Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Сөю булса

Сөю – җәннәт...

Сөю – дару,

Сөю – шифа,

Сөю булса арада.

Сөю – саулык,

Сөю – шатлык,

Сөю булса һәркемдә.

Сөю – рәхәт,

Сөю – җәннәт,

Сөю булса чын-чыннан.

Сөю – байлык,

Сөю – барлык,

Сөя белгән кешегә.  

Гыйззәтулла ХӘСӘН,

Кытай республикасы Шенҗаң-Уйгыр автоном районы, Элә өлкәсе

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев