Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Дуска

Кемдер эзли миндә сердәш, Ә кемнәрдер күрә көндәш.

Кемдер эзли миндә сердәш,

Ә кемнәрдер күрә көндәш.

Кирәк түгел лә, энекәш!

«Марсель» диеп, гади итеп,

Купшыланмый гына эндәш!

Мин фәкыйрьне санап тиңдәш,

Кайберәүләр сорый киңәш.

Берни яшермичә сөйләш –

Шул вакытта гына сүзем

Синең сүзгә булыр көйдәш!
Кемдер күрә миндә дошман,

Дустым булып йөри тыштан,

Явызлыгы баштан ашкан,

Эх, анаңны корт чаккыры –

Кирәк түгел миңа куштан!

Кылган эшең, hәр гамәлең,

Әйткәннәрең булса ихлас –

Кабат әйтмәм, тыңла, ышан:

Әрәм түгел синең өчен

Үземдәге соңгы ыштан!
 

Марсель ШӘРӘПОВ,  

Арча районы Сарай-Чокырча авылы.

"КУ" 02, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күңелдәгене әйткән дә биргән. АФӘРИН!