Сак бул!

Сак бул син, Кеше,
Югалтма җирне,
Кояшка бир син
Һәр иртә сәлам.
Югалтма Җирне,
Сакла син, адәм:
Бу синең йортың –
Йолдызлы галәм.
Нигә ул җәннәт,
Җир тәмуг булгач,
Адәм күзенә
Кара кан тулгач?!
Аналар күзен
Канлы яшь югач,
Нигә ул җәннәт,
Җир һәлак булгач?..
Флера Гатина. Казан шәһәре
"КУ" 9, 2020
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз