Сугыш чоры балалары монологы

Дәү санап, син җиргә бастырдың

Яраткан бәләкәй улыңны,

«Терәк бул әнкәңә», – дидең дә,

Нык итеп кыстың уң кулымны.

 

Сугышның эчендә булсаң да,

Гүя гел көч өстәп янымда

Торасың шикелле күзәтеп,

Әйтәсең гүяки: «Абынма!»

 

Мин таш та кисәрмен, әтием,

Җиңүне тизләтү хакына.

Көн саен бер карыш үсәрмен,

Тизрәк яныма кайт кына.

 

Тик синең хатың да бик сирәк,

Төшкә дә кермисең елмаеп.

Сагындым, шулкадәр сагындым,

Йөримен баш иеп, моңаеп.

 

Мин камыт кидерә алмадым

Сукага чыгасы сыерга.

Сыртына чыбыркы тидерсәм,

Әйтерсең, ярамнан кан чыга...

 

Көзләрдә игенне урганда,

Тәпигә кадала камылы.

Бер башак коелып калса да,

Корытырлар нәселең тамырын...

 

Бер кайтып башымнан сыйпасаң,

Бер атна иписез түзәрмен!

Әтиле яшьтәшләр янында

Кимсенеп өзелә үзәгем.

 

Әнием ышана, кайтыр дип,

Узып шул дәһшәтле ут аша.

Аны да тормышка ялгаган

Шул өмет яшәтә, эшләтә.

 

Ул түзә барсына теш кысып,

Иңдә – йөк, уенда – син генә.

Ирләре терәген югалткан

Әнидәй, хатыннар тилмерә.

 

Урактан бушамый әнинең

Сеңлемне тирбәтер куллары.

Аяз көн туса да, нигәдер,

Бик шомлы басу-кыр юллары.

 

Яшь кала әтидән ир бала,

Дөньяда давыллар купты исә.

Ятимлек ачысын басалмас

Бәйрәмнәр йөз түгел, мең килсә.

 

Яз саен балкыган гөлләргә

Ягылган гүя кан тамчысы.

«Онытма!» «Онытма!» дип җанга

Суга күк тарихның камчысы...

 

Фәридә Шакирова,

Татарстан, Балтач районы

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: