Җавап

Үзгәрмәдең, димә, нык үзгәрдем. Үзгәрделәр йөзем, күзләрем. Көзгедәге чагылышым аша Танымый да торам үзләрен. Чапкан аргамакны туктатырлык Карашларым талгын, сүрәннәр. Очып кына йөргән адымнар да, Акрын-салмак көйгә көйләнгән. Хисләр ярсулыгы тынып калган, Зирәклекме инде юл алган. Үзгәрмәдең, димә, мең үзгәрдем, Үзгәртә ул дөнья, бел, балам! https://www.youtube.com/watch?v=-Kp89orTQnU

Видео: Рәзилә Хәйретдинова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: