Логотип Казан Утлары
Якутлар табыладыр вакыт белән...

Атаклы татар әдибе Фатих Әмирханның авыруы, үлүе, күмелү мәрәсиме (дәвамы)

Фатих Әмирханның авырый башлаган көнендән (15 нче февральдән) 26 нчы февральгә чаклы хәлен белә килүчеләр арасында кардәшләрендән башка кешеләр юк.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

29 бит

Фатих Әмирханның авырый башлаган көнендән (15 нче февральдән) 26 нчы февральгә чаклы хәлен белә килүчеләр арасында кардәшләрендән башка кешеләр юк1. Аның авырганлыгы бу вакыт дустларына, танышларына билгеле түгел. Фатихнең авырыб ятканлыгы үзенең дустларындан иң элек Кәрим Сәгыйд белән Ибраһим Бикколга мәгълүм булды. Бу 26 нчы февральдә иде. Шул көндән башлаб Фатихнең хәлен белә килүчеләрнең һәммәсенең дә диерлек исем-фамилияләре яздырыла барылды. (Югарыда шул исемлек күчерелеб куелды, ләкин монда кардәшләре кермиләр, алар язылудан тыш һәрвакыт шунда). Менә шул көндән башлаб үлгән көненә чаклы (ягъни 26 нчы февраль белән 9 нчы март арасында) 12 көн эчендә Фатихнең хәлен белә килүчеләрнең барысы бу язу буенча 76 кеше булды. Боларның 55се ир кешеләр, 21се кыз-хатынлар. Өчәүсе коммунистлар, калганлары партиясезләр. Килү исәбләре белән барлыгы 199 табкыр була. Шундан ирләр 152 табкыр, кыз хатынлар 47 табкыр килгәнләр. Исем-фамилияләре белән санаганда, болай була (хәреф тәртибе белән):

Ә[б]үбәкер Терегулов – 5 табкыр; Әфтәх Тәрҗемани – 1 табкыр; Әхмәдҗан Мостафа – 1 табкыр; Ильяс Әхмирев – 3 табкыр; Ибраһим Биккол – 12 көн рәтдән һәм һәркөн берничә табкыр. Төнлә дә саклады; Ибраһим Кули – 4 табкыр; Ибраһим Аит – 6 табкыр; Исхак Карташ – 5 табкыр. Берсендә төнен саклады; Исмәгыйль Кугушев – 1 табкыр;

30 бит

Бәдри Максудов – 2 табкыр. Берсендә ярты төн саклады; Борһан Шәрәф – 1 табкыр; Бениямин Әхтәмов – 1 табкыр; Танылмаган фамилияләр – 2 табкыр; Таһир Ильяс – 1 табкыр; Рабига Дивиева – 1 табкыр. Икенче табкыр төнен саклады; Разия Садыкова – 1 табкыр; Рауза Апакова – 1 табкыр; Рәхимә Мөхитова – 1 табкыр. 9 нчы мартка каршы төнен саклады; Рәхимә Шәрәф – 2 табкыр; Заһид Нуркин – 4 табкыр. Бер табкыр төнен саклаб кунды; Зәйнәб Хәсәни – 4 табкыр; Зыя Ваһапов – 5 табкыр. Бер табкыр төнен саклаб кунды; Җәмал Вәлиди – 1 табкыр; Халисә Сәгыйд – 5 табкыр; Хадичә Танач – 1 табкыр; Хәдичә Хуҗаханова – 6 табкыр; Хәдичә Карташ – 1 табкыр; Хәсән Исхаков – 4 табкыр. Бер табкыр төнен саклады. Хәмид Апаков – 2 табкыр; Хәмид Мөштәриев – 1 табкыр; Хәбибрахман Зәбири – 2 табкыр;

31 бит

Садри Җәлал – 3 табкыр. Бер табкыр төнен саклады. Садыйк Иманколый – 1 табкыр; Сара Касыймова – 1 табкыр. Ярты төн саклады. Сафа Хафиз – 3 табкыр. Бер табкыр төнен саклады. Сафа Рәйми – 1 табкыр; Сөләйман Яналиев – 1 табкыр; Суфия – 1 табкыр; Сибгать Ягуш – 1 табкыр; Шахмәмитов Рәүф – 2 табкыр. Берсендә ярты төн саклады. Шәриф Байчура – 1 табкыр; Шәһәр Шәрәф – 2 табкыр; Шәфика Аитова – 2 табкыр; Шәмсевәли Тимергали – 1 табкыр; Ш. Мостакай – 1 табкыр; Шиһаб Әхмирев – 6 табкыр. Берсендә төнен саклады. Габдулла Агишев – 1 табкыр; Габдерахман Моратов – 9 табкыр. 3-4 мәртәбә төнен саклады. Газизә Баттал – 1 табкыр; Г. Кәрәм – 2 табкыр; Гыйльми Шәрәф – 3 табкыр; Гаяс Байки – 4 табкыр. Үлгәч, бер төн саклады. Фатих Мөхәммәдияров – 4 табкыр; Фатима Апакова – 4 табкыр; Фатима Бәхтиева – 4 табкыр; Фатиха Аитова – 1 табкыр;

32 бит

Фәтхи Борнаш – 1 табкыр; Фазыл Локманов – 1 табкыр; Касыйм Фәхретдинов – 1 табкыр; Касыйм хәзрәт – 2 табкыр; Кадир Хуҗаев – 4 табкыр; Каюм Мостакай – 4 табкыр. Берсендә төнен саклады. Кәрим Сәгыйд – 12 көн беррәтдән һәм һәркөн берничә табкыр. Төнлә дә саклады. Кәрим Тинчурин – 2 табкыр; Гәрәй Хәсәни – 8 табкыр; Мәхмүд Бөдәйли – 1 табкыр; Мәриям Мөштәри – 1 табкыр; Маһисәрвәр Мәрҗания – 1 табкыр; М. Гали – 3 табкыр. Берсендә төнен саклады. Мостафа Туминов – 1 табкыр; Вафа Бәхтияров – 2 табкыр. Һәр икәвендә төнләрен саклады. Вәлидхан Танач – 1 табкыр; Һади Максудов – 1 табкыр; Һарун Максудов – 2 табкыр; Йосыф Яушев – 3 табкыр; Юсупов – 1 табкыр; Гомәр Бикбулатов – 1 табкыр; 33, 34 битләр2

35 бит

угълы Әмирханны дәвалату, карашу өчен һәм әгәр дә Ходаның әмере җитеб дөньядан кичә калса, тәкфин-тәҗһиз3 эшләрен үтәшү, андан соң калдырган мирасларын, язуларын, кулъязмаларын, төрле документ һәм сәнәдләрен4 барлаб

акт языб алу өчен җәмәгать вәкилләре сыйфаты белән сезне ярдәмче итеб чакырабыз һәм ошбу дәгъвәтебезне5 кабул иткән көндән кардәшебез әдиб Фатих Әмирханга гаид булган югарыдагы мәсьәләләрне башкаруда сезгә безнең белән бер хокукдан эш күрергә рөхсәт итәбез». Имзалары: Габдулла Әмирхани, Гомәр Әмирхани, Разия Әмирхани, Газизә Яушева.

Күмү мәрәсименең6 үзәк комиссиясе шушы чакырылган кешеләрдән гыйбарәт булды. Шул рәвешчә күмү мәрәсиме киңәшләренә керешдек. Безнең киңәшкә Заһид Нуркин белән Шиһаб Әхмиревләр дә катнашдылар. Мәҗлес актыгындарак янә берничә кеше килде. Күмү мәрәсименә хәзерләнү планы берничә көн элек хәзерләнгән проектка нигезләнеп, ошбу рәвешдә төзелде:

I. Фатих Әмирхан үзенең васыяте буенча ислам кагыйдәсе белән күмелер.

II. Коръән тутырту, тәһлил әйтдерү, дәүр7 кылдыру, фидия8 бирү кебек дин исемендән эшләнә торган бидгатьләр, җолалар, шулай ук табутына чәчәкләр, ленталар кую кебек горефләр һич берсе дә эшләнмәс. Чәчәк, лента китерүчеләр булса, өендә калдырылыр. Чәчәк, лента алырга теләгән кешеләргә шул акчаларын Фатих Әмирхан фондына бирергә мөмкин булуы гәзитдә чыгарылачак, тәгъзия игъланларында9 әйтелер. Үзенең васыяте буенча һәүел намазы10 укылырга тиешлек

36 бит

турында мәсҗедләргә хәбәр бирелер.

III. Җеназаны Казан мөхтәсибе Касыйм хәзрәт Салихи укыр.

IV. Күмү 12 нче февральдә11 җомга көн булыр. Мәет шул көн көндез сәгать бердә өйдән чыгарылыр. Шул тугърыда гәзитләрдә игълан басдырылыр.

V. Күмү мәрәсимләрен башкару өчен өч төрле комиссия төзелә. Болар шушы сәгатьдән үк үзләренең эшләренә керешәләр.

1. Информация һәм нотык сөйләүләр комиссиясе

Бу комиссиянең вазифалары, эшләре:

1. Фатихнең чит шәһәр яки илләрдәге кардәшләренә, дустларына һәм мәтлуб12 булган аерым кешеләргә Фатихнең үлүендән ашыгыч хәбәр тарату.

2. Гәзитләргә игълан бирү. Рустага (?) хәбәр итү.

3. Фатихнең үлүенә багышланган бер номер газет чыгару.

4. Татар укучы һәм укытучыларын, студентларын, укымышлыларын күмү мәрәсименә катнашу өчен оешдыру.

5. Җеназа мәйданларында сөйләнәчәк нотыкларның мәүзугларын13 һәм сөйләячәк кешеләрне алдан билгеләб кую.

Бу комиссиянең әгъзалары: Җәмал Вәлиди, Заһид Нуркин, Садри Җәлал, Бениямин Әхтәмов, Мостафа Туминов, Ф.Мөхәммәдияров һәм Гомәр Әмирхан.

37 бит14

38 бит

2. Тәкфин-тәҗһиз15 комиссиясе

Әгъзалары: Габдулла Әмирхани, Кәрим Сәгыйд, Исхак Карташ, Зыя Ваһапов, Гыйльми Шәрәф, Шиһаб Әхмирев, Вафа Бәхтияров, Ибраһим Аитов.

Комиссиянең эшләре: юдырту, кәфенләү, мәетне саклау, атлар хәзерләтү, җеназа һәм кабер урынларын билгеләү, кабер казыту, өйдә һәм мәетне алыб барганда, тәртиб саклау, башкалар...

Бу комиссия үзенә аерым утырыш ясаб, хезмәтләрне түбәндәгечә бүлде:

1. Тәкфин-тәҗһиз өчен кирәкле булган материалларны, нәрсәләрне хәзерләү һәм күмү мәрәсимендә лязем16 булачак барча мәсарифне17 тәртибле рәвешдә алыб бару – хәзинәдарлык итү Исхак Карташевта йөкләнә.

2. Мәслихәт табылган кешеләрдән кизү белән мәетне саклату, саклау (почётлы сакчы кую), исләндермичә тоту Кәрим Сәгыйдкә табшырыла. Хезмәтләрен гарыз итеб18 килүче студентлар иң беренче нәүбәтдә шушы эшдә Кәрим Сәгыйдкә ярдәм итәрләр.

3. Кабергә күмү өчен «Загс»дан рәсми язу алу Гомәр Әмирханга табшырыла.

4. Мәет булган өй янында мәсьәләгә гаид19 йомышлар белән даими рәвешдә ат тоту (9-10 мартларда бер ат, 11 дә ике ат тоту), күмү көнесенә күб итдереб, җитәрлек кадәр атлар хәзерләү Зыя Ваһаповка йөкләнә.

5. Җеназа һәм кабер урынларын билгеләү, кабер казыту эшләре Габдулла мулла Әмирхани белән Шиһаб Әхмиревкә табшырыла.

6. Күмү көнендә өй янына җыелган халыкдан үзләре теләгән кешеләргә мәетне күрсәтү вакытында, мәетне җеназа урынына һәм кабергә алыб барганда һәм күмү вакытларында тәртиб саклау, башында Кәрим Сәгыйд торганы хәлдә

39 бит

Габдулла мулла Әмирхани, Ибраһим Биккол, Шиһаб Әхмирев, Каюм Мостакай һәм Зыя Ваһаповларга йөкләнә. Әгәр дә кирәк булса болар үзләренә ярдәмчеләр чакыралар.

7. Мәетне юу, Габдулла хәзрәт Әмирхани белән Фасих мөәззингә табшырыла. Юыб кую 11 нче март иртә беләндән дә соңга калдырылмас.

8. Мәетне өендә күтәреб табутына чыгарыб кую Габдулла хәзрәт Әмирхани, Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, Габдулла мулла углы Мәхмүд Әмирхани, Вафа Бәхтияр, Зыя Ваһапов һәм Гәрәй Хәсәниләргә табшырыла. Шулар өстенә башка кешеләр артдырылмый.

9. Мәетне табутка салгач, өй янындан театр мәйданына кадәр күтәреб баручылар: Габдулла хәзрәт, Гомәр Әмирхан, Ибраһим Биккол, Кәрим Сәгыйд, Габдулла мулла углы Мәхмүд Әмирхани, Зәкәрия Әмирхани, Зәкәрия Садретдинев, Гәрәй Хәсәни, Вафа Бәхтияров, Заһид Нуркин, Кәрим Тинчурин, Ибраһим Аит, Фатих Мөхәммәдияров, Хәмид Апаков, Гомәр Бикбулатов, Һади Максудов, Гыйльми Шәрәф булырлар.

10. Театр мәйданындан каберенә чаклы күтәреб баручылар яңыз укучылар, студентлар, укытучылар, һәм укымышлылар гына булыр. Башка төрле сыйныф кешеләре катнашдырылмас.

11. Мәетне кабергә иңдерүчеләр: Җәмал Вәлиди, Фатих Мөхәммәдияров, Вафа Бәхтияров, Зәкәрия Садретдинев, Кәрим Сәгыйд, Зыя Ваһаповлар булырлар.

12. Каберенә алыб ләхедкә куючылар: Ибраһим Биккол, Габдулла хәзрәт Әмирхани һәм Гомәр Әмирханлар булырлар.

40 бит

3. Рәсем алдыру комиссиясе

Әгъзалары: Кәрим Тинчурин, Хәсән Исхаков, М.Гали, Кадир Хуҗаев, Каюм Мостакай, Г.Кәрәм.

Вазифалары: Фатихнең караватында яткан килеш рәсемен алдыру. Якын кардәшләре белән бергәләб рәсемен алдыру. Гипс белән маскасын алдыру һәм шуны балавызга эшләтү. Өендән каберенә илткәнче берничә урында җеназа мәрәсимләрен һәм каберенә төшерү вакытларын рәсемгә алдыру. Җеназа мәрәсимләрен киноматограф лентасына алдыру.

Бу өч төрле комиссиядән тыш янә Фатихне күмгәндән соң аны искә төшерү комиссиясе төзелергә тиешлеге дә сөйләнеб үтелде. Фатихнең каберенә таш куйдыру, аңарга багышланган кичәләр ясау, мәҗмугасын20 чыгару, рәсемләрен эшләтдереб тарату, кайбер нәрсәләрен музейга бирү һәм, гомумән, аның исемен мәңгеләшдерү кебек эшләр шушы комиссиядә каралырга тиеш.

41 бит

Комиссияләрдә

Югарыда сөйләнгән комиссияләр һәм аның аерым-аерым әгъзалары һәммәсе дә бик ныклаб торыб үзләренең эшләренә керешделәр. 11 нче март кич һәммә эшләр башкарылыб бетде. Шушы ике арада, Фатихнең үлгән көнендән 11 нче март кичкә чаклы (өч көн эчендә) эш өстендә байтак сөйләшүләр, киңәшүләр булды. Ләкин шушы киңәшүләрдә татар коммунист укымышлылары, язучылары килеб һичберсе төбле рәвешдә катнашмадылар (бары тик үлгәнендән берничә сәгатьләр үткәч үк, Мәхмүд Бөдәйли ибдәш кенә зыярәт итеб, тәгъзия21 кылыб чыкды).

Без үзебезнең Үзәк комиссия исемендән шушы вакытда дәвам итмәкдә булган Татарстан Советлары съездының президиумына Фатих Әмирханның үлүендән рәсми кәгазь җибәрдек. Күмелү көнен хәбәр итдек. Шуңар каршы һичбер җаваб булмады22.

Фатих үлгәннең беренче көнендә үк яшь язучылардан кайберәүләре (Хәсән Исхаков, М.Гали, Садри Җәлаллар): «Әгәр дә гражданский күмү белән күмсәк, бәлки съезд да, хөкүмәт дә һәм коммунистлар да катнашырлар; күмү мәрәсиме тагын да зуррак булыр иде» дигән мәфһүмдәрәк23 бер фикер сөйләделәр. Шул көнне кичен һәм иртәгесен Үзәк комиссия әгъзасы Фатих Мөхәммәдия[р]ов да шушы фикерне куәтләде. Ләкин боларның һичберсе Үзәк күмү комиссиясенә төбле бер тәклиф24 рәвешендә түгел, бәлки хосусый рәвешдә генә әйтелделәр. Шулай да булса Үзәк комиссия бу фикерне игътибарга

42 бит

алыб, үз эчендә берничә кат сөйләшеб үтде һәм бу тугрыда Фатих Әмирханның кат-кат әйтеб калдырган васыяте булганга, аңарга ихтирам йөзендән һәм аның динле булуын күздә тотыб, үзе әйткәнчә, Ислам кагыйдәсе буенча җеназа укыб күмәргә карар бирде.

Шул көнне кич белән сәгать унларда Фәтхи Борнаш килде. Без әле бу вакыт аерым-аерым рәвешдә һаман да күмү мәрәсимләренә хәзерлек турында сөйләшеб утыра идек. Ул безгә янәдән ничек күмү мәсьәләсен кузгатды, безнең карарыбызга бәхәс итде: «Фатих Әмирхан сезнең карашда гына түгел, безнең карашда да зур язучы һәм әдиб, ул җәмәгать кешесе. Аны сезнең кебек иске дустлары гына түгел, һәммәбез дә ихтирам итәбез, коммунистлар да ихтирам итәләр. Без аның Печән25 һәм чалмалы халык кулы белән күмелүен теләмибез. Гражданларча күмелү белән күмелсен. Без партияле укымышлылар әле бу турыда съездда да сүз кузгатырга уйлаб йөрибез», – диб дау чыгарды. Безне орышды. Күңелендән ничек булгандыр, анысын белмим, ләкин тышындан үтә динсез киселергә маташды. «Фатих ул динсез иде. Аның бит җеназа укыб күмү турында шаһидләр алдында үз кулы белән языб калдырган васыяте юкдыр», диде.

Мөхәммәдияров үзенең әсасән26 гражданларча күмү ягында икәнлеген сөйләб, әгәр дә васыяте буенча җеназа укырга теләүчеләр булса, анысын зыярәт янында гына эшләсенләр, диде.

Мин: «Без Фатихне зур ихтирам белән олуглаб күмәчәкбез. Бөтен партиясез укымышлылар бу күмү мәрәсименең уртасында булачаклар. Чалмалы халык белән Печән базары кулына бирергә уйлаганыбыз да юк. Фатихне татарның

43 бит

укымышлылары, укытучылары, укучылары, студентлары күмәчәк. Әгәр дә татар коммунист укымышлылары да Фатихне зур әдиб һәм җәмәгать кешесе диб танысалар, сез әйткәнчә ихтирам итсәләр, ни өчен исән чагында килмиләр иде? Ни өчен татар театрының 20 еллык юбилейсе вакытында аны игнорировать27 итделәр, хәтта юбилей мәҗлесендә сүкделәр? Ни өчен ул авырган чагында хәлен белә килмәделәр? Ни өчен бөтен партиясез укымышлылар үзләренең барлык көчләре белән Фатихне үлемдән алыб калырга тырышыб йөргәндә, булышлык күрсәтмәделәр? «Фатих Әмирхан каты авырый» дигән хәбәргә һич бер төрле әһәмият дә бирмәделәр? «Кызыл Татарстан» идарәсендәге Толымбайскиләрегез «Фатих Әмирхан каты авырый» дигән хәбәрне гәзиткә басыб чыгарырга да каршы килделәр. «Фатих Әмирхан безнең өчен әллә кайчан үлгән инде, андый чепухаларны басыб ма[та]шмыйбыз» диб әйтергә дә нахаллыклары җитде! Инде хәзер инициативаны үзегезнең кулга алырга телисез! Монда аңлашылмый торган бер мантыйк бар», – дидем. Шуның өстенә «Әгәр дә чындан да аңар ихтирам күрсәтеб күмү мәрәсимләрендә катнашырга телисез икән, сезнең катнашуга җеназа уку бер дә комачаулык итми. Без җеназа укудан дүнмибез28. Ләкин мин үзем җеназа уку фактына чаклы гражданларча мәрәсим ясарга да каршы түгел», дидем.

Ибраһим Биккол: «Без Фатихне үзенең васыятенә бинаән29, Ислам кагыйдәсе буенча җеназа укыб күмәчәкбез. Әгәр дә сез аны ихтирам итсәгез, аның васыятенә каршы килмәскә тиешсез. Мәсьәлә бик җиңел, бары тик җеназа гына укымыйсыз, без укыган чагында читкәрәк китеб кенә торасыз. Без бит җеназадан башка дини бидгатьләрнең берсен дә эшләмибез. Шуңар күрә җеназа укудан башка күмү мәрәсимләренә бик иркенләб катнаша аласыз. Әгәр дә без ихтирам иткән бер коммунист үлсә, аның

44 бит

җеназасыз күмелүенә һичбер каршы килмәс һәм күмелү мәрәсименә катнашыр идек. Шулай ук әгәр дә без ихтирам иткән бер урыс булса, аның поплар белән күмелүенә, чиркәүгә кертелүенә һичбер каршы килмәс идек. Урыслар белән чиркәүгә дә керер һәм чукынганларын да караб торыр идек; без үзебез андый игътикадда30 булмаганга, бу безнең иманыбызга да зарар китермәс һәм аны ихтирам йөзендән күмү мәрәсименә катнашуыбызга да манигъ31 булмас иде. Ни өчен сез дә бу мәсьәләгә шулай карый алмыйсыз?», – ди.

Фәтхи Борнаш янган шәһәр театры мәйданында гражданларча мәрәсим ясау фикерен куя. Җеназагызны зыярәт янында укырсыз, ди.

Ибраһим Биккол: «Без инде Фатихнең гәүдәсен коммунистлар да ихтирам итсенләр диб, мәйдандан мәйданга өстерәб йөрергә каршы киләбез. Әгәр дә ихтирам итсәгез, Фатихне үзегезгә китертмичә, үзегез Фатих янына килегез», – ди.

Җәмал Вәлиди: «Гражданларча күмү мәрәсиме ясау намына32 җеназасын яшереб укыб, Фатихне керәшенләрчә күмүгә һичбер разый булырга ярамый», – ди.

Моназарә33 озынга китә. Башкалар да катнашалар. Комиссиянең карары бозылмый.

10 нчы март «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» гәзитләрендә Фатихнең үлүе турында түбәндәге игъланлар чыгарылды.

(Дәвамы бар)

Миңа мәгълүм булганлардан Галимҗан Шәрәф Бакудагы Тюркология съездына китәчәк төнне 18 нче февральдә кич белән кереб утырган. Шунда бераз кәефсезләнеб торуын сөйләгән. Ләкин ул вакытда әле ул бу авыруына әһәмият биреб карамаган. Күбрәк Бакуда булачак съездда һәм хәреф мәсьәләләре турында сөйләшкән. «Съездның күбчелеге башына ат тибкән халыкдан тормаса, латин кабул итү кебек җүләрлеккә бармас» дигән. Бакудан үзе өчен 15-20 сумларга кадәр яңа азәрбайҗан әдәбиятындагы һәм булса госманлы әдәбияты китабларын алыб кайтырга үтенгән. Соңындан каты авырыб яткан көнләрендә дә ул миндән съездның барышын сорашкалаб алгалый. «Галимҗан Шәрәф анда барыб үзенең докладын ясадымы әле, шул турыда «Коммунист» гәзитендә ниләр бар?» диб белергә кызыксына иде. (Автор искәрмәсе).

2 Кулъязманың 34, 35 битләре сакланмаган.

3 Тәкфин-тәҗһиз – кәфенләү-күмәргә хәзерләү.

4 Сәнәд – документ.

5 Дәгъвәтебезне – чакыруыбызны.

6 Күмү мәрәсиме – күмү эшләре, процессы.

7 Дәүр – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап үткәрелгән дини йола.

8 Фидия – үлгән кешенең гөнаһларын ярлыкауны сорап биргән мал, йолым.

9 Тәгъзия игъланнарында – некрологларда

10 Һәүел намазы – кеше үлгәнен ишеткәч, ахшамнан соң укыла торган ике рәкәгатьле намаз.

11 Биредә хата киткән. Дөресе «мартта» булырга тиеш.

12 Мәтлуб – эзләнгән.

13 Мәүзугларын – темаларын, эчтәлекләрен.

14 Кулъязмада 37 бит буш калдырылган.

15 Тәкфин-тәҗһиз – кәфенләү-күмәргә хәзерләү.

16 Лязем – кирәкле.

17 Мәсарифне – тотылган чыгымнарны.

18 Гарыз итеп – танып, олылап-хөрмәтләп.

19 Гаид – бәйләнешле, мөнәсәбәтле.

25 Биредә Печән базары халкы, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр күз уңында тотыла.

26 Әсасән – нигездә.

27 Игнорировать – күрмәмешкә салышу, читкә тибәрү.

28 Дүнмибез – кире чигенмибез, баш тартмыйбыз.

29 Бинаән – нигезләп, таянып.

30 Игътикад – инану, ышаныч.

31 Манигъ – тыю, киртә.

"КУ" 10, 2019

Фото: docplayer.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев