Логотип Казан Утлары
Якутлар табыладыр вакыт белән...

Караңгы кич.

Караңгы кич. Төннәрнең күкләрендәй чиксез тирән, Күңелемә исәпсез сагыш, хафа, моңнар тулган.

Караңгы кич. Төннәрнең күкләрендәй чиксез тирән,

Күңелемә исәпсез сагыш, хафа, моңнар тулган.

Шул тирән сагышлар дәрьясында җемелдәшеп,

Бер-ике нур. Башка өмид, ышанулар бар да сулган.

Күкрәгем ләхеттәй тар,    

    Гомерем буе чиккән җәфа алынмаган,

Очар һәм ирешмәгән,

Көчле сөю, кайнар гашыйк табылмаган назлар минем,          Шулай кылган.  

  1942.

 

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев