Ачы мизгел

Ак мамык шәлгә уралып,
Йөгерә җәяүле буран.
Җил капкада адашкан җил,
Колак салып тыңлый урам.
Тәрәз янында карт ана.
Тәрәз төбендә шәм яна.
Көтә ана йөрәк нурын –
Бөркеткә тиң газиз улын.
Яу узганга озак еллар,
Еллар – маңгайдагы сырлар,
Күзләрдәге ачы моңнар,
Йөзләреннән качкан нурлар.
Һәр төн сакта ялгыз ана,
Чү, капканы кемдер кага.
Ашыгып чыга ихатага,
Тизрәк-тизрәк җил капкага!
Бер атлый да бер сөртенә,
Сизми ана кар көртен дә,
Аякларда сыңар ката,
Икенчесе читтә ята...
Өмет сүнгән, ачы мизгел –
Карлар сибә адашкан җил.
Көрт эчендә ялгыз ана,
Ә читтәрәк – Тәртәләре
каерылган Атсыз чана.
Наҗия Саттарова. Арча
"КУ" 4, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз