Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Тукай кабере алдында

Сагынып искә алам каберең алдында...

Казанга кайтам да

Барам мин кабергә.

Догамны багышлыйм

Тез чүгеп кабердә.

 

Сүзләрең күңелдә,

Ятлана бары да.

Сагынып искә алам

Каберең алдында.

 

Сагынам һәр таңда,

Чын тарих алдымда.

Баш ия һәр татар

Каберең алдында.

 

Сакландың һәр җирдә

Күңелнең түрендә.

Өзелмәс җыр булып

Җырландың күңелдә.

 

Яшисең мәңгегә,

Татар бар һәр җирдә.

«Туган тел» шигырең

Әйләнде гимнга.

 

Халкымның газизе,

Мин синнән нур алам.

Тукайлы халык, дип,

Һәр җирдә мактанам.  

 

Гыйззәтулла Хәсән, Кытай республикасы

Шенҗаң-Уйгыр автоном районы, Элә өлкәсе

Фото: Александр Эшкинин

Теги: укучыларыбыз иҗаты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев