Бакый УРМАНЧЕ хатирәләре (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Мирсәид Солтангалиев 

Безне Соловкига җибәргән вакытта Бутырканың «вокзалында» Сәгыйть (Сүнчәләй) белән күрештек. Соловкида янә очраштык. Ул Кремль янындагы бер бинада склад мөдире булып эшли иде. Чәй эчтек. Шул вакыт Мирсәид (Солтангалиев) килеп керде. Бераз сөйләшеп утырдык.

Мирсәид белән элегрәк очрашканыбыз бар иде. Мәскәүдә (мин Мәскәүдә укыган чакта) Ирзиннар гаиләсе белән таныш идем. Мирза Ирзин кардәшләребездән иде. Аларның өендә күп вакыт студентларның күңел ачу кичәләре була иде. Мирсәиднең хатыны Фатыйма ханым ул кичәләрдә катнаша. Мирсәид кайвакыт күренгәләп кенә китә иде. 

Ул түгәрәктә булучылардан хәтеремдә калганнары: ирләрдән Мирза, Исмәгыйль Хантимер, Кадыйр Хуҗаев, Мостафа Кастров, Габделхак Гобәйдуллин (сирәк), Бари Сөләйманов, Ибраһим Шахмәметов, кызлардан: Мәрьям Ашратова, Хәдичә Ирзина, Фатыйма Ирзина, Госман Акбулатов, Гариф Хөсәенов, җырлаучы.

Шулай ук Ибраһим абзый Карамышев өендә дә җыелгалый идек. Бу өйдәге булучылар башкарак. Карамышевлар өе Пятницкая урамында 25 номерлы йорт иде. Бу өйдә безнен халык күп тора иде. Зыя абзый Фәизов, Госман Албитков, Шамилләр, Әзһәр Шамил гаиләсе. Тагы бик күпләр.

Карамышевлардан Гали абзый, аның хатыны Әминә ханым безнең мәҗлесләрдә дә була иде. 

Бу мәҗлесләрдә һичберендә эчке булмады. Аны искә алучы да юк иде. Чәй, төрле бәлешләр, таба ашлары. Бөтен кызыгы: утырып, әңгәмә кылу һәм музыка, җыр. Ибраһим абзый һәм Фатыйма ханым безнең арада булмыйлар, ләкин берәү җырлаганда чыгып тыңлыйлар. Безнең арада яхшы җырлаучылар булды. Гариф Хөсәенов, Исмәгыйль Хантимер яхшы җырлыйлар  иде. Мин дә җырлый идем. Гариф Карамышев (Ибраһим абзыйның улы, студент) пианинода уйный, мандолинада уйнаучылар бар иде. 

Бу урында Мирсәид хакында сүз бара. Гомумән, Мәскәү дәверендәге гомергә аерым кайтырмын.

Мирсәид белән беренче күрешү 1919 елда – минем, Казан сәнгать мәктәбе шәкертләреннән берсе буларак, мөгаллимебез график Шикалов белән Мәскәүгә экскурсиягә барган чагымда булды.

Ул вакыт Мәскәүдә командировкада Микъдат Борындыков31 белән, Рәүф Алмаев  та миннән ерак түгел, дүртенче Дом Советта яшиләр иде. Аралашып тордык. Алар мине бер кичне Мирсәиднең каенэнесе Гали Ирзинның никах туена алып бардылар. Шул вакыт Мирсәидне күрдем, таныштык. Туй мәҗлесе эчкесез иде. Гаҗәп заман! Хәзер Мәскәүдә түгел, Татарстан авылларында да эчкесез туй ясамыйлар.

Микъдат ул вакыт Суфия ханыма (Ирзиннарның берсе) нишанлы иде. Кайткан вакытта әүвәл Суфияне озаттык. Шуннан соң Олы Татар урамыннан Садовая аркасына кадәр Кызыл мәйданны кичеп, җәяү кайттык. Кызыл мәйданнан татарча җырлап узып кара! Никадәр үзгәрде дөнья!

Мирсәид белән икенче очрашу 1920 елның көзендә – мәркәзи хәрби коллегиясе (центральная Мусульманская военная коллегия) Мәскәүгә, ПУРның Политуправлениесенең Шәрык бүлеге итеп күчерелгәч булган. Бу эшне башкаручы Мирсәид иде. Без килеп, Татар Тыкрыгындагы татар мәктәбенә барып төштек. Шуннан безне квартираларга урнаштыра башладылар. Безнең күбебез Ирзиннар өендә урнаштык. Мирсәид шушы өйнең бер канатында тора иде. Бу бит Мәскәүнең иң әшәдде32 кризис заманы. Өй ягылмый. Җылыту юк. Шунда борыннан торган халык вакытлы кирпеч мичләр чыгарып (буржуйка) яшиләр. Бу тормышны аерым язарга кирәк. 

1923 – 1924 еллар булса кирәк, Казаннан Фәйзуллин атлы бер егет килеп чыкты. Миңа аны Һади хат белән җибәргән иде. Ул Мирсәид белән очрашырга теләвен һәм минем шул очрашуны булдыруда ярдәм итүемне теләде. Мин аны Мирсәидкә барып әйттем кебек исемдә калган. Ләкин Мирсәид аның белән очрашырга теләмәде, ахры. Юныс Вәлидне җибәргән иде. Юныс белән сөйләштеләр. Мин яннарында булмадым.

Юныс чирли, тиздән шифаханәгә кергән. Шифаханәдә мин Юнысны барып күрдем. Хәле яман түгел иде. Шифаханәдә Мирсәидне дә очраттым кебек. Яхшы хәтеремдә калмаган. Шуннан озак тормастан, Юныс Вәлидев вафат булу хәбәрен ишеттем. Юныс Мәскәү зиратына күмелгәндер. Дөньяның мәшәкатьләре белән бу гаҗәп көчле рухлы кешене хәтердән чыгарган булганмын, ахры. Көенеч.

1925 елдан соң институтны тәмамлау һәм Казанга кайтып эшкә керешү кайгысы белән хафада булдым. 

Казан сәнгать техникумында педагог һәм идарә эше мине баштанаяк биләгән иде. Шулай ук Мәскәү кордашларыннан Исмәгыйль Хантимер Казанга кайтып, СадовоОгородный техникумының уку эшләре мөдире һәм мөгаллиме булып, Кадыйр Хуҗаев авыл хуҗалыгы техникумында укыту эшләре мөдире (зав. уч.) һәм мөгаллим булып, Дәвер Яналиев мәгариф комиссариатында өлкән инспектор булып, Сөләйман Яналиев саулык комиссары, Рәүф Шахмәмәтов табиб булып, Илһамия ханым педагог эшендә, Хәмит Беркутов медицина факультетында укуын дәвам итә, Бари Сөләйманов Өфедә урнашкан иделәр. 

____________

31  Микъдат Борындыков (1896 – 1965) – сәяси эшлекле.  

32 Иң әшәдде – бик каты, бик көчле. 
 

Мәскәүгә барган чакларда мин күбрәк Зыя абзый Фәизовларда була идем. Әминә белән Рабыйга үсеп җиткәннәр иде. Шул вакытларның берсендә Мирсәид белән очрашып, ул мине озаттымы, әллә безнең юл туры килдеме, белмим, ләкин сәяси мәсьәләләр кузгалгандыр, ахры. Мин Казанда үземнең эштән бик разый идем.  Эшем тыныч, халкыма хезмәт итәргә иркен юл куелган. Мин шул хәлдә эшләсәм, бик разый, Мәскәүдән кайткан башка иптәшләребез дә шулай ук, дип җавап бирдем. Ул игътираз итмәде.33 Шул җаваптан канәгатьләнде кебек.

Онытканмын, 1925 елда булса кирәк, Илһамия ханым Богдановичлар өендә бер мәҗлестә күрешкән идек. Бу мәҗлестә Кырым яшьләреннән берничә кеше бар иде. Бу мәҗлескә Мирсәиднең ник чакырылганын мин аңлап бетермәдем. Күбрәк яшьләр иде. Илһамиянең биге Ягъкуп ага Богданович бу мәҗлестә булмады. Ирзиннардан Мирза һәм тагы кемдер бар иде. Исмәгыйль Хантимер, Кадыйр Хуҗаев бу мәҗлестә катнаштылар. Кырымлылардан берсе бик чибәр кыяфәтле студент, аның катында бер кырымлы туташ та бар иде. 

Бу – Илһамия ханымның педагогия институтын тәмамлап, диплом алган вакыты булмадымы икән? Илһамия 1980 елда Казанда вафат булды. Иркемдә вакытта Мирсәидне соңгы күрүем шул урамда булды. Ләкин ул Казанга килеп йөргән һәм минем энем экономист Һади белән безнең квартирада күрешкән. Моны миңа Һади Соловкида вакытта әйтте. Мәскәүдә ГПУда миннән сораткан-тикшергән вакытта, Солтангалиев сездә, ягъни минем квартирада булдымы, дигән сорау булды. Һади безнең квартирада үзенә аерым бүлмә били иде. Солтангалиев эше белән кулга алынган тоткыннарны шимальга (Соловки лагерьларына) озаткан вакытта әүвәл Бутырканың «вокзалында» җыйдылар. Монда ул булмады, ахры, юкса күренгән булыр иде. Дөрест, Бутырканың шифаханәсе баскычында мин аны очраткан идем. Ул вакытта исәнләшмәдек тә. Шулай соңгы очратуым Соловкида Сәгыйть Сүнчәләйдә булды. Ул сүз арасында: «Мин синең турыда бернәрсә дә әйтмәдем...» – диде. Ягъни «синең кулга алынуыңда минем гаеп юк» дигәнне аңлатты. Чынлап та, Казан зыялыларыннан алынган кешеләрнең – алфавитны латинлаштыруга каршы петиция язылган «82 кешенең» алынуына сәбәп шул петиция булды, ахры. Әлбәттә, мәсьәлә катлаулырак, чуалчыграк, сәяси «чаралар» булса кирәк, кулга алынуның сәбәпләре караңгы. 

Тагын онытканмын, Мәскәүгә барып йөргән чакларымның берсендә, 1928 микән, Шәрык институты залында Яңалиф мәсьәләсенә арналган (багышланган) бер җыелыш булды. Мәҗлесне Сталинның урынбасарларыннан Павлович дигән яһүди алып бара иде. Яңалифне бик яклаучы, патша заманында Казанда цензор булган Ашмарин да шул җыелышта, президиумда иде. Мирсәид Яңалифкә, ягъни латинизациягә каршы бик кайнар сүз әйтте. Аның ораторлык, сүз кодрәте көчле икәне билгеле. Ул латинизациянең татар-төрк халыкларының культурасына һич булышлык итмәячәге, киресенчә, аны артка чигерәчәге хакында күп дәлилләр китергәч, кулы белән Ашмаринга күрсәтеп: «Латинизация нужна вот этим бывшим царским чиновникам-миссионерам, они хорошо знают, что латинизация положит начало русификации тюркских народов, они бывшие миссионеры, страстно добиваются ликвидации старого алфавита», – диде. Павлович Мирсәидкә каршы сөйләп, бер-ике сүз әйтте. Ләкин Мирсәиднең сүзләре атылган уклар кебек иде. Ашмарин бер сүз дәшмәстән корышып утырды. Бу җыелыш һәм Мирсәиднең кайнар рәнҗү белән әйтелгән сүзләре минем күңелемдә онытылмас эз калдырды. 

Бу – Мирсәиднең сәяси карьерасы төшеп барган чагы иде инде. Рәсми даирәләрдә Мирсәид тәкъдир ителми иде. Шуннан соң узып киткән ярты гасырда бу алфавит үзгәртүнең, латиннан соң славян алфавитына күчүнең нәтиҗәләре хәзер һәркемгә билгеле. Мирсәиднең кыяфәте мәһабәт, күз карашы көчле, сүзе үткен, кискен, бераз гына 

__________

33  Игътираз итмәде – бер каршы фикер әйтмәде. 

 

карлыккан тамак тавышы белән сөйли иде. Әйткән сүзләре каты фәрман шикелле була иде. Шулай да үзенең йөзендә һаман көләчлек, аз гына елмаю сизелә иде. Коңгырт кара кучкыллы кавказ тукымасына охшаган, истә калырлык яхшы уймалы чырай. Йөз мускуллары дәртле, ирадисе34 көчле булганлыгын күрсәтеп тора иде. Батыр кыяфәтле, үзен туры тота. Шунлыктан яхшы ук биек, озын буйлы булып күренә иде. Спорт белән шөгыльләнгәнме, юкмы, ләкин спортсмен кыяфәтендә, симез түгел, хәтта җадау бәдәнле дип әйтергә мөмкин. Җыйнак гәүдәле, сөйләве дә чәчән.

Солтангалиев кыпчак морзалары токымыннан (Төмәннәрдән булса кирәк). Мирсәиднең гыйльми сәләте ничек булгандыр, ләкин яхшы журналист, көчле сүзләүче иде.

Гарәпчә укый ала һәм гарәпчә язгалый да алган. Мәхмүт Бөдәйли аның Бутыркада вакытта кар өстендә гарәп телендә язган сүзләрен әйткән иде. Ләкин бу сүзләр хәтеремдә калмаган.

Ул теория кешесе түгел, практика кешесе булгандыр. Башка шартларда ул яхшы юлбашчы, атаман булыр иде. Төрек халыкларын оештыру фикерләрен чагылдырган бер сүзе исемдә калган. Төрек халыкларын оештыруда аның революциягә каршы сүзен мин ишетмәдем. «Союздагы төрек халыкларында кайсы ыру авангардта булса да ярый. Бер кабиләгә дә артыклык дәгъвасы булмаска тиеш» дигән сүзләре хәтеремдә калган.

Сәгыйть Сүнчәләйдә утырган чакта мин ничектер үземнең инглиз телен өйрәнүемне Соловкида да дәвам иттерүемне әйтеп куйган идем. Мирсәид урыныннан торып, минем кулларымны кысты. Соловкида вакытта бер шәхес бер үзбәкне хурлап җәберләргә керешкән, шулвакыт Мирсәид үзбәкне яклап, теге шәхесне кыйнаган. Бер штрих! 

Мирсәидтән зарланган, аңарга рәнҗегән кешеләр, ягъни солтангалиевчелектә гаепләнеп, җәза алган кешеләр белән, табигый, сөйләшкәләргә туры килде. Шуларның берсе белән Соловкида таныштык: Фирдәүс (исемен белмим). Ул Казанда эшләгәннән соң, Шимали Кавказның бер өлкәсендә тыныч кына партия комитетында секретарь булып эшли иде. Мирсәид өстемә сөйләгән, шунлыктан камадылар дигән мәгънәдә сөйләде. Шәһәрнең исемен дә әйткән иде, хәтеремдә калмады, рәнҗүен белгертте. Микъдат Борындыков белән Мәхмүт Бөдәйли Мирсәидне провокатор дип атадылар. Һәрвакыт аңардан рәнҗеп сөйләделәр. Микъдатны Мирсәид белән очная ставкага чыгарганнар. Шунда Микъдат Мирсәидне бик каты сүккән. Мирсәид яман хәлдә иде кебек сөйләде. Кем булды ул кеше? Тарих кайчан да булса ачыклар. Микъдат белән дә, Мәхмүт белән дә мин гомеремдә күп очраштым. Алар хакында да бер яман фикер әйтергә урыным юк. Иманлы коммунистлар иде, шуның өстенә Мәхмүт актив Алласыз, дәһри иде. Мирсәиднең провокатор булуына да мин ышана алмыйм.

Исмәгыйль Ситдыйк улы Хантимер 

1982 дә 4 ноябрьдә Исмәгыйль Хантимер угылы Рөстәм белән килеп төште. Исмәгыйль минем иске дуслардан. Дус дигәннән, безнең дуслыкның бер китеге бар кебек сизелә иде. Юк, ышанычның там булмавыннан35 түгел, кайсыдыр бер ноктада безнең зәвыклар бердәй булмавы, ахры. Берүк без үзара тәмам ышанычлы, иманлы дуслар идек. Теләгән һәрбер серне әйтергә хәзер – уртаклашырга шиксез, ләкин ни өчендер һәммәсен дә әйтеп бетерми идек кебек.

Мәсәлән, ул мәрхүмә Суфия Туишевага булган мәхәббәтен шушы очрашуда гына яхшылап сөйләде. Ул вакыттан инде бер гомер узган бит. Хәерле булсын!

Һәрхәлдә Исмәгыйль чын, намус, сәдәкать иясе36. 1929 елны ул миннән соң камалган иде. Лубянкада ул азрак утырган, ай ярым. Бутыркага күчерелеп, Әхмәд 

____________

34 Ирадисе – ихтыяры.

 35  Там булмавыннан – тулы, төгәл булмавыннан

36  Сәдәкать иясе – тугрылык, дуслык иясе. 

Байтурсын ага37, Сәгыйть Сүнчәләй38 һәм Ханкирмән татарларыннан берәү белән бер камерада утырган, тәрәзәдән көндезге гизмә чагында39 күрешкәли һәм төрле юллар белән бик сирәк кенә хат та язышкалый идек.

Мурманск лагеренда бер эшелонда барып төштек. Ләкин аны тиздән Соловкига җибәрделәр. Мин барганчы, аны Соловкидан чыгарганнар да инде. Өч ел лагерь алып, янә өч ел шимальга сөргенгә җибәрелеп, Архангельскида яшәгән. Һәм шунда сөргендә вакытта Леонтина Артуровна белән өйләнешкәннәр. Изольда кызы шунда туган.

Исмәгыйль бик сәләтле, тырыш, тирән белемле, җитди галим иде, дөресрәге, булып китте. Әгәр бу афәт булмаса, ул Казанның данын күтәрерлек бер галим булачак иде. Үкенеч! 

Сөргендә вакытта ул гыйльми эшкә керешә. Аның сәләтен тиз тәкъдим итәләр һәм Коми республиканың АН СССР филиалына эшкә җәлеп итәләр. Махсус матбугатта һәм мәркәзи прессада ачык исеме кат-кат аталды. Исмәгыйльнең гомере күп татар галимнәренең гомеренә охшый. Ул «партия»гә кергән булса, аның уңышлары башкачарак тәкъдим ителеп, тормышы да җиңелрәк булыр иде.

Исмәгыйль 1898 елда, февральнең 5 ендә Саратов губернасы Сафарка авылында туган40. Миннән бер яшькә кечерәк. Авылны салучы Сафар бабай Пенза Алтулдан килеп утырган41. Исмәгыйльнең әнисенең атасы яхшы ук бай кеше булган. Яңача укыту чаралары күреп, Истамбулда белем алган Алушев атлы мөгаллимне чакыралар. Исмәгыйль яхшы укый, Коръәнне дөрес укый, яхшы ук гарәпчәгә өйрәнә. Үзе мөгаллим булырлык белем хасил иткән була. 

Ләкин укуны дәвам итергә теләп, Казанга барып, Татарская учительская школага керергә омтыла. Бу 1914 елда. Школага алмыйлар. Урысча белем җитешми (шулай микән?). Акчасызлык, гидайлык, таныш иптәшләрендә туенып йөри. Шул вакыт, бәхеткә каршы, Казанга мәктәпкә алырга килгән Чәмәк-Ташкыч мулласына42 моны юнәлдерәләр. Кием начар, яхшырак күренергә кирәк. Дуслары моңарга үзләреннән яхшырак киемнәрен биреп торалар. Мулла ярата мөгаллимне, ун сум авансны бирә. Ун сумга ул яхшы гына кием ала. 1914 – 1915 елларда Чәмәктә – мөгаллим. Язын бер 130 сум акчаны кесәгә салып, Казанга кайта. Казаннан авылга кайтырга туры килә, әтисе сугышта.

Өйдә хезмәтче кирәк. Бер ел авылда уздыра. 1916 елның көзендә янә Чәмәккә килеп, мөгаллимлек итә. 1917 ел февраль революциясен Чәмәктә каршы ала. Уку елы ахырына җиткезмәстән, Казанга килә һәм нинди шаукымнар беләндер Сафаркага кайта, ул вакыт әтисе Ситдыйк та гаскәрдән өйгә кайткан була. 

Шуннан Исмәгыйльнең тормышында төрле борылышлар белән икенче дәвер башлана. 1917 елның маенда ул гаскәри хезмәткә алынып, конный пограничный полкта хезмәт итә башлады. Озак та узмастан, аны эскадронның сайлавы буенча Казанда вакыйг булган мөселман гаскәри шурага делегат итеп сайлап, шураның җыелышларында яхшы ук актив хәрәкәттә була. Бик кызыл булып китә, тагы хөррият ягында максималист, янә Сафарка. 1918 елда янә Аклар гаскәренә алынып, Иделдән чигенү башлана. Мангышлак, кышкы суыкта Хәзәр диңгез тирәсеннән әйләнеп, Хаҗитарханга кайталар, Аклар гаскәре Хәзәр диңгезе һәм Кавказ таулары эчендә таралып бетә, ахры, бу вакыйгаларны тәфсилләп сөйләргә яратмый Исмәгыйль. 

___________

37  Әхмәд Байтурсын ага – Әхмәд Байтурсынов (1873 – 1938), дәүләт эшлеклесе, шагыйрь, галим.

38 Сәгыйть Сүнчәләй – Сәгыйт Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 – 1937), шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе.

39  Гизмә чагында – йөрү чагында.

40  Саратов губернасы Сафарка авылында туган – бу урында хәзерге Саратов өлкәсе Дергачи районына караган Сафарка авылы күздә тотыла. 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр Самара губернасының Новокузенски өязе Осиново-Гайски волостена кергән. 1859 елгы Россия империясе торак урыннары исемлегендә авыл Пенделке буларак теркәлгән.

41  Пенза Алтулдан килеп утырган – бу урында Пенза губернасының Каменск районының Алты авыл, ягъни Мучали, Решетин, Кобылкин, Кутеев, Кикин, Телятин исемле татар авыллары күздә тотыла кебек.

42  Чәмәк-Ташкыч мулласына – бу урында хәзерге Биектау районына караган Чәмәк авылы күздә тотыла кебек. 

Ләкин даими күңелдә урнашкан теләк уку, белем алу, гыйлемгә үрмәләү, бу буталчык арасында белем алу кыен булуын аңлап, чит илләргә  китү-ычкыну уе күңелен биләп ала. Ләкин ничек?

Хаҗитарханның үзендә университет ачылган. Шуның агрономия факультетына керергә хәзерләнә. Ул вакыт гали мәктәп ишекләре җиңел ачыла. 19 нчы ел. Аннан 1919 елның башында Мәскәүгә Голицынский курсларына күчерәләр43 (ләкин монда ялгыш булуы мөмкин, 1921 елда түгел микән?).

1923 елда инде ул Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясендә44 укый. Шул вакытларда безнең танышлык бик якын була. Еш очрашалар. Мәскәүдәге татарбашкорт студентларының түгәрәге, Мәскәү яшьләре Ирзиннар45, Карамышев46, Кастровлар47 белән аралаша (бу вакыт башка бер урында язылыр). 

1926 елда Мәскәүдә укуын тәмамлап, Казанга кайта һәм эшкә керешә. Мәскәүдә вакытта Исмәгыйль, Мирсәед Солтангалиев белән очрашкан вакытларында, Мирсәедне берникадәр өметләндергән була, ахры. Мәсәлән, мәшһүр Царицынода48 бер очрашуны Исмәгыйль исендә тота. Югарыда әйткәнчә, кайбер вакыйгаларны Исмәгыйль тәфсилләргә яратмый. Миңа кабатлап соравы уңайсыз булды. Минем уемча, аның яшерен серләре булуда түгел хикмәт, ул заманнарны аның искә төшерәсе килми. Мирсәед үзенең күрсәтүләрендә Исмәгыйльнең исемен атаган.

Шунлыктан Исмәгыйльгә Казанда Черек күлдә һәм Мәскәүдә ГПУның шәрык бүлеге мөдире Розенбергка49 бер йөз (100) бит гарзы халь – показания язып бирергә туры килә.

Аны 1929 елның сентябрендә камыйлар. Ай ярым Черек күлдә утырганнан соң, Мәскәүгә Лубянкага күчерәләр. Казанда ул авыл хуҗалыгы техникумында, Кабан күленең аргы башында эшләде (Кадыйр Хуҗаев Садово-огородный техникумында50  эшләде. Шулай ук авыл хуҗалыгы институтында51 да дәресләр бирә иде). Исмәгыйль лагерьда өч ел булды. Аннан соң сөргендә Архангельскида. Анда агрономия эшләрендә булып, ахирел әмер Коми республикасы урталыгы Сыктывкарда Бөтенсоюз гыйльми академиясенең филиалында гыйльми хезмәттә була. Инде пенсиядә. Эшен дәвам иттерә. Күп гыйльми хезмәтләре бар. Бөтен союзда һәм чит илләрдә иң аталган галим. Исмәгыйльнең Көнчыгышка чигенә торган Ак гаскәрләр белән китеп, күп җәфалар 

___________

43  Мәскәүгә Голицынский курсларына күчерәләр – Югары хатын-кызлар (Голицын) авыл хуҗалыгы курсы. 1908 елда княгина С.К. Голицына тарафыннан төзелә. 1922 елдан Петровски авыл хуҗалыгы академиясенә кушыла.

44  Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясендә – монда К.А.Тимирязов исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе күздә тотыла. 1865 елда оештырыла. 1923 елдан К.А. Тимирязов исемен йөртә.

45  Ирзин – монда миллионер-меценат, сәүдәгәр, Салих Йосып улы Ирзин (1833 – 1911) күздә тотыла. Чыгышы белән хәзерге Рязань өлкәсенең Әҗе авылыннан. Мәскәүдә яши, шунда җирләнә. 46  Карамышев – Ибраһим Карамышев (1846 – 1954), Мәскәү сәүдәгәре. Б.Урманче Мәскәүдә укыган дәверендә Карамышевлар гаиләсе белән дә аралаша һәм алар хакында кыска гына хатирәсен язып калдыра. Югарыда язылган искәрмәдә Карамышевлар хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.  47 Кастровлар – бу урында нәсел тамырлары Касыйм ханлыгыннан килгән танылган татар сәүдәгәре һәм меценат Әхмәт Хәйрулла улы, Мәскәү мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын башкарган. Габдулла Шәмсетдин улы Кастров (1878 – 1937) күздә тотыла кебек. Б.Урманче хатирәләре арасында Кастровлар нәселеннән, скрипач Мостафа Кастров искә алына. Аның белән 1920 елда очрашуын яза һәм «Ханкирмән, мәшһүр Кастров мирзалардан» дип язган.  

48  Царицынода – монда хәзер Волгоград шәһәре истә тотыла.

49  ГПУның шәрык бүлеге мөдире Розенбергка –  бу урында 1921 елдан СССР дәүләт идарәсе хезмәткәре Альберт Петрович Розенберг (1893 – ?) күздә тотыла кебек.

50 Садово-огородный техникумында – ТАССР төзелү белән бергә Татарстан Мәгариф комиссариаты республикада югары һәм һөнәри белем бирү йортлары ачуга, яшь совет дәүләте өчен кадрлар әзерләүгә игътибарны юнәлтә. Б.Урманче искә алган техникум 20 нче елларда ачыла һәм анда Урманченың Мәскәүдә укыган дәвердән үк якын дусларының берсе Кадыйр Хуҗаев укыта. К.Хуҗаев шул заман татар зыялылары кичергән язмыш – репрессияләр дәверен кичерә. К.Хуҗиев хакында ниндидер тулы мәгълүмат табу мөмкин булмады. Аның исеме белән Кәрим Сәгыйтьнең Фатих Әмирханның соңгы көннәрен тасвирлаган язмасында (Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. 2 нче чыгарылыш, Казан, 2016) әдипнең хәлен белергә килүчеләр исемлегендә генә очрашабыз. Исемлектән күренгәнчә К.Хуҗиев әдипнең хәлен белергә дүрт тапкыр килгән.

51 Авыл хуҗалыгы институтында – Казан авыл хуҗалыгы институтының тарихы 1919 елдан политехника институтының авыл хуҗалыгы факультетыннан башлана. 1995 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе атамасы белән йөри.   

күреп, Хаҗитарханга кайтып җитүе бик драматик шартларда булган. Аның Штулкерц фамилияле бер ак гаскәрине үлеменнән коткаруы хәйран бер вакыйга.

Штулкерц, Пулково обсерваториясендә52 эшли торган булган, ахры, ахырында ул шунда кайтып тагын эшли башлаган.

Һади Атласи 

Һади Атласины Күл Черкендә 1906 елларда күрдем. Әткәйнең якын танышы иде. Татар мәдәнияте хәрәкәтендә бу затның үзенә хас бер урыны бар. Төгәл характер, төгәл сыйфат һәм үзенчә хәрәкәт итүче төгәл табигатьле кеше иде.

Тәне-бәдәне, рухани сыйфаты белән арыслан табигатьле.

Бервакыт Һади агадан сораган берәү: «Һади әфәнде, нигә сез болай сирәк язасыз, китаплар сирәк бастырасыз?» – дип сорагач, мәгълүм фарсы касыйдәсен искә төшереп, нәзыйрә ясап53: «Дуңгыз бик чагалы, бик күп дуңгыз үрчи, һәрберсе дуңгыз. Әмма арыслан елга бер генә балалый, ләкин баласы арыслан була», – дигән. Моны үзе сөйләмәдеме икән? Соловкида.  

Сабый чактан, 1905 еллардан бирле күреп беләм. Буа шәһәрендә Нургали хәзрәт54  мәдрәсәсендә укыган чагында әткәй белән яхшы таныш һәм фикердәш булып, безгә Черкенгә (Күл Черкене) кунак булып килеп йөри иде. Черкен сабантуйларында көрәшергә килеп, бик күп сөлгеләр ота, казана иде. Зариф Бәширинең55 дә сабантуйларында яхшы гына көрәшүе хәтеремдә калган.

 Ул вакыт ХХ гасырның беренче ун елында Буа мәдрәсәсендә яхшы ук оешкан бер революцион уртаклык булган. Боларның түр иясе Һади ага булган булса да гаҗәп түгел. Шул ук даирәдән билгеле журналист Шакир Мөхәммәдов56 Оренбургта Хөсәен Ямашевка «Урал» гәзитәсен57 чыгарыша. Шул ук даирәдән (Ш.Мөхәммәдовның каенэнесе булса кирәк) казамалык Фатыйх Садыйков58 да Оренбургка китеп, анда сәяси хәрәкәттә гаепләнеп сөргенгә җибәрелә һәм Капалга59 барып мөгаллимлек кыла. Капал Фатыйх дип мәшһүр иде. Бу Фатыйх әткәйнең бик якын дусты булган, әткәйнең үз сүзе.

1907 еллардан соң Һади ага Әлмәттә мулла булды һәм шунда яшәп, җитди рәвештә тарих, төрек-татар тарихы белән шөгыльләнеп, татар халкының иң игътибарлы, иң кодрәтле тарих галиме булып күтәрелде. 1906 елда Государственный Думага сайланып, анда «трудовик»лар фракциясендә60 торды. Бу аны сурәтли торган бер штрих. 

_____________

52  Штулкерц, Пулково обсерваториясендә – Россия фәннәр академиясенең төп астрономия обсерватория патша Николай I карары белән 1839 елның 19 августында ачыла. Әлеге обсерваториядә Б.Урманче искә алган астроном Пётр Григорьевич Штулькерц (1892 – 1937 елдан соң) да эшли. Ул 1917 елга кадәр Рус астрономия җәмгыяте әгъзасе булып торган.

53  Нәзыйрә ясап – пародия ясап.

54 Нургали хәзрәт – Нургали Хәсәнов (Нургали Хәсән әл-Буави) (1852 – 1919), дин белгече, җәмәгать эшлеклесе һәм педагог. Туган җире хәзерге Апас районы Морзалар авылыннан.

55 Зариф Бәширинең – Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов (Бәшири) (1888 – 1962), татар совет язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист, этнограф һәм педагог.

56 Шакир Мөхәммәдов – Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдов (1865 – 1923), язучы, нашир.  

57 Хөсәен Ямашевка «Урал» гәзитәсен – «Урал» газетасы Россиядә беренче социалистик газета. 1907 елның 4 гыйнварында татар большевигы Хөсән Миңһаҗетдин улы Ямашев (1882 - 1912) тырышлыгы белән Оренбургта нәшер ителә. Барлыгы 31 саны дөнья күреп, 1907 елнын апрелендә туктатыла. 58 Фатыйх Садыйков – Фатыйх Садыйк улы Садыйков (1880 - ?), укытучы. Б.Урманче истәлекләре буенча 1905 – 1907 елгы революцион хәрәкәтендә катнашкан, социал-демократлар идеясенә якын торган. Урта Азиягә китә, Капал шәһәрендә укыта. Соңгы эш урыны Алма-Ата өлкәсенең Талдыкурганда укытучы булган. Сталин репрессиясе корбаны.  

59 Капалга – Алма-Ата өлкәсенең Акусук районына кергән авыл. 1847 елда нигез салынган.

60 Государственный Думага сайланып, анда «трудовик»лар фракциясендә – патша Россиясе Дәүләт Думасында крестьян депутатлар һәм халык интеллигенциясенең демократик карашта торган сәяси оешмасы. «Трудовиклар» фракциясе, нигездә, демократик ирек, тыныч юл белән җирләрне национализацияләү (крестьяннарга бирелгән җирләрдән башка) өчен көрәшкәннәр.  1907 елда Һади Атласи 2 нче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына Самара губернасыннан депутат итеп сайлана. Бу чакырылыш Дәүләт Думасы 1907 елның февраль – июнь айларында гына эшли. Патша карары белән июль аенда эшчәнлеген туктата.

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: