Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Зарифизмнар

Үз парыңны табуы авыр, аның белән яшәү исә тагын да авыррак.

  • Мәшһүр полководецлар да үз-үзләрен җиңә алмый.
  • Сыерчыкның үз җыры булмаса да, аны беркем дә плагиат дип әйтми.
  • Юл тарайса – сукмакка, фикер тарайса, гайбәткә күчә.
  • Күл саекса – бака, ил казнасы саекса – түрә үрчи.
  • Көнчелек ялгызлыкка иң кыска юл.
  • Балтаның кадере – күлдә, алтынның кадере чүлдә югала.
  • Су салкыны тирәндә, хатын-кызның кемлеге биләмдә беленә.
  • Бүрегең белән киңәшеп, күләгәң белән тиргәшеп булмый.
  • Дәүләтне – салым, империяне золым яшәтә.
  • Хәйлә – максатка ирешү өчен уйлап табылган тозак.
  • Татар, түрә булса, чабатасын гына түгел, портретын да түргә элә.
  • Үз парыңны табуы авыр, аның белән яшәү исә тагын да авыррак.
  • Энҗенең кадере – муенда, кызның кадере – куенда.
  • Көнче кеше булсаң – дусларың, кирәкле гамәл кылсаң, дошманнарың артыр.
  • Алдакчыны – күзләре, имансызны сүзләре сата.
  • Малың таралса – дустың, гайбәтең таралса, дошманың кими.
  • Хатын-кызның чын йөзен кичен ире генә күрә.
  • Көнче кеше этеннән дә көнләшә.
  • Түрә баеса – хәерчеләр, галим баеса, наданнар артыр.
  • Тигәнәк баш булса – гөлләр, хатын-кыз баш булса, чын ирләр бетә.
  • Үрдәкле күлдә бака үрчемәс.
  • Тилгән – чебешне, нәфесле яшь кызны күзләр.
  • Яшь парга – көн, ялгызга төн озын.

"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев