Логотип Казан Утлары
Укучы сүзе

Сезгә олы хөрмәт белән даими укучыгыз хат яза

Бер гасыр инде халкыбызга хезмәт куючы, аң-белем таратучы, халкыбызның тирән тарихын, бөек шәхесләрләребезне барлаучы, аларның бай иҗатларын, тиңсез хезмәтләрен, гыйбрәтле гомер юлларын безгә җиткерүче кадерле, дәрәҗәле, бай эчтәлекле, олпат язучыларыбыз кебек мәртәбәле журналыбызга ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә.

Хөрмәтле «Казан утлары» редакциясе!

Сезгә олы хөрмәт белән даими укучыгыз хат яза. Бер гасыр инде халкыбызга хезмәт куючы, аң-белем таратучы, халкыбызның тирән тарихын, бөек шәхесләрләребезне барлаучы, аларның бай иҗатларын, тиңсез хезмәтләрен, гыйбрәтле гомер юлларын безгә җиткерүче кадерле, дәрәҗәле, бай эчтәлекле, олпат язучыларыбыз кебек мәртәбәле журналыбызга ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә.

Быел журналның сигезенче санында Марсель ага Галиевның «Күңел кушуы» дигән  язмасында «Ни кызганыч, бу гасырда инде кулга каләм-кәгазь алып, сырлап-чуклап хат язулар бөтенләй бетәр, ахрысы» дигән юллары искә төште. Әйе, тирән эчтәлекле, матур итеп хатлар язу гадәте югалып бара, хатларны хәзер компьютерда җыябыз. Телефонда котлаулар язу да юкка чыгып бара, тиз генә «әзер» котлауны бер-береңә күчереп җибәрү гадәте модада. Бик кызганыч, әлбәттә. Ә нинди җылылык ул хатларда. Марсель ага Галиевның «Хатлар яздым утырып» дигән рубрикасындагы хатлар укып туйгысыз! Хатлар язу-алу заманында тәрбияләнеп үстек без. Әтием хатларны бик матур итеп яза иде. Туганнары «Хәмзәдән килгән хатларны укып туеп булмый, анда нигез җылысы да, яшьлек тә, авылдашлар да... туган якларга кайтып килгән кебек булабыз», – дия иделәр.

Яраткан журналыма булган хисләремне хат аша юлларга булдым әле.

Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле «Казан утлары» журналы редакциясе! Рөстәм Госман улы җитәкчелегендә искиткеч саллы хезмәт куясыз. Журналның традициясенә тугры булып, яңача яшәүдән дә артта калмыйсыз. Кечкенә чакта да әти-әниләрдән соң, чират буенча укый идем, инде үзем урта яшькә җитеп киләм, һәр саныгызны яратып укыйм, көтеп алам. Журналны кулга алып, һәр битен актарып, үз иткән рубрикаларыннан башлап ахырына җитәм.

Журналның һәр санында яңа әсәрләргә дә, тарихи фактларга да, шигърияткә дә, фәнни күзәтүләргә дә, ихлас хатларга да, җылы тарихи фотоларга да һәм иң мөһиме – халкыбызның бөек шәхесләрен төрле яклап ачуга, аларның иҗатын, хезмәтләрен танытуга зур урын бирәсез. Бүгенге көн иҗатчыларын, тарихчыларны, галимнәребезне, читтә яшәүче милләттәшләребезне дә, төрки халыклар иҗатын да барлыйсыз.

Мисал өчен быелгы саннарга әз генә күзәтү ясасаң да, күп кенә әсәрләрне атап китәр идем. Марат ага Әмирхановның тарихи «Яугирә»се безне ерак тамырларыбызга алып кереп китте, Хисаметдин ага Исмәгыйлев «Таш түккән – сихри боҗра»сы белән бүгенге заман афәтләрен ачып салды. Асия апа Юнысова ихлас бәяннары белән җаннарны кузгатты. Илдус ага Заһидуллинның тарихка күзәтүләре бик бай һәм бик кирәкле.

Менә журналның 7, 8 һәм 9нчы саннарында Рафис ага Корбанның «Артык кешеләр» исемле роман-эссесы дөнья күрде. Татар музыкасына нигез салучы олы талант иясе, бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевкә багышлап язылган әсәрдә күпме язмыш, күпме тарихыбыз урын алган. Рафис агага китап укучылар исеменнән олы рәхмәтләрем! Аның алдагы елларда журнал битләрендә бастырылган, халкыбызның бөек шагыйре, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап язылган «Ватан» романы да искиткеч гыйбрәтле әсәр иде.

Журнал язучыларыбызның тәүге әсәрләрен биреп бара, яңа исемнәр ача.

Журнал уйландыра. Тарих чоңгылларына чумдырып, җанны сызландыра. Хакыйкатьне ача… Әрнетә. Тарих кабатланышын күрсәтә.

Мин журналда бирелгән күп материалны мәктәп программасына кертер идем. Балалар үз тарихыбызны белергә тиеш.

Яраткан һәм олпат шагыйребез, «Казан утлары»нда чирек гасырга якын баш мөхәррир вазифасын башкарган Равил ага Фәйзуллинның 80 яшьлеге уңаеннан журнал битләрендә «И Казансу!..» дигән шигыре урын алды. Андагы «Идел суына кушылып, тоташасың диңгезгә. Син – чишмә дә, син – инеш тә, дәрья дә син безгә! И Казансу, Казансу!» дигән юллары журналга карата да туры килә кебек. Илебез, дөнья тарихында татар халкының тоткан урынын билгеләүче, тарихын гәүдәләндерүче, дәрәҗәсен билгеләүче, горурлык хисләре тудыручы, тарихны төшендерүче журналыбыз турында «И Казан утлары, Казан утлары!» диясе килә.

Рәхмәт Сезгә! Иҗади уңышлар!
 

Олы хөрмәт белән, Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА

Казан
 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев