Рәфикъ Юныс "Үлми телләр" шигырен укый

Үле телләр... Кем үтергән? Нинди сугыш коралы? Бәлки инде безнең тел дә Төзәлмәслек яралы?! Үлми телләр. Яши алар Сүзлекләргә сарылып. Яши кабер ташларында, Үткәннәрне сагынып. Җилпенергә әзер килеш Көтәләр сүз-канатлар. Берәр галим, исе китеп, Ул сүзләрне кабатлар... Телләр үлми. Үлә бары Телен җуйган халыклар.

1982

https://www.youtube.com/watch?v=vvweLxtA3iQ

 

Фото / Видео: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: