Хәтер

Безгә хәтер юкка бирелмәгән,

Ялгышларын күрик үткәннең.

Без онытмыйк, сугыш елларының

Бик күпләрне ятим иткәнен.

Тормыш юлын дөрес итеп үрик,

Хаталансак, аны төзәтик.

Тынычлыкта гына яшик, дуслар,

Уйларны да хәтта үзгәртик...

 

Фазылҗан Алиуллов.

Уляновск өлкәсе, Чердаклы районы, Үрән авылы

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: