Логотип Казан Утлары
Якутлар табыладыр вакыт белән...

Атаклы татар әдибе Фатих Әмирханның авыруы, үлүе, күмелү мәрәсиме

Яңа табылган материаллар арасында Ф.Әмирханның якын дусты, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйтов (Кәрим Сәгыйд, 1888-1939) язган көндәлек аеруча игътибарга лаек...

ФАТИХ ӘМИРХАН ТУРЫНДА ЯҢА ТАБЫЛГАН ЧЫГАНАК: КӘРИМ СӘГЫЙД КӨНДӘЛЕГЕ

XX гасыр башы татар әдәбияты классикларының иҗатын яңа шартларда өйрәнү, заман ихтыяҗларына бәрабәр рәвештә анализларга омтылыш белән бергә, аларның тормыш юлына мөнәсәбәтле аерым бер фактларны ачыклау, мирасларын

берәмтекләп туплау һәм саклау өлкәсендә дә хәрәкәт бүген сизелерлек артты дияргә мөмкин. Бу әдәбиятыбызның күренекле әдибе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан мирасына бәйле рәвештә дә ачык сизелә. Үз чорында ук язучы һәм

галим М.Мәһдиев «Фатих Әмирханның биографиясе – безнең әдәбият тарихында шактый гына «ак таплар» белән чуарланган. Бигрәк тә Ф.Әмирханның совет чоры аз өйрәнелгән. Ул бит әле Октябрь революциясеннән соң да тугыз ел яшәгән, эшләгән,

иҗат иткән», дип билгеләп үткән иде. Соңгы вакытларда Татарстан Республикасы Милли музее фондларында «Хәят» повестеның икенче кисәге – дәвамы барлыгы ачыклану, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият

һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Ф.Әмирхан шәхси фондына яңа материаллар кабул ителү – әнә шул «ак таплар»ны бетерү юнәлешендә башкарылган эшләрдән.

Яңа табылган материаллар арасында Ф.Әмирханның якын дусты, журналист тһәм җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйтов (Кәрим Сәгыйд, 1888-1939) язган көндәлек аеруча игътибарга лаек. Аны Санкт-Петербургтагы Европа университетының

Россия Ислам халыклары тарихы буенча ТАИФ профессурасы галиме Әлфрид Бустанов табып ала. Бу кулъязма дәфтәр Кәрим Сәгыйднең шәхси архивында сакланып, бүген Санкт-Петербургта яшәүче оныгы Эльмира Тисенко тарафыннан Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә тапшырылды.

Әлеге истәлек гарәп графикасы белән татар телендә язылган һәм 65 биттән гыйбарәт. Кулъязмада 1926 елның 26 февраленнән алып 12 мартка, ягъни Фатих Әмирхан күмелгән көнгә кадәр, аның авыруына, дәвалануына бәйле фактлар, гомеренең соңгы ике атнасында булып узган вакыйгалар, вафаты, күмелү тарихы тәфсилле һәм тулы бәян ителгән. Шулай ук биредәге язмалардан әдипнең вафатыннан соң, аны хөрмәтләп күмү өчен төзелгән комиссияләр эше, аларның утырыш беркетмәләре,

татарлар яшәгән төрле төбәкләрдән килгән кайгы уртаклашу телеграммаларының текстлары һәм башка мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Болар барысы бергә шул чорның тарихи атмосферасын, язучының аралашкан даирәсен, татар әдәбияты

барышында һәм иҗтимагый-мәдәни тормышында тоткан урынын, 1930 елларда аның иҗатына мөнәсәбәтле фикер-бәяләрнең формалашу алшартларын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Моны көндәлекне язган Кәрим Сәгыйд тә яхшы төшенгән, шуңа

Фатих Әмирхан тирәсендә барган һәм үзе дә актив катнашкан вакыйгаларны бөтен нечкәлеге һәм тулылыгы белән киләчәк буыннар өчен теркәп калдырырга омтылган.

Гомумән, истәлек эчтәлекле, бай мәгълүматлы. Биредә чыганак тексты гарәп графикасыннан кирилл хәрефләренә бернинди үзгәртүләрсез һәм тулысынча күчерелеп, киң катлам укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.

 

Илһам ГОМӘРОВ,

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать

институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе,

филология фәннәре кандидаты

 

15 февраль – 12 март, 1926 ел

Авырый башлаган көнләрендән алыб кабергә илтеб күмгәнчәгә чаклы даими рәвешдә диерлек янында булдым һәм күземдән үткәнләрнең күбесен ошбу дәфтәргә теркәдем. Исдәлек булып сакланырга тиеш.

1 бит

Фатих Әмирханның ютәл авыруы

Фатих Әмирхан 1907 нче елның июль ахырларында паралич белән авырган. Шундан ике аягы да йөрергә яраксыз булыб калган. Русиядәге иң атаклы доктор, профессор һәм хирургларның берсе дә аның бу авыруын бетерә алмаганлар. Бары тик шул параличне бот уртасындан югары үткәрмичә туктатканлар гына.

Менә шул аяксыз калуындан башлаб, ул үлгәнчегә чаклы (19 елга якын) бөтенләйгә утырган килеш гомер итде. Урындан урынга күчкәндә, үзенең гәүдәсен кешедән күтәртеб йөртде яки үзенең кечкенә арбасына утырыб йөрде. Шул вакытдан бирле яңадан бер кат аякка баса алмады. Шундан бирле ул, вакытлы рәвешдә йөреп

кайтуларын алмаганда, бөтен гомерен Казанда үткәрде һәм бөтен эшләрен Казанда эшләде.

19 ел берөзлексез аягына баса алмыйча һаман утырыб яки ятыб кына яшәгән бер организмның таза була алмавы, билгеле, бик табигый бер хәл. Ләкин аның организмы шушы паралич авыруына чыдаб, аяксызлыкны йөкләгән көндән башлаб, акрын-акрын һәртөрле вак-төяк авыруларга каршы чыдамлык күрсәтергә,

көрәшергә өйрәнеб киткән, чыныккан. Шуңар күрә, ул аяксыз хәлендә дә, үзенең гомерендә берничә мәртәбә нык-нык авырып алуларына карамасдан (мәсәлән, ул бик каты рәвешдә плеврит белән дә авырган имеш), соңгы елларга чаклы чибәр генә таза булыб килде. Бары тик 1925 нче елның язында гына начарлана төшде. Шул вакытда гына Атарда доктор Әбүбәкер Терегулов ютәл хәстәсе (туберкулез авыруы)

2 бит

барлыгын табды һәм аның киңәше буенча Фатих Әмирхан шул 1925 нче ел җәй ахырларында (15 нче августларда) даруланыр өчен Кырымга китде.

Кырымда һәм андан кайткач

Фатих Әмирхан Казандан Кырымга киткән чагында мин Ялтада идем. Алдан сүз беркетеб куюыбыз буенча ул миңа үзенең 20 нче августда Симферопольдә булачагын телеграм белән хәбәр итде. Бу хәбәр килү белән мин Симферопольгә – Фатих Әмирханны белгән танышларга аның киләчәген Ялтадан телефон белән

әйтдем; ни көнне һәм кайсы поезд белән Симферопольгә төшәчәген, аны каршы алырга кирәклеген сөйләдем. Шуның өстенә Симферопольдә торучы Исмәгыйль Лиманов, Шакир Мөхәммәдияров һәм Кырым мөфтисе Хаҗи Мөслехеддинләргә

мәхсус телеграм да бирдем. Үзем шул ук көнләрне Ялтадан Казанга кайтыб китдем һәм мәхсус рәвешдә юлны Симферополь аркылы алдым. Шунда очрашдык. Симферополь укымышлылары аны бик матурлаб каршы алганлар. Якуб һәм Илһамия

Богдановичларның фатирына куйганлар. Мин Фатих белән сөйләшергә барганда, шунда Кырым укымышлыларындан Озынбашлы белән Чабчакчы һәм югарыда әйткән кешеләр бар иде1 . Берничә сәгатьләр буенча сөйләшеб утырдык. Фатих аларга

бик матурлаб һәм тулы өмидле карашлар белән Татарстан хәлләрен сөйләде һәм Кырым татарларының хәлләрен сорашды. Байтак көлке сүзләр сөйләб бик күңелле хуш мәҗлес ясады.

 

3 бит

Фатихнең кәефе якшы, юлда вагонда уңайлы булганга, янындагы караучы бала2 җитез һәм якшы карап килгәнгә, артык ватылмаган, артык армаган иде. «Кырым миңа бик охшар төсле күренә. Симферопольдән үк һавасы безнең һавага караганда

бөтенләй башка икән. Әле җингеләеп китдем», – диб, кәефләнеб сөйләде. «Монда килеб утыргач, тазарыб киткән шикелле булдым, дәрт күтәрелде, абыеңны күрәсеңме, ничек пан булыб утыра, без шул инде, әфәндем, авыруларны Кара диңгезгә ташлап

калдырырга ният итдек. Йөзә бирсен әле шунда», – диде. Менә бу җөмләләр – аның хәреф-хәреф минем күңелдә калган сүзләре.

Шундан соң Фатихне Ялта тирәсендә якшы бер дачага урынлашдыру турында шундагы кырымлылар белән бераз сөйләшү булды. Алар Фатихне кадерләб кунак итергә теләгәнлекләрен һәм Ялта янында Кырым Наркомздравына караган якшы бер санаторияда урынлашдырырга ниятләб торганлыкларын аңлатдылар. Шулай эшләячәкләренә вәгъдә бирделәр. (Фатихне якшы санаторияга урынлашдыруны

үтенеб, Татарстанның Наркомздравы Мөхәммәдияров Чабчакчкыга мәхсус хат да язган булган икән. Фатих миңа шуны сөйләб: «Әлегә монда эшләр әйбәт бара», – диде).

Мин Симферопольдә бер генә кич кундым. Фатих ышанычлы кешеләр кулында калды. Минем гаилә белән күрешергә һәм безне озатырга килгән танышлар һәм һәммәсе дә Фатихка кулларындан килгәнчә якшы хезмәт итәргә булдылар.

Фатих Әмирхан Казанга кайткандан соң да, бу кешеләргә бик күп рәхмәтләр әйтде. Чөнки аны анда үзләренең вәгъдәләре буенча башда бик әйбәтләб кунак иткәнләр һәм Ялта янындагы «Гастрия» диелгән иң матур бер татар санаториясына куеб, Кырымның

татар докторларындан

4 бит

Габделгаффар дигән бер доктор карамагына табшырганлар. Шулай итеб, ул шушы санаторияда ике айдан артыграк торыб, даруланыб, 13 нче ноябрьләрдә Казанга әйләнеб кайтды. Бу вакыт аның үпкәләрендәге туберкулезасы (ютәле), үзенең әйтүенә караганда, якшы ук төзәлгән, төскә-биткә дә чибәр үк тазарган,

кәефе дә нык кына күтәрелгән иде. Тәмәке тартуын бик сирәкләндергәнгә йөткерүе дә бик азайган иде.

Казанга кайткандан соң, ул шушы Кырымга баруының уңышлы чыкканлыгын хосусый утырышларда һәрвакыт шатланыб сөйли, үзенең шушы торган урынын һәм санаториясын «Кырымның иң шәб җире» диб, шулай ук үзен караган докторны һәрвакыт мактый, киләчәк җәйдә дә шунда барачакмын, диб әйтә торган иде. Ләкин

аңарга Кырымдан кайткан чагында юлда тугры килгән бер уңайсызлык яңадан Кырымга барырга комачаулык итде. Шуның аркасында башка төрле авыруларга таб булыб шулардан терелә алмады. Мәсьәлә моннан гыйбарәт:

Аңарга Кырымдан кайткан чагында Мәскәү вокзалында бик озак (унбер сәгать чамасы) һичбер ял итмичә бер тоташдан утырыб Казан поездын көтеб торырга тугры килгән. Менә шушы аның биленә зур авырлык китергән. Һәм шуның аркасында аның

элекдән булыб да тәмам төзәлүгә авышкан бил кимерчәге туберкулезасы кузгалган иде. Шул сәбәбле, ул Казанга кайткандан соң, бөтенләйгә диерлек утырыб тормады, тора алмады, һаман ятыб үткәрде (бары тик бер генә табкыр «Сания» операсына барыб, шунда гына утырыб торды). Менә шушы рәвешдә һаман ятыб тору аны тагын да ябыкдырды. Кырымда төзәлә башлаган туберкулезен яңадан кузгатды. Ләкин шулай да аның әле җәй башларына чаклы

5 бит

бик иркен Казанда торырлык хәле бар һәм яңадан Кырымга барып даруланганда, тагын сәламәтләнүенә дә өмид бик зур иде. Үзе дә: «Март җитеб, көнләр йылына башлагач, клиникага кереб, билемне төзетеб чыгармын да Кырымга китәрмен», – диб тора иде. Ләкин бөек бәхетсезлеккә каршы эш уйланганча булмады. Көтелмәгән икенче төрле авырулар белән кискәнәтдән3  авырыб китде.

Үлем авыруының башлануы

Фатихнең үлем авыруы 1926 нчы ел 15-16 нчы февральләрдә башланган. Хәлсезлек, дәрмансызлык сәбәбле, кичләрен тирли торган булганга күрә, битен һәм тәнен юеш чүпрәк белән сөртеб алгалаган4. Шул вакыт аңарга суык тигән, яңадан тирләгән, яңадан

сөртенгән. Шуның нәтиҗәсендә иртәгәләрен үк кызыша башлаган, температурасы күтәрелгән. Ләкин үзе моңарга игътибар итмәскә тырышкан. Гадәти инфлюэнция5  диб кенә караган. Шуңар күрә доктор да чакыртмаган. Янындагы кардәшләрендән Разия

һәм Гомәр Әмирханлар доктор чакырыйк диб, кат-кат әйтеб карасалар да, ул боларга:

«Андый инфлюэнцияләрне генә күб күрдек инде без, аны гына җиңәрлек хәлебез бар әле», – диб, үзенең авыруына һаман әһәмият бирмәскә тырышкан. Аның вакыт-вакыт температурасы күтәрелгәләб тору элекдән килгән бер гадәт булганга күрә, кардәшләре дә доктор чакыру турында аны артык көчләмәгәнләр. Инфлюэнция үтмәгән. 25 нче февральдә тагын да кәефсезләнә төшкән. Шуңар күрә кардәшләре, үзен һәрвакыт

6 бит

карый торган Пётр Васильевич Дезидериев дигән докторны чакыртканлар. Доктор Фатихда 16 нчы февральдән бирле үпкә шеше авыруы (воспаление легких6) башланган диб табкан һәм даруларга керешкән. 26 нчы февральгә чаклы Фатихнең янында бары тик кардәшләре генә (Гомәр, Разия Әмирханлар һәм кодагыйсы Газизә абыстай Яушева гына) булганлар. 25 нче февральдә җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани да килгән. Ләкин

26 нчы февральгә аның бу авыруын дустлары да, мөхлислары7

 да, якын танышлары да һичберәүсе дә белмәгәнләр. Яллар буенча бөтен төнләрен Фатихнең өендә преферанс

уйнаб үткәргән һәм шуның белән Фатихнең хәятендә әллә ничаклы гайре табигый хәлләргә сәбәб булган кешеләрдән берәүсе дә килеб чыкмаганлар.

Мин үзем дә аның авырганлыгын шушы 26 нчы февральдә кодагый Газизә абыстай Яушеваны урамда очратыб сорашкач белдем. Ләкин ул миңа: «Фатих абыегыз бераз кәефсезләнеб ята әле», – диб кенә әйтде. Шул көнне Ибраһим Бикколны очратыб,

аңарга: «Фатих абый кәефсез ята икән, нигә бер дә бармыйсың, хәлен белергә кирәк», – дип әйтдем. Шул вакыт без аның белән бүген кич Фатих абый янына керергә вәгъдәләшдек. Ләкин мин аның болай ук авыр хәлдә икәнлеген белми идем. Шуңар

күрә мин аңарга ашау-эчү бүләкләре алыб кердем. Миндән алда гына Ибраһим Биккол да килгән иде8. Бу вакыт Фатихнең янында җизнәсе Габдулла мулла Әмирхани белән кодагый Яушева һәм Разиялар бар иде. Соңындан Гомәр Әмирхан белән Фатима

Апаковалар килделәр. Андан соң фельдшер Габдерахман Моратов чакырылды.

Фельдшер тиз килде.

Кичә 25 нче февральдә Фатихнең авыруы нык кына көчәеб температурасы

7 бит

39 га күтәрелгән булган. Шул сәбәбле доктор Дезидериев иң зарур чараларны күреб, шул фельдшерицаны чакырырга кушыб киткән һәм аңарга Фатихка банкалар салырга, камфаралар җибәрергә кушкан булган.

Бүген (26 нчы февраль, җомга көн) инде аның хәле тагын да авырая төшкән, температурасы 39,5 кә җиткән иде.

Безгә Фатих белән сөйләшеб утырырга мөмкин булмады. Бары тик йөзенә караб, берничә сүз белән юатыб кына, икенче бүлмәгә чыкдык та, иң ашыгыч чаралар күрү киңәшенә керешдек. Габдулла мулла белән Гомәрне безгә хәбәр бирмәгәнлекләре өчен

бераз орышыб алдык. Катгый рәвешдә иң ашыгыч чаралар күрергә, яңыз Дезидериев белән генә канәгатьләнмичә, Казанның иң якшы профессорларын чакырыб, ничек кенә булса да шушы авыруындан алып калу дәртен күрергә кисеб тәклиф9  итдек. Бүген мәшһүр Казан математигы Лобачевскийның йөз еллык юбилее бәйрәме булганга күрә, профессорларны өйләрендән табу бик читен, чөнки һәммәсе дә диярлек шул эш артындан йөриләр иде. Шунда да без үзебезнең эшебезгә керешдек. Ибраһим

Биккол Әбүбәкер Терегуловка китде. Аны өендә очрату яки очратмавындан миңа телефон бирергә булды. Мин икенче докторларны эзләргә китдем. Өйгә кереб Фатих Мөхәммәдияровка телефон белән: «Үзеңнең Наркомздрав карамагындагы иң якшы

профессорларыңдан берәресен шушы сәгатьдүк Фатих Әмирханга җибәрә күр, ул хәзер үпкә шеше белән бик авыр хәлдә ята, ничек булса да үлемдән алыб калырга кирәк», – диб әйтдем. Аннары Мөхәммәдияровның

8 бит

киңәше буенча әлеге Лобачевскийның юбилейсе була торган фән ияләре клубына китдем. Анда әле берәү дә килеб җитмәгән, бары тик бер генә доктор бар иде. Ул миңа эчке авыруларны карауда мәшһүр булган доктор Якимовны күрсәтде. Аңарга бардым.

Өендә очрамады. Шуңар күрә Наркомздрав Мөхәммәдияров исемендән сөйләб:

«Татарларның зур әдибе Әмирхан авыр хәлдә ята, кайткач да шунда килсен», – диб кушыб калдырдым. Анардан кайткач, яңадан Мөхәммәдияровдан профессор сорадым.

Ул озакламыйча берничә доктор җибәрергә вәгъдә итде. Бер сәгать чамасы үткәч, Ибраһим Биккол белән безнең артдан озак та тормадылар: 1) Терегулов, 2) Якимов, 3) Шварцман дигән докторлар килделәр. Шулар өстенә авыруны ничек табканлыгын,

ничек дарулаганлыгын сөйләтер өчен доктор Дезидериевне дә чакыртдык. Шул вакыт Гыйльми һәм Рәхимә Шәрәфләр хәл белә килделәр.

Докторлар җыйнаулашыб карадылар. Фатихнең хәле авыр булса да, кәефе якшы иде. Шуңар күрә ул докторлар белән ачык сөйләшде. Миңа: «Кәрим, син ник болай дөнья кубтарыб йөрисең? Минем хәлем алай ук куркынычлы авыр түгел ич әле.

Кешеләрне борчымаска кирәк иде. Синең шул медицина булыр инде», – диде. Шуңар каршы Әбүбәкер Терегулов: «Фатих, бер дә борчылма, без сине карарга тиеш. Авыруың куркынычлы түгел шул. Үпкә шеше авыруы гына нәрсә булган ул. Аны гына төзәтә

алырбыз әле», – диде.

Фатих (медицинага бөтенләй үк ышаныб бетмәгәнлеген аңлатыб):

9 бит

«Караб карыйк инде», – диде. Моңарга Әбүбәкер: «Юк, Фатих, мин бит сине бер тапкыр плевритләрдән алыб калган идем. Ул чагында да шулай әйткән идең дә, однако, төзәлгән идең», – диб илзам10 кылды.

Докторлар авыруны бик ныклаб тикшергәндән соң, күрше зал бүлмәсенә чыгыб һәм яңыз үзләре генә калыб, бер сәгать чамасы киңәшделәр. Нәтиҗәсендә һәммәсе дә бер төсле фикергә килгәнлекләрен безне чакырыб әйтделәр. Дезидериевнең

дарулау тәртибен дөрест диб табтылар һәм мондан соң даими рәвешдә йөрүне аңарга табшырдылар. Һәммәсенең имзалары белән берничә төрле рецептлар яздылар. Шварцманга иртәгә Наркомздрав белән аңлашыб, Казанның иң яхшы

профессорларындан консилиум ясату эшен табшырдылар.

Докторлар киткәндән соң, Фатих абый миңа янәдән: «Кәрим, син нигә анда докторларны ду китереб, дөнья кубтарыб йөрисең? Синең медицинага бик исең китә шул. Караб карыйк инде, нишләрләр икән докторларың! Карасынлар! Төзәтергә,

терелтергә кулларындан килсә, моны эшләсенләр. Әгәр дә булдыра алмасалар, медицинага төкерегез11. Әле бит моның расходлары да бардыр. Булмаса мин сиңа акча биреб куим әле», – диде. Мин: «Фатих абый, анысы өчен кайгырма әле. Аны

үзебез карарбыз. Безгә синең сәламәтләнүең генә кирәк», – дидем. Ул «Алай булса, Кәрим, миндән сиңа йөз сумга чаклы расход тотарга рөхсәт, соңындан исәбләшербез», – диде.

10 бит

Докторлар киткәндән соң, Ибраһим Биккол һәм Гомәр Әмирхан белән өчәүләб, Фатих абыйны карар өчен үзебезгә һәм аның башка якынларына, дустларына кизү төзедек. Бүген төнлә саклауны фельдшер Габдерахман Моратов белән Габдулла мулла Әмирхан икәүсе үз өстләренә алдылар һәм шулай итделәр.

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 9, 2019

Фото: docplayer.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев