Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Бәхетле

«Бәхетлеме син?» — дип сорамагыз...

«Бәхетлеме син?» — дип сорамагыз,

Мин үземчә аңлыйм бәхетне:

Бар галәмне кочып иңли алган

Канат-канат

Хыялларым белән бәхетле.

Бүлешүче юкта шатлыгымны,

Өмет канатларым өтелде...

Бәхетле мин, көюләрдән калган

Каурый-каурый

Өлешләрем белән бәхетле.

Учларыма кысам үчләремне,

Татыр өчен бер уч рәхәтне...

Оялырга мине мәҗбүр иткән

Йодрык-йодрык

Нәфрәтләрем белән бәхетле.

Хәсрәт-сагыш сыккан күз яшемне

Бүлешмәдем, алар нихәтле!..

Дулкын кагып, төсе җуелмаган

Кыя-кыя

Горурлыгым белән бәхетле.

...Күңелеңнең ак бәз тукымасына

Алыштырдым затлы бәрхетне...

Сафлыгына җирне урый алган

Көлтә-көлтә

Елмаюларыңнан бәхетле.

...Бәхетле мин, сөюләргә урап,

Үрә алганым өчен тәхетне.

Мөлдерәмә килеш, түгелмәгән

Йөрәк-йөрәк

Сөюләрем белән бәхетле!

Зөлфирә КАМАЛОВА,

Аксубай районы Иске Кыязлы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев