Гаярьләр

Язгы кич. Торналар чылбыры Талпына, шәфәкъка үрелеп. Әйтерсең, биләүдә һәрбер кош Тибрәнә, бер моңга төренеп. Бер урын буш калган төркемдә – Шуңамы җырлары аяныч?.. Кайдадыр баш салган гаярь кош Табалмый чит җирдә таяныч... Күңелем күзендә бу урын Буш түгел – ап-ак эз күренә. Нәселнең буынын тотышып, Кош җаны кайтамы иленә?! Ишетәм мин аваз: «Кавемем Үз эзен сакласа һавада, Җанымны һәркемгә бүлгәләп Яшәрмен гел сезнең арада».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: