Логотип Казан Утлары
Якутлар табыладыр вакыт белән...

Меңнәр, меңнәр узган...

Таңнарында ниләр туачак. Ни булачак?             Мин бихәбәр.

Меңнәр, меңнәр узган

Иске тарих лабиринтларының,

Туфракка әверелгән хәрабәләрендә,

Ниләр булган?        

     Мин бихәбәр.

Меңнәр вә меңнәр алда.

Томанлы киләчәк юлларында,

Таңнарында ниләр туачак.

Ни булачак?        

    Мин бихәбәр.

Ниләр бу минут җиһанда,

Ниләр көтә мине туачак таңда,

Бәхетем арттамы, әллә алда

Ни булыр?

          Мин бихәбәр.

   31.07.1936 

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев