Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Гайбәт түгел, гыйбрәт (хикәя)

Сабые изрәп йоклый, өшемәгәнме дип, иелеп, кулларын тотып карый Ләйсән. Беренче бала булгач, бик тәҗрибәсе дә юк, күп вакыт, әнием янымда булса, өйрәтер иде  дип, уфтанып та куя...

Бәләкәй шәһәрдә туып үскәнгәме, зур шәһәрнең шау-шуын, үзе өчен анда яшәүнең мәгънәсен һич аңлый алмый Ләйсән. Әкият геройлары кебек тезелгән таш йортлар арасыннан ашыга-ашыга чабасың да чабасың. Синең арттан тезелеп калган ул йортлар сиңа берни искәртми, берни сөйләми. Шул йортлардан бер нәрсәсе белән аерылып тормасалар да, туган шәһәрендәге йортларның һәркайсында сиңа гына билгеле булган бер тарих яши, алар арасыннан баргандаатлаган саен як-ягыңа каранып, ваемсыз бала һәм үсмер чагың сулышын тоеп атлыйсың. Бу йортта туып үскәнсең, монсында - балалар бакчасы, менә бу сукмактан  синең алда торган матур бинага, беренче сыйныфка укырга баргансыңТугыз катлы йорт синең беренче мәхәббәтеңнең серләрен саклый, аның артында үскән зифа каен  беренче үбешү сәбәпчесе.

Бер танышыңны очратмассың. Ана телендә сөйләшеп барган җан иясен ишетсәң, гаҗәпләнүеңнән туксан градуска борылып карап, кем булуына карамастан шатлыгыңнан кочаклап та алырга әзерсеңШәһәрдә туып үсеп, рус мәктәбендә белем алса да, татарча яхшы аңлый Ләйсән, матур итеп сөйләшә. Газиз әнисенең тәрбия җимеше бу. «Ишектән керү белән башка телләрне онытыгыз!» - дия иде әниләре катгый итепӘнисенең назлы итеп «хәерле иртә, кошчыгым» дип йокыдан уятуын әле дә юксына Ләйсән. Очты шул кошчыгы, бик еракка очты, үз язмышын зләп очты.

Ләйсән тормышка чыгып, беренче оныгы тугач, нәселебезне, телебезне дәвам итүче туды дип, бик сөенгән иде әнкәсе. Канәгатьсезлек белдереп, вата-җимерә ана телендә сөйләшкән кияүенә дә тиз җавабын тапты әнкәсе. «Туган ана телеңне белмәү – гөнаһ ул. Ана теле җан белән бергә ярала, шуңа да ана телен җаныңны саклаган кебек сакларга кирәк. Телен югалткан - җаны сызлаган кеше кебек, гомере буена үлми дә, терелми дә яши». Телгә бик тәвәккәл шул аның әнисе. Кадерлесенең үзенә генә хас тагын бер гадәте бар: сөйләшәкәндә әңгәмәсенең азагын татар халык макәльләре белән ныгытып куя. Бу юлы да аптырап калмады:  «Кияү, улың үсеп, әтием ник син миңа газиз ана телемне өйрәтмәдең дисә, нишләрсең? Күреп торасың, соңгы вакытта тормышта нинди генә үзгәрешләр булмады... Динебез кайтты, Аллагһка шөкер, мәчетләребездә хәзер гел яшьләр, телебез дә кадерләнәчәк Аллаһ бирса, күрерсең! Уйлан кияү, беррәттән үзең дә өйрәнерсең, дөнья - куласа,  әйләнә дә бер баса, диләр бит».

Уллары тугач, фатирларын зурайтып, иренә яхшы эш урыны булган, икенче шәһәргә күченделәр Ләйсәннәр. Кергәндә дә, чыкканда да бер таныш җан иясен очратмассың, һәрвакыт подъезд төбендә утырган ике әбидән башка берәү дә яшәмидер кебек монда. Ләйсән аларны русчалап сәләмли, алар да аңа сынаулы карап, баш кагып, пышылдап кына  җавап бирә.

Һәр көндәгечә, бүген дә улы белән саф һавада йөреп кайтып килешләре. Сабые изрәп йоклый, өшемәгәнме дип, иелеп, кулларын тотып карый Ләйсән. Беренче бала булгач, бик тәҗрибәсе дә юк, күп вакыт, әнием янымда булса, өйрәтер иде  дип, уфтанып та куя. Оныгына ана телендә бишек җырларын җырлап, әкиятләрен сөйләп куаныр иде әнкәсе. Серләшерләр иде икесе туйганчы. Ире көн буе эштә,  кайта да, тизрәк ял итү ягын карый, сөйләшергә дә онытырсың болай. Фатирында көн буена «Юлдаш» сөйли сөйләвен, ул бит сиңа кирәкне генә сөйләми, үзенекен сөйли.

Ерак түгел генә ишетелгән таныш авазлар Ләйсәнне уйларыннан арындырды. Күтәрелеп караса, һәрвакыт подъезд төбендә утыра торган теге ике карчык  рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утыралар. Ләйсәннең тиз генә йөгереп барып, артларыннан кочып аласы килде аларны, кыенсынып, туктап калды, шулай да нәрсә сөйлиләр икән дип, әңгәмәләренә колак салды.

- Гайбәт түгел, гыйбрәт булсын инде, - дип дәвам итте сүзен, мөселман хатын-кызлары кебек бар җирен каплап ак яулык бәйләгән калкуырак гәүдәлесе.

- Шулай, шулай, үзебездә дә балалар бар, Ходай сакласын инде. Теге алтынчы каттагы Соня  у татар всегда детей бросают дип әйтә ди. Үзләрен белсеннәр, теге подъездагы Зөлфиянең кызы барган ирнең хатыны урыс милләтеннән түгелмени.. Хәзер бөтенләй юкка чыкты. Ярый Зөлфия кызын  вакытында эләктереп калды ире. Теге сабый «мама, ты хорошая не бросай меня» дип кычкырып елый икән, урамга да ансыз чыга алмый  кызым, дип сөйләде Зөлфия.

- Һе, ярый инде, алай мәхәббәтле күренгәч, күпләр уртак тел таба алмыйлар бит балалары белән. Зөлфия кызын да әйтәм, аңа да бик әйбәт булган, мескен бала үсмер көе генә теге юньсез, өч хәрефле чир белән чирләде бит, исән калды калуын, бала таба алмас дигәннәр иде аны, шулай булды да, кияүгә дә чыкмады балакаем.

- Ходай ташламаса бар да булла. Теге сабыйның  әтисе дә алкашка әйләнеп бара иде, аны да кулга алды бугай Зөлфия кызы. Хәзер, әнә,  эчеп йөргәне дә күренми.

- Шула-а-а-ай, - дип сузды ак яулыклы әби. - Гөлнисаның нәрсә, үз йортында, кечкенәдән үзе карашып үстергән балалары, үз каны,  хәзер «опекун оформит иткәч», өч балага ишеп акчасын ала, карый инде ул аларны, үстерә. Тазалыгы гына булсын, шунысы «җәлкә» - үз кызы гына юлдан язган, анысы менә «җәлкә»!

- Бала-чага үсә ул, - дип эләктереп алды күршесе. Аптырыйм, кайда үскән ул юньсез кыз, балаларның әнисен әйтүем. Әтисе дә менә дигән, әнисе  оҗмах кошы инде менә, аптырарсың, сугышып-талашып та яшәмәделәр, шаклар катам инде менә, шаклар катам, язмыштыр инде, күрәсең, язмыштыр…

Кеше сөйләшкәнне тыңлап тору килешмәсә дә, кереп китәргә ашыкмады Ләйсән. Кешеләрен белмәгәч, ишеткән язмышлар аяныч булса да, кемне сөйләүләре мөһим түгел иде аңа. Карчыкларның яңалыклары бетәсе түгел, берсеннән берсе уздырып сөйлиләр дә сөйлиләр. Нәкъ әнисе сөйләгәндәге  кебек, гайбәт түгел, гыйбрәт булсын дип, кат-кат  кушып та җибәрәләр. Әгәр дә мин монда күптәннән яшәгән булсам, минем язмышымны ничегрәк тасфирлар иде микән бу карчыклар, дигән уй сызып узды Ләйсәнне.

И-и-и, мескен бала! Күпмерәк йөрде авырга узалмый, әле дә бу ЭКО дигән нәрсәләре чыкты, балага зар булган күпме гаиләне бәхетле итә ул ЭКО! Аптырарсың инде дөньясына да, юньсез дә йөрмәде инде бу бала, артык тәртипле булу да бик килешеп бетми бугай инде ул, әллә ирендә булдымы  гилләсе! - диярләр иде. Менә бит,  Ходай тәгәләнең бирәсе килгәч, бирә, менә дигән ул үстереп яталар, - дип өстәп куяр иде ак яулыклысы.

Үзенең татлы уйларыннан эче җылынып китте Ләйсәннең. Бәхетле елмаеп,  улын сөеп алды, тезелеп киткән таш йортларга да җан кергәндәй булды. Гапләшеп утырган ике татар карчыгы, таш йортларга гына түгел, аның тормышына да яңа сулыш өргәндәй булдылар.

Әлеге зур  шәһәрдә гомер итүче иң бәхетле кешеләрнең берсе икәнен җаны белән тойды бүген Ләйсән. Тирән итеп сулыш алып, як-ягына каранды. Газиз әнкәсе авызыннан чыккан кебек кадерләп, дөньяга күзен ачкан таныш мәкальне кат-кат кабатлап, фатирына таба  атлады. Менә шулай улым, гайбәт түгел, гыйбрәт булсын, гайбәт түгел, гыйбрәт булсын...

 

Рәфисә Салихҗанова

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев