Укучыларыбыз иҗаты
Лачын
Йә Ходай, бирсәңче түземне...
Күкләрдә мин ачам күземне.
Авыр моң биләгән үземне:
Әйтерсең, бар зарын төянеп
Ияргән кешелек җисеме.
– Йә Ходай, бирсәңче түземне...
Үрләргә атылып, бер лачын
Тәкъдирләр очына эз элә.
Аннан да югары, күпердә
Чылбырдай чиратлар тезелә.
– Һәм кинәт бер буын өзелә...
И лачын, бул соңгы канатым,
Үткәндә мәңгелек арасын.
Күңелем зарыккан җаннарга
Тагын бер хәерен таратсын.
– Кем белә, кем кая барасын...
Кемнедер гөнаһтан аралап,
Бәхилләп калырга дучар мин.
Һәм шунда, яңа җан каршылап,
Һавада әйләнеп очармын. –
Яратып, Җир шарын кочармын...
"КУ" 6, 2016
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев