йөрмим – 12 марттан «ялга чыктым» – хәзер бер ай тирәсе ураза, тем более ураза – Рамазан ае да 17 марттан башлана.

3. Әни хакында әйткәннәрең дөрес, әмма безнең аның белән үз арабыз – мөнәсәбәтебез (син әтиең хакында сөйләгән идең бит әле – шуңа охшашлы хис саклыйм мин аңа).

4. «Картаясы бар бит әле» турында шуны әйтергә мәҗбүрмен: соңгы биш елда мин үземне картаймам дип йөрим. Ник дисеңме? Картайганчы үлеп китәрмен дигәнгә. Менә шулар.
 Ә болай – сиңа рәхмәт! Сине бездә ошатып калганнар (туганнар да, күргән кешеләр дә.) «Теге кара матур хатын кем ул? Өйләнәсеңме аңа?» – дип йөдәтәләр. Хәтта Алмазны да Айгөлгә өйләнгән дип чыгарганнар. Авыл халкы шуңа авыл халкы инде ул. Синең белән мине кода-кодагый ясаганнар. Ә без бит – кем? Үзең беләсең...

Телефон начар эшли өйдә, вакыт-вакыт өзелеп тора. Переговор көнне дә өзделәр. Сәгать 7дән соң клубка звонить итә аласың, номеры – 4-34-34

Мин Казанга апрель башларында барып чыгармын, әйтик, 5 апрельдә кичкә табан, бәлки, иртәрәк тә. Хәбәрләшербез әле. Син – минем бүгенге көнне бердәнберем – шуны да аңла! Хатны бик тиз яздым, клубка төшәсем бар.

Ачуланма, яме, матурым. Рафаэль».

«Сәлам Түбән Шөннән!

Алмаз: «Розалия апа белән Айгөл булмагач, әллә ничек, өй күңелсез кала. Өйгә керәсе дә килми», – ди. Ул бу сүзләрне 8 Март бәйрәменнән соң да әйткән иде инде. Син аны үзең дә беләсең. Бүген тагын шуны миңа кабатлады. Шулай инде, хатын-кызлы өй – ямьле өй инде ул! Сиңа гына Май бәйрәме тәтемәде, биш көн буена эш аты булдың. Гаепләмә инде, матурым. Сине эшләтәсе килгәннән түгел, ә башкача мөмкинлек булмаудан шулай килеп чыкты.

Пессимист рухлы хатым өчен гафу ит! Алдагысын яхшыга юрыйк! Кабат сәлам белән Рафаэль. 04.05.91.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, Розалия! Исән-сау гына кайтып җиттеңме? Айгөл ни хәлдә? Аңа Алмаздан (һәм миннән дә) күп сәлам!

Розалия! Яңарак кына бездә булып китүеңә карамастан, сиңа хат язарга булдым әле. Эпистоляр жанр мине нык тартмаса да, синең белән очрашып аерылышуга син мине үзеңә тартасың. Сагындырыпмы, моңландырыпмы...

Шулай кызый, тарткалашып торсак та һәм кайбер дисгармония күренешләре нигәдер поляр каршылыклар китермиләр – Хак Тәгалә һәм үзем генә беләм: шул 67 нче елның көзге киченнән соң сиңа мине нидер тарта. Дөрес, «ул» шактый елларга онытылып торды, әмма кабат очрашу – барысы да яңарды! Онытылу дигәне дә истән чыкты мәгънәсендә түгел, ә тормыштагы аерылышуга күпмедер килешеп кару дип карарга кирәк.

Тагын «өйләнү»не искә алам. Тукай «өйләнү – түгел сөйләнү» дигән һәм хак әйткән. Минеке сөйләнүдән ары узмый әле. Ә мине авылда сиңа өйләнүем белән котлаучылар да бар. Берсе, мәсәлән, 90 яшьлек әби, икенчесе 30 яшьлек япь-яшь кеше. Шулай булгач, заочно булса да, мин сиңа өйләнгән саналам. Алла боерса, фиктивно түгел, фактивно өйләнү дә булыр. Аз гына көтик. Иң мөһиме: безнең үзара мөнәсәбәтләр, алар җылы икән, киләчәк өметле! Минем уемча, безнең арага беркем дә, хәтта балалар да керергә тиеш түгел! Үзебезнекен үзебез алга таба хәл кылырбыз. Әлбәттә, алар ризалыгы белән дә... Шунсыз мөмкин түгел!

Саулыклар, бәхет-шатлык теләп: Рафаэль. 3 июнь, 1991 ел.»

«Сәлам Түбән Шөннән!

Исәнме, Розалия! Сәлам белән Рафаэль.

Телефоннан шалтыратсаң да, хат язып салыйм әле, дидем. Беренче мәсьәлә.

Мин – нормада. Син уйлаганча, аракы артыннан йөрмим. Түбән Шөн Сабан туеннан соң бер көн (дүшәмбе) әйбәт үк салдык та, сишәмбе көнне, символик рәвештә, бер ярты белән иртүк баш төзәтеп, «эчмәү» дигән изге юлга кердек. Чөнки:

бердән, эшләр күп җыелды (клубта ремонт, «Дуслык»ка мәкаләләр, өйдә – чеби оясы, колорадо коңгызына каршы агу сиптерәсе һ. б. эшләр, әле апаларның (Мөнҗия) өен обшивать итәсе бар;

икенчедән Корбан гаете килеп җитте (хикмәт диндар булуда түгел, ә хөрмәт итү дә бар);

өченчедән, йөрәккә каты килде, туктыйм-туктыйм дип тибә, тагы бөер-бавыр, кан басымы, гомумән, хәлсезлек һәм башка, врачлар әйтмешли, «целый букет» чирләр;

дүртенчедән, «эчә», «сала», «әлкәш» дигән тәмсез сүзләр һәм үз-үзеңне битәрләү өстенә, «әби»нең мырлавы һәм тагын синең – Розальнең битәрләве... Әйтик, телефон аркылы булса да.

Икенче мәсьәлә.

Шөн Сабантуенда сүзгә килдек: син миңа кычкырдың, дөрес, мин дә үземне «на уровне» тотмадым (ихтыярсызлык!). Шулай да, әйдә ачуланышмыйк әле, матурым! Туйдым инде мин дөньядагы талашлардан. Әлфия белән торганда да, соңгы еллар гаугалы булды, аннан соң да тормыш тыныч булмады һәм хәзер дә... Син хәзер телефоннан да кычкыра башладың. Әйдә, ташлашыйк әле ул талашны, җаным! Мин бит сине тыныч, җайлы, ипле, әкрен, иркә, иркәләүчән, шул ук вакытта практик, тере, энергияле, эшчән һәм тагын сөйкемле, тәм табып сөйләүчән, матур-мөлаем Розалия буларак яратам. Әлбәттә, син дә мине уңай яклар өчен якын итәсеңдер. Бу – логика! Беркемне дә яман яклар өчен яратып булмый.

Ә талашка килгәндә... «Әби» белән дә талаш, редакциягә бардым, планёркада кычкырыш, авыл советына җыелышка мендем – анда әрләшү...

Йа Аллам! Шуның өчен генә яшибезмени бер минутлык дөньяда?! Без бит җирдә кунак кына. Монда күпме байлык, акча-мал җыйсаң да, тегендә берни алып китеп булмый. Булганына риза була белик. Аллага шөкер, дия белик. Иң зур байлык – саулык икәнен онытмыйк.

Тагын бер мәсьәлә.

Кабат әйтәм: мин синең белән икән – синең белән генә! Мин – берсөяр (однолюб), кемемдер бар икән – башка беркем дә кирәкми. Аңла, чын күңелдән әйтәм, һәм – онытма!

Син җыйган чәчәкләр һаман вазада торалар...

Син җыйган чәчәкләр

Син җыйган чәчәкләр вазада...

саклана аларда аз гына –

күңелең аһәңе – азаны,

Шулай ук кулларың назы да...
Син җыйган чәчәкләр вазада...

Кушылып бу моңым сазына,
Казанның гөлсөяр кызына,

Алардан җыр-сәлам языла...
Син җыйган чәчәкләр вазада...

Шиңәрләр – калмастыр азы да...

Тик бездә яшәсен яз гына.

Уралып сөю-гөл назына!
Өстәп, ни яза алам?

Бу хат болай да озын – буталчык, үзем кебек беркатлы, мәгънәсезрәк чыкты бугай. Шулай икән, гафу ит! Кем әйтмешли, кыек җирләрен төзәтеп укы!

Синең хакта гына уйлап: Рафаэль. 22 июнь, 91 ел.»

«Р.гә

Хәтерлимсең: сөю бөреләнде –

Чәчкәсенә аның кар аттык...

Озак еллар узгач, очраштык та –

Бер-беребезне тагын яраттык!
Шундый олы яратудан тормыш

Матурырак булды, баерак.
Ләкин мәңге бергә булганнар да

Китәчәкләр – Үлем аера... 
Без түзәрбез! – язмыш гөрзиләре

Яратуга безнең мең орсын.

Бәхет саныйм: Әҗәл килгән көнне

Яннарымда минем син торсаң...
 Хәер... Кара бәхет булыр ул чак –

Кемнәр анда шатлык тояр соң?

Мин үлгәчтен... бер көн тып-тын гына

каберемә чәчәк куярсың...
Һәм хәтерлә: сөю бөре иде –

Чәчкәсенә аның кар аттык.

Озак еллар узгач, очраштык та –

Бер-беребезне шундый яраттык!

14 ноябрь, 1991 ел, Түбән Шөн.»
«Сәер хәлләр еш була. Клубта өстәл тартмасындагы кәгазьләрне актарып утырганда, культура бүлегеннән килгән конверт эченә язылган шактый озын гына шигырь юлларына юлыктым. Укый башладым һәм аптырап ук калдым. Бу – Розалиянең туган көненә клубта алдан язылган әйбер икән. Күрәсең, мин аны 30 августта, туган көнендә укырга җыенганмындыр. Барып кына чыкмады, ул Алтай, Бийск якларына китте августта.

Розалиянең туган көненә

Күп меңнәрдән тик бер очрак белән

Килгән икән адәм бу җиргә.

Эше белән матур кеше булып,

Гүзәл җирне тиеш бизәргә.
Килгәненә тиеш сөенергә,

Киенергә тиеш патшадай.

Тик кибеткә керсәң, әйбер диеп,

Сатучылар тора: «Акча дай!»
Син акчага торма һич табынып,

Бакчаларга чык син, чык кырга –

Яшьлегеңнең гүзәл мизгелләре

Үткәннәргә сине чакыра.
Кырык ике җәең үткән икән –

Кырык ике җәең тоттыңмы?

Оттырышлар күпме тормышыңда?

Иң зур бәхетеңне оттыңмы?
Иң зур бәхет – сәламәтлек, диләр,

Саулыкларың булсын гомерлек!

Балаларың белән биеп-көлеп,

Оныкларың сөеп йөрерлек!
Кемнәр байлык эзләп яшәсеннәр...

Иң зур байлык – кызың һәм улың!

Сине алар һәрчак хөрмәт итсен –

Иң зур хөрмәт – Җирдә хак юлың...
...Күпме гомер узды очрашудан

Очрашуга кадәр арада.

Җирдә хатын-кызлар бихисап та –

Тик сине мин алдым аралап.
Мин моңарчы синнән башка гына,

Әмма онытмыйча яшәдем.

Кырык ике тулган ипле көнне

«Бердәнберем!» – диеп дәшәмен.
Кырык ике яшьлек яшь хатын син,

Гүя сиңа һаман унсигез.

Холык-акыл, бәлки, төрледер дә –

Мәхәббәттә булсын җан тигез.
Күп меңнәрдән тик бер очрак белән

Килгән икән кеше дөньяга –

Исәнлегең белән бәхетле син!

Дип әйтәсем килә мин аңа.

02. 12. 91»

«Телефоннан апа белән сөйләшү. Розальне мактый. Хм-м! Лариса да Казанда аны бик яратып кайткан икән. Мөнҗия апа: «Розалия белән аерылышмагыз – кушылыгыз!» – ди. Безгә кунакка чыгыгыз, ди. Да-а-а. Дела-а-а! Болай булгач, кушылмыйм дисәң дә кушылырсың әле. Ә кушылудан бер дә матур тормыш чыкмас шул... 11. 12. 91.»

«Розалия!

Мин сине 8е һәм 9ы дүрт күз белән көткән идем, ләкин син ярты, хәтта чирек күзлек тә күренмәдең. Аңладым – үпкәләгәнсең! Мин гаепле – кичер!

Шул салуны – дуңгызлыкны һич тәртипкә китерә алмадым инде. Әмма хәзер ант бирәм – ул әшәкелектән арыначакмын!!! Иначе – Үлем. Хәтта үз-үземә шундый ант бирдем.

Аңла, әнә шул 2–3 көн беспробудно, хайваннарча эчеп алу миндә соңыннан бер атналык, хәтта 10–13 көнлек депрессия, күңел төшенкелеге тудыра. Үз-үземә кул салырга йөргән мизгелләр дә юк түгел. Нидер саклап кына кала...

Сез киткәч, бавыр авыртып интектем, пессимизм, рухи бушлык, үкенеч...

Бүгенге көнне син – минем иң яраткан кешем, шуңа безгә аерылырга ярамый. Белмим, мин синең өчен кемдер... Үзем, шәхсән, сиңа мәхәббәт күзлегеннән карыйм. Үзем гафу итә белмәсәм дә, гафу үтенәм!

Яратып: Рафаэль.

P.S. «Ватаным Татарстан» газетасының 8 май санында минем шигырьләр чыккан. Фоторәсем һәм Зөлфәт сүзләре белән. Биш шигырь. Тапсаң – кара.

10 май, 1992 ел.»

«Розалия ханым Казыйханова!

Мин бәндәгез татар конгрессына килә алмады.

Төп сәбәп: делегат буларак чакыру кәгазе юк иде. Дөресен әйткәндә, нигәдер аягым да тартмады. «Дуслык»тан конгресска безнең редактор баргач, җитәр дип уйлаганмындыр. Соңгы вакыт Казан да тартмый.

Килүен дүшәмбегә чамалап хәл кылган идем, чөнки язу-сызу буенча да күрәсе кешеләрем бар иде. Хәер, аларның атна башында эш урынында булмаулары көн кебек ачык инде. Шуның өстенә Алмаз да Казанга куалады: «Бар, әйдә, Розалия апага обещать иттең бит киләм дип». Бердән, сиңа биргән вәгъдә – сүзне үтәтәсе килә, икенчедән – кызы белән бездә аулак өй ясыйсы килгәндер. Кемдә ни кайгы, дигәндәй!

Алай дисәң, мин сезнең квартирда аулак өй ясадым. Әлбәттә, тыйнак кына, әмма үземне үзем сыйлап кына: сосискалар пешердем, бер килолы лещ (татарча лүтшә дибез) балыгыннан уха иттем. Квартирагызда мин яраткан мохит иде: тыныч, кеше юк, язарга мөмкинлек – тынлык. Шуңамы биш-алты шигырь, бер заметка язып, алты-җиде гәҗит һәм бер китап укыдым (Әнәс Галиев «Намус кушканча»).

Шигырь димәктән, минем «Ватаным Татарстан»да басылган әйберләрне  Ш.Мостафин, Асия Юнысова, рәссам һәм шагыйрь Зөлфәт Хәйруллин мактап телгә алдылар. Ни өнәмичәрәк йөрешкән Рәдиф Гаташ та: «Кызыклы гына табышларың бар», – диде. Шаһинур: «Син оригиналь, беркемгә дә охшамаган шагыйрь», – ди. «Көзгә Язучылар Союзына алырга кирәк сине», – ди. Мин каршы, әлбәттә. Союзга омтылганым да юк. Язу язучы булу өчен түгел. Язар өчен! Тагы шунысы да бар: «Ватаным Татарстан»да теге эш һаман саклана икән. Күрүгә, Асия сүгеп-тиргәп ташлады: «Синең өчен саклап тордым, бүген үк күч, бүген алабыз», – ди. Хезмәт хакы аена 3 мең тәңкә + гонорар. Кызыктыра, чукынгыры! Әле редактор Мөнир Әһлиуллин да: «Күч безгә, Рафаэль!» – дип тора (ул мине шигырьләр буенча, Асия сөйләве аша белә икән).

Эх! Ух!!! Нигә 81–82 елларда чакырмадылар алар?! Хәзер әнә шаяртып, «үз иркеңдә эшләү», хәтта шаярып «квартиралы хатын» табарга да вәгъдә итәләр. Мин: «Бар инде минем квартиралы хатыным», – дим. «Чын хатынмы?» – диләр. Мин: «Закон алдында чын түгел инде...» – дим. «Ә-ә-ә, – дип көлешәләр. – Любовница инде алайса!» Ә мин каршы төшәм: «Любовница эзләп, Казанга йөримени кеше? Вятские Поляныда бар ич алар». «Хатының да түгел, любовница да түгел, кем соң инде ул?» – диләр. «Студент еллары мәхәббәте!» – дим. (Мин юләр һәм беркатлы һаман шул чагыңа гашыйк: «Я Вас любил...»)

Менә шунда тыналар. Сине (мине дә) зурлап тыналар. Синең турыда бер-ике характерлы сүз әйткәч, Асия: «Акыллы-төпле хатынга охшый», – ди.

«Сирәгрәк очрашу» кайдан килде күңелгә? Әнә шул очрашкан саен тарткалаш, тәмсезлек, несовместимостьтан соң... Без күрәсең, несовместимые люди. Вообще, синдә күбрәк ир-атлар билгесе: идарә итәргә тырышу, һәрнәрсәдә алдан бару, үзеңнекен генә сөрү... Ә бит хатын-кыз нечкә күңелле, нәфис, йомшак, податливая булса – кемгә дә ошый. Ирләргә юл кую күбрәк кирәктер. Хәер, кем ничек өйрәнгән инде. Нинди мохиттә яшисең бит.

Тагын нәрсә бар соң әле? Ә! Синең өйдә юклыгыңны поездга утыруга сизендем. Интуиция! Дөрес. Азнакайда бәби туенда димәдем, Сабан туеннан соң берәр иптәш хатынында кунып калачак инде бу, дидем. Шулай да өйдә юклыгың рас килде, әмма изге эш белән йөрисең. Синең беренче оныгыңа саулык-сәламәтлек һәм бәхетләр телим! Менә син дә чын әби булдың хәзер.

Хәзергә сау бул! Очрашканга кадәр.

Хөрмәт вә ихтирам белән үз итеп һәм якын күреп: Рафаэль Сибат.

Казан. Дүшәмбе. 22.06. 92.


 «Апрельдә сиңа багышлап, берничә шигырь яздым. 
Розалия
Оныт диде кемдер... Сөю шундый –

Тән, киемдәй ул да туза ди.

Хәтер исән чакта һич онытмам,

Розалия – Розаль – Розали...
Оныт диде көннәр... Аны сөю

Айлар буе тоташ җәза ди.
Көннәр түгел, кем дә оныттырмас

Розалия – Розаль – Розали...
Оныт диләр еллар... Уза гомер,

Сагынулар булып уза да.

Еллар түгел, Үлем оныттырмас!

Розалия – Розаль – Розали...
Сагынып, яратып, очрашу көтеп: Рафаэль 18 апрель, 1993 ел.»

«Розалия!

Без фәкыйрегез үз ягына олакты. Соңгы көннәрдә искә төшеп, хәтта төшкә дә кереп, сагыну дигән хис уяткан идең – менә үзеңне күрдем.
Вакыт агып, айлар үткәч, Сиңа мин килдем тагын. Синсез миңа яшәүләр юк, хет сагынма, хет сагын.

30 үктәбер, 1993 сәнә.» 
«Бисмиллаһир-рахманир-рахим!

Сәлам Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү Рәфкать кызы Рузалия Казыйхан оныгына!

Ошбу сагынычлы сәламне дүндерүчегез Сезнең 25 сәнәлек колыгыз, Сөю дигән җәннәти утта янучы фәкыйрегез Шәйхуҗа угылы Рафаил Сибат оныгыдыр. Бу көнне мунча ягуб йөргәндә, хасин күңелемез Сездән гали, вәли, шәрәф, гүзәл ханымызны уйга китереб, биш тапкыр суга баруыбызның һәркаюсында да гел исемдә улдыгыз. Әлмисахтан бирле Адәм балалары инсаннарда хоббес нәфес белән берлә чит бер кешене ярату да бар. Хак Тәгалә мәңгелек вә Чын Сөю өчен һәр ир яисә хатынга бер генә зат яраткан. Мәнем өчен тудырылган Олуг Зат Сезләрдер. Үктәбер аеннан соң булган очрашудан соң ярты еллап вакыт узса да, Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү ханымга булган сөю кимисе урынга нигәдер арта гына төште. Без фәкыйрегез аңлады: дөньядагы бернинди Раулялар. Әлфияләр, Гөлфияләр, Алияләр Сезне алыштыра алмый икән. Хәер, без моны электән үк сиземли идек. Әлеге аталганнарның барысын бергә җыеп, мәхәббәтнең үлчәү тәлинкәсенә салсаң – бер Рәфкать кызы Рузалияне басачак түгелләр! Әлегеләр нуль булмасалар да, Сезки ханумҗан каршында сан түгелләрдер. Сез, чырагым, мәңгелек!

Әлегеләрне искә алуымызга ачугыз килмәсен. Сибат сәфаләт эзләмәсә дә, сәфаләт Сибатны эзләде. Рафаил булсам да, үземне фәзаил санамыйм, чөнки Сибатта фасид улмаслык сәбат бар. Сибатлар шундый сибаттан. Бер хатын-кызга гына егылалар. Аллаһыма рәхмәт! Ләүхелмәхфүз безне очраштырды. Инде ниичәнче кат тәкрар кылам:

– Мин Сезне яратам!

Без колыгыз буны калҗбан әйтәдер. Сезне хәтерләб зикер укыйм, мәгәр сез ханумны бервакытта да тәхкыйрҗ итеп йөрмәдек. Әлгаязе билләһм. Мәктүбебез тәмам.

Хәер хаһ берлән Рафаил – Алла колы һәм Сезнең колыгыз. Розаль, матурым!

Сиңа шундый искечәрәк хат юлладым әле. Нигә искечә? Хисләрем искечә калганга. Дәлилгә, көндәлектән берничә юл китерәм:

«Сөю дисәм, мәхәббәт дисәм – Ул искә төшә. Ул гына..

(23 март)
***

Үтереп аяк сызлый. Розаль Казанда шешне бетергәннән соң болай сызлаганы, интектергәне юк иде әле.

***

Үлеп Розальне сагындым! Мин аны үлгәнче яратачакмын!!! Хәтта үлгәч тә... (29 март)

***

А. белән очраштык. Рәшитләргә киттек. Ә нигә Р. сагындыра? Янда – хатын-кыз, ә ул искә төшә. Ник алай? Яратканга! (2 апрель)

***

Мин аны яраттым... аерылдык. Әмма мәңгегә түгел. (10 апрель) «Розалия матурым! Менә мин тагын тәртиптә. Бүген зәм-зәм суы белән ике тапкыр керделәр – бер айга пас. Казаннан кайтуга, гадәтемчә, кисәк кенә эчүне туктаттым, чама белән берәр айга. Кич үзем генә китап укып, телевизор карап утырам. Ташкентка шагыйрь Хәмит Төхфигә, Казанга – сиңа хат яздым. Шулай килеп чыкты, Хәмит агага хат язгач, сиңа да язасым килде. Нигәме? Әнә шул өч көндә матур гына итеп синең туган көнеңне икәү генә уздыра алмаганга. Матур мәҗлес кора алмаганга...

Ярый инде, гафу үтенеп тормый, гел дә кичерү сорап йөрү – саилчелек, мескенлек һәм шапшаклык ул. Булганы – булган! Бары да – мин! Ә бит үземчә нинди матур уй-хыяллар белән синең туган көнне уздырырга килгән идем. Истәлеккә берәр бүләк тә алырбыз дигән идем. Юк, булмады. Минем РОК – бәхетсез язмыш инде бу. В-Поляныдагы туган көн мәҗлесе һ.б. бозды инде, ә төп гаеп – әлбәттә, үземдә. Кемнәрдә дә түгел.

Йә, ярый! Синең туган көнне мин отпускага чыккач (сентябрь йә октябрь), соңга калып булса да, икәү генә уздырырбыз әле. Нигә азапланырга, выше себя не прыгнешь.

Саулыклар теләп, элеккечә хис белән Рафаэль.

P. S. «Казан» журналының өченче санында минем «Югалтулар табышы» повесте чыгарга тиеш. Күрсәң – ал: анда 1968 ел, 28 октябрь – синең белән аерылу да сурәтләнгән. Хат көтмим. Язып торма.

Бер горурга (Р.гә)

Синең өчен күкнең бакчасыннан

Өзәр идем тәлгәш

 йолдызлар:

Мәхәббәттә кайчак

 ялгызлар без,

Мәхәббәттә кайчак юлсызлар...
Ә син матур, гаҗәп горур

матур!

Матурлыкның, әйе, үзедәй.

Мине дә бит ул көн биләп

алды

Горурлыкның үзе

әй...
Без – кешеләр, шулай

болай гына

Кайчак юри горур торабыз.

Син гаҗизсең...

Сиңа карамый да

Мәрмәр сындай басып тора  

кыз.
Сөйгәнне дә белдең...

Горур булдың...

Аерылыштык инде, сылуым,

Шунысы яман – белми

киттең тәки

Горурлыкның...

Миндә артыграк булуын.»
(Тәмам)

 

"КУ" 10,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: