Логотип Казан Утлары
Укучыларыбыз иҗаты

Бер тамчы мәхәббәт

Бер тамчы мәхәббәт саркыды сурыга башлаган ярадан...

Күкләрдән өлгеләр күчереп,

Күңелгә йолдызлар чигелгән...

Җан-бизәк яктысы, чәчелеп,

Синең дә күгеңә сибелгән...

 

Төнеңдә яктыңа алданып,

Адашып, күпме юл йөрелгән…

Атылып җан биргән йолдызлар

Бәгырьдә мең ташка әверелгән.

 

…Күкләрдән өлгеләр күчереп,

Чигелгән йолдызлар сүтелгән...

Күңелдә яралы җөй эзе...

Буявы чайпалып түгелгән...

 

Адашып булса да төнеңдә,

Йөрелгән ул юллар ябылган...

...Күкләрнең бизәге мәңгелек –

Йолдызлы челтәрен ябынган...

 

...Ялвардым күкләргә илереп,

Кайтар, дип бизәгем яңадан...

...Бер тамчы мәхәббәт саркыды

Сурыга башлаган ярадан.

 

 

Зөлфирә Камалова,

Аксубай районы Иске Кыязлы урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев