Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Уңтәпи, султәпи

Менә шулай була ул: бер чыкмасын яман атың... Мактанчыклык та, кирелек тә юньлегә илтми икән.

Борын-борын заманда түгел, инде менә хәзерге заманда яшәгән ди бер пар чаңгы. Берсенең исеме – Уңтәпи, икенчесенеке Султәпи ди. Уңтәпи бик кире булган, ә Султәпи – бик мактанчык. Наил исемле малай аларның хуҗалары икән.

Менә бервакыт Султәпи мактана башлаган: «Син, Уңтәпи, мин булмасам, беркем түгелсең, гел бер якка каерасың», – дигән. Уңтәпи эчтән генә: «Күрсәтәм әле мин сиңа», – дип уйлаган, ләкин кычкырып әйтмәгән.

Көннәрдән бер көнне аларның хуҗалары Наил тауга чаңгы шуарга барырга уйлаган. Чаңгыларны җилкәсенә салган да чыгып киткән. Тауга җиткәч, Наил шуып төшмәкче булган. Киребеткән Уңтәпи гел бер якка каера, юньләп шумый, өстерәлә икән. Султәпи дә, хуҗа Наил дә тәмам арыган. «Рәхәтләнеп шуып та булмады инде», – дип, Наил өйгә кайтып киткән. Ул чаңгыларны сарайга терәтеп куйган да, чанасын өстерәп, тауга юнәлгән.

Уңтәпи белән Султәпи көне-төне шунда терәлеп басып торганнар. Җилдә буяулары кубып беткән, беркемгә дә кирәкләре калмаган.

Менә шулай була ул: бер чыкмасын яман атың... Мактанчыклык та, кирелек тә юньлегә илтми икән.

Шуның белән әкият тә бетте, Наил исемле малай да йоклап китте...

Илгәзия ӘГЪЛӘМОВА,

Кукмара 4 нче урта мәктәбенең

3 нче сыйныф укучысы

 

"КУ" 08, 2018

Фото: pixabay

Теги: әкият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев