Татарстан - Казанда Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчесе

("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчеләре билгеле. Татарстан гомуми команда зачетында җиңде. Җиңүчеләрне "Татнефть Арена" сараенда игълан иттеләр.

Гомуми команда зачетында җиңүчеләрне "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов бүләкләде. Медальләр саны буенча беренче урынга Татарстан лаек булды, икенче урынны Мәскәү шәһәре яулады, өченче урынга Мәскәү өлкәсе чыкты. "Хәзер май, шушы территория, "йорт" төбәге җиңде, августта "йорт" иле җиңсен", - дигән теләктә калды Роберт Уразов.

Конкурсантлар 20-24 май көннәрендә чемпионатта 92 компетенция буенча көч сынашты. Юниорлар осталыгын 48 компетенциядә күрсәтте. "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "сантехника һәм җылыту", "столяр эше", "электромонтаж" компетенцияләрендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Илкүләм чемпионат финалын ябу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.

Фото: Владимир Васильев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: