Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Яшә, "Казан утлары"!

Милләт өчен тырышып, яшәртәсең Казанны!

«Казан утлары» журналына

Яшәсәк тә чит илләрдә,

Сибелеп без чит җирләрдә,

Юлдаш булдың һәр җирдә,

Сердәш булдың син безгә,

Яшә, «Казан утлары»!

Гореф-гадәт, телне дә,

Әдәбият, динне дә,

Милләтебез язмышын,

Аңлаталдың син безгә,

Яшә, «Казан утлары»!

Милләт өчен көрәштең

Гасыр буе, арымый,

Ышанамын мин сиңа,

Барырсың һич туктамый,

Яшә, «Казан утлары»!

Сайлап менеп толпарны,

Саклап таза каннарны,

Милләт өчен тырышып,

Яшәртәсең Казанны,

Яшә, «Казан утлары»!    

 

Гыйззәтулла Хәсән, Кытай республикасы Шенҗаң-Уйгыр автоном районы, Элә өлкәсе

Фото:

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев