Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Соң инде...

Сөю бакчасына былбыл соңлап килде – былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ! Соң инде...

Язлар иле: чәчкә-гөлләр назда иде,

Саба җиле ал чәчкәне назлап сөйде.

Сөю бакчасына былбыл соңлап килде –

Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ!

Соң инде.

 

Кар сулары, гөрләвекнең шат җырлары,

Керфекләренә чәчкәнең сибелә моңы:

Моңсу, тирән күзләрендә кичәр чорны –

Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ!

Соң инде.

 

Көзге ачы җилләр ярсып яфрак коя,

Сары яфрак бураннары – эзләр җуя.

Күчмә кошлар: тавышлары сагыш җыя –

Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз... аһ!

Соң инде.

 

Наҗия Саттарова. Арча

 

"КУ" 4, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев