Проза
-
23 апрель 2026 - 09:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
«Кунак» тыкрыкка борылды. Тимер капкалы йорт... Күмәк хуҗалыкларның кодрәтле чагы! Хуҗалары – дөнья кендеге. Аларның өе биек, өйрәсе – куе. «Әгәренки перси ат караучы яки дә сыер савучы кебек ярлы яшәсә, халык аны санламый». Фельетон героеның фәлсәфәсе. Сыбызгысын шәп сызгырткан иде абзаң. -
22 апрель 2026 - 17:00
Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы (хикәя)
Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде... Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча җыйдыммыни мин?! -
22 апрель 2026 - 13:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче- тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык... -
21 апрель 2026 - 17:00
Абитуриентлар (хикәя)
Әй, җаныкаем, хәзер институтка керүләре! Аны бер Алла да үзебез генә беләбез инде. Узган ел керәлмәдек без. Галимҗан Сабирович белән дә сөйләшеп куйган идек канә. Имтихан вакытында чирләп китте, гөнаһ шомлыгы... -
21 апрель 2026 - 13:00
«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повесть)
Әнисе инәлә... Бу тавышны кабат-кабат ишетер өчен әллә ниләр бирер иде Галишан! «Исән, әни, исән...» Ул йодрыгы белән яшь элпәсе каплаган күзен угалады. Хәрәкәт туктамаган, урам әүвәлгечә гөжли. Оят, валлаһи! -
20 апрель 2026 - 17:00
Нәзифә (повесть)
Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир? -
20 апрель 2026 - 09:00
Яугирә
– Алаяк, дим, Алаяк, җүләрләнмә, Силки мәлик алдында мине генә вәгъдәсезгә калдырасың бит, – дип, Бану бикәч чабышкылар сафыннан читкә каерылган җәбә-толпарын тыймак булып, ничек кенә тезгенен тарткаламасын, чаптар баш бирмәде. Әллә нишләде ул, әйтерсең лә, кыргый колан, туктаусыз пошкырына, ике ыргымның берсендә арт санын сикертеп куя, абынып-сөртенеп тә киткәли, кыланышын һич аңламассың. -
19 апрель 2026 - 17:00
Килмешәк (ахыры)
– Мин әйткән иде диярсез, урыны җәннәт түрләрендә Әлифтинәнең. Аллаһу әкбәр... – диде абыстай телен чак әйләндереп. Шул сүзләрдән соң минут үттеме-юкмы, кинәт бар тәне көзән җыергандай тартышып куйды һәм ниндидер җайсыз халәттә катып калды... -
19 апрель 2026 - 09:00
Килмешәк (дәвамы)
– Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык. -
18 апрель 2026 - 13:00
Гайшә әби бәхете (хикәя)
– Менә, – диде ул һәм, ничектер кирәксез бер әйберне ыргыткандай итеп, әнисенең урын-җиренә кечкенә генә бер бала китереп салды. – Һаман ялгызың гына яшәгәнче, үзеңә иптәш булыр дип алып кайттым. Кирәк булса, үстерерсең, кирәкмәсә, балалар йортына илтеп бирәм... -
18 апрель 2026 - 09:00
Килмешәк (бәян)
Авыл халкы чуваш хатыны Алевтинаны бер күрүдән яратмады. Алевтинага тискәре карашы йомшармады, отыры көчәя генә барды. Барысына Хөснетдин карт гаепле булды. -
17 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Солтан бу бер-ике елда артистлар, җырчылар белән эшләү һәм музыкаль әсәрләргә инструментовка ясау буенча беркадәр тәҗрибә тупларга өлгергән иде. Әлмөхәммәтовның әле һаман опера язу турында хыялланып йөрүенә тискәре җавап бирмәде. -
16 апрель 2026 - 09:00
Саташкан кәккүк (романның дәвамы)
Алгы ишектән бүлмәгә самавыр тоткан ир белән кош теле һәм пәрәмәчләр салынган тәлинкәләр күтәреп, әлеге шул Нәфисә атлы хатын килеп чыкты. Ир дигәне Фатих Әмирханның энесе Ибраһим иде. -
13 апрель 2026 - 13:00
И БАЛАМ... (хикәя)
...Ул ничек булганын абайламый да калды: күз ачып йомганчы машина аны бәреп екты, карт аста калды. Алгы тәгәрмәч сул аягы өстеннән чыкты (аягында калын табанлы үзебезнең «Спартак» ботинкасы иде, шул турыдан). Ярый әле, машина туктады. Аякларын машина астыннан чыгарды, уңга таба, читкәрәк алды. Аяз көнне яшен суктымыни – әле ни булганын да аңышмый. Оныгы машинаның алгы ягыннан аның янына килде. Йөзе киеренке, тавышы ишетелер- ишетелмәс, үзе каушаган, калтырана. – Ай бабай... – И балам, бабаңны таптаттың бит... -
12 апрель 2026 - 09:00
Тәрәзәләр (бәян)
Әтисе үлгәндә аңа дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды...