Ни чәчсәң... (хикәя)
«Безнекеләрне авылдан сөргәч, әткәйне хәтерлим әле, өй артына чыгып, үзе утырткан шомыртка сөялеп елады. Аның холкын беләсең, коры иде...»
Көтү кайткан чакта, үзе инде күптән мал тотмаса да, Гариф капка төбенә чыгып утырырга гадәтләнгән иде. Бу юлы да үткән-сүткән бала-чагага сәлам биреп, кемнең сарыгы кайтмый калганын карап утырырга иде исәбе. Нишләсен, искә төшсә, хәзер дә ачуы кузгала, җаны әрни. Әле болай эшсез утырыр чагымыни аның?! Менә элек колхоз булганда Гариф яшендәгеләрне бер дә исәптән алмыйлар иде. Төнге каравылгамы, трактор-мазар ремонтларгамы — чакырып кына торалар иде. Председатель үзе килеп хәбәрләшә иде. Юк бит, вакыты коргыры, нинди заман китте. Имеш, колхозлар кирәкми. Анау тиклем халыкны ни белән туйдырмак кирәк? Ил башлыкларына әйтер идем сүз. Чит ил тауары белән тулды кибет. Күмәчне дә китереп кенә торалар. Их, элек, КА-700 арбасы белән төяп алып кайтырлар иде онны, өй борынча капчык-капчык таратып йөрерләр иде, үзе бер бәйрәм. Ирмен дигән ирнең дәрәҗәсе шунда күренә инде. Кемдер капчык белән бергә коелып кала, аягында да басып тора алмый. Ул чакта эчә дә белделәр, җир җимертеп эшли дә белделәр. Хәзер монау, тьфү, ир исеме күтәреп йөргән әлкәшләрне ничек җир күтәрә? Эшләү юк, гаилә кору юк, тик тагылышып, эчү ягын гына карыйлар. Гарифның пенсия алган көнен каравыллап торалар сыман, хәзер кереп тә җитәләр. Йөз тәңкә биреп тор, имеш. Ниең белән түлисең аны — сүгеп чыгара үзләрен. Карчыгы сөйләнә, кызгана, имеш, шуларны. Кызганырмын мин, эт ялкауларын. Әлеге дә баягы колхоз булганда, эш тә җитә иде, авыл да ямьле иде. Хәер, эшлим дигәннәре хәзер дә аның читкә китеп йөреп кайталар. Нәрсә дисәң дә, чит — чит инде, хатын ялгыз, балалар ятим сыман. Берең тегендә, берең монда — шул да булдымы тормыш, өч көнлек дөньяда. Колхоз чагында бит кеше баш күтәрми эшли иде, хәзер азды халык, эшсезлектән интегә. Их, шундый көч куеп тергезгән, күтәргән колхоз берничә ел эчендә юкка чыкты да куйды. Ындыр ягына чыкса бөтенләй йөрәге кысыла. Андагы таш абзарлар бөтенләй җимерелеп утыра. Берничә карт, мәчеткә җыелышканда, йөрәкләрен аз-маз басып, заманны сүккән булалар да, шул, вәссәлам.
Таный алмый карап-карап торгач, аптырап китте. Ике-өч өй аша яшәгән йөзьяшәр Сәйфулла карт чыккан икән таягына таянып. Ничә яшьтә булуын үзе дә белми бугай. Йөз тулып үткән, һаман исән, кәлтерләп булса да үз аягында йөри. Заманында бик әтчәйни кеше булып, ике сугышны кичкән, диләр. Гариф үзенә сердәш табылганга куанып, әкрен атлап, Сәйфулла карт янына китте. Колагы ишетә микән, таныр микән, күрешмәгәнгә дә байтак булган. Таягына таянып, селкенмичә дә утырган карт кемдер килгәнен шәйләде бугай, башын борды. Сәламгә каршы: «Нихәл?» — дип эндәште.
Сөйләшергә кеше табылуга сөенгәндәй, Гариф азрак зарланасы итте. Үзенең уйларын җан ачысы белән сөйләгәндә, Сәйфулла картның аны аңлавы, ишетүе икеле булса да, бер башлагач, әллә кай заманнарны чокып чыгарып, үткәннәрнең йомгагын сүтте дә сүтте. Кичке эңгер тарткан, берара салкынча да булып китте. Шулвакыт аның әңгәмәдәше телгә килде. Баксаң, тыңлап утырган. Гөрселдәп, кайдандыр тамак төбеннән чыккан тавыш белән әйтеп салды:
– Безнекеләрне авылдан сөргәч, әткәйне хәтерлим әле, өй артына чыгып, үзе утырткан шомыртка сөялеп елады. Аның холкын беләсең, коры иде, шула-ай...
Телсез-өнсез калган Гариф:
– Әй-е, Гайфулла байны елатырлык булгач, булган икән хәлләр, — дип кенә әйтә алды.
Ә Сәйфулла карт, Гарифның яралы йөрәгенә тоз сипкәндәй, дәвам итте:
– Синең атаң, мәрхүм, йөргән иде, яңаны төзибез, дип.
Шулвакыт картның оныгы чыгып, аны алып кереп китте.
Шулай икән, дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса, дигәннәр борынгылар. Менә бит ничек. Гариф колхоз елларын сагынып, хәзерге көнне сүгеп утыра. Ә кайчандыр, авылның беренче бае Гайфулла сөргенгә куылганда, ниләр уйламады икән?!
Шул чагында Гариф бөтен җаны, зиһене белән үткәннәргә кайткандай булды. Уйлап кына кара: бар мөлкәтеңне, кара тир түгеп җыйган малыңны кемнәргәдер чыгар да тоттыр. Менә хәзер Гариф үзен шул Гайфулла бай урынында хис итте. Ничек, ә! Уйлап та булмый. Ә үзләрен сорап-нитеп тормый чит-ят җирләргә куалап җибәрделәр. Аларның кечкенә-кечкенә балалары белән ат арбасында утыруларын әбисе кызганып сөйли иде бит. Күбесе шул чит-ят якларда үлеп тә калды. Менә шушы авылда туып-үскән, шушы суны эчеп, шушы сукмаклардан йөргән авылдашлар. Әллә алар сагынмаганмы? Туып-үскән ата-баба нигезен ташлап кит, имеш. Гариф үзе читтә бер көн дә түзә алмый, авылын юксына башлый.
...Авылның менә дигән, әллә кайдан күренеп торган манарасын кистеләр. Ул чактагы мәхшәр, ул чактагы каргыш... Авыл бетми, корымый нишләсен... Урам буйлап китсәң, ике йортның берсе буш.
Бөтенләй хәлсез булып, үз уйларына үзе буталып, өенә ничек кереп ятканын да тоймады Гариф. Карчыгы чәйгә дәште, анда да кузгалмады. Төнозын әллә йоклады, әллә саташты. Кемнәрнедер куалады, кемнәргәдер рәнҗеде. Шуннан соң ничектер сеңеп, уйчанланып калды. Аның болай сөмсере коелып йөргәненә
карчыгы хафалана да башлаган иде.
Бер иртәне ул, ниндидер карарга килгәндәй, җигүле ат җитәкләп кайтып керде. «Кырларны бер әйләним әле», — диде ул сораулы караш ташлаган карчыгына. Арбага көрәк белән чиләк тә салды.
Гариф, олы юлдан уңга кереп киткән ат юлына төшеп, бахбайны әкрен генә атлатып бара башлады. Дөрес чыккан, биек үлән арасында чокыр ише урынны тапты. Иелеп караса, аның әле ишелмәсен дип өелгән ташлары да исән иде. Тик өстенә салган тимерен генә кубарып алганнар. Бу — Ханнан коесы иде, кайчандыр аның бабасы казыган кое; колхоз елларында аның суы бер дә корымады. Суы тәмле иде шул. Озак уйлап тормыйча, Гариф эшкә кереште. Чиләк белән баз эчендәге җирне чыгарды. Тик аңа торган саен авыррак була башлады, чөнки җиргә үк ятып эшләргә кирәк иде. Ул, бераз хәл алырга дип, арбасы янына килде. Тугарылган ат рәхәтләнеп печән ашый. Көн кызулана төшеп, кигәвеннәр дә күбәйгән. Гариф карт карчыгы салган төенчекне чишеп җибәрде. Алмаска иткән иде, менә бит, бик кирәкте әле. Рәхәтләнеп әйрән эчте.
Менә берзаман, рәхмәт төшкере, аның янына сәпиткә атланып ике малай килә иде. «Гариф бабай, исәнмесез», — дип кычкырып исәнләшкәнен шундук таныды — күрше Илдус малае Хәйдәр икән, әтисенеке кебек почык борынлы.
Ә икенчесе бер дә күргән бала түгел; хәер, җәйгә ялга кайтканнар азмы...
– Бабай, ә син нишлисең? — дип, килеп туктауга сорау да яудыра башлады Хәйдәр.
– Менә, кое казыйм, — диде карт. Малайларның күзләрендә очкын
кабынды.
– Бабай, без дә казыйк әле, — дип, Хәйдәр көрәккә үк ябышты. Малайлар белән булгач, эш худка китте. Иптәше шәһәр малае булса да, ул да җиң сызганып тотынды. Җир дым гына иде, ләкин күпме генә булашмасыннар, су чыгарга ашыкмады. Иртәгә тагын килергә булдылар. Гариф карт берничә кордашына да әйтергә уйлады, малайлар да иптәшләрен алып киләбез, диде. Хәзергә, сәпитләрен арбага җилләп, малайлар икесе дә Гариф карт янына чүмәштеләр. Ә ул күз карашын еракка төбәгән килеш, үзе белгән-күргәннәрен юл буенча малайларга сөйләп кайтты. «Бу оланнар үсеп җитеп, үткәннәрен искә төшергәндә, йөрәкләре
әрнемәсен, үкенерлек булмасын иде, — дигән фикергә килгән иде Гариф карт.
— Яңаны төзегәндә, искене җимерергә кирәкми икән ул...»
Рушания Нигъмәтуллина
Оренбург өлкәсе Саракташ районы Колчым авылы
"КУ" 03, 2016
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев