Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Үз балчыгың үзеңә

Берсе алкышлар вакытында хәтта артистның аяк астына балчык та тондыра! Халык тына, нәрсә булыр икән хәзер дип сагаеп кала. Усман ага да югалып калмый. Балчыкны иелеп ала да очып килгән якка чүреп җибәрә: – Мә, үз балчыгың үзеңә!!! – дип тә өсти.

Усман Әлмиев иҗаты гөрләгән чакны Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы бер авылда җырлый икән. Авыл кешеләре бит инде классик юнәлештәге, опера фасонындагы әсәрләрне, йомшак итеп әйткәндә, өнәп бетерми. Ул як тамашачысы
тәкәллеф саклау ягыннан да бик егылып төшә торганнардан түгел. Берсе алкышлар вакытында хәтта артистның аяк астына балчык та тондыра! Халык тына, нәрсә булыр икән хәзер дип сагаеп кала. Усман ага да югалып калмый. Балчыкны иелеп ала да
очып килгән якка чүреп җибәрә:
– Мә, үз балчыгың үзеңә!!! – дип тә өсти.
Шуннан тамашачы җиңел сулап куя. Авыр хәлдән җиңел котылган җырчы да яңа дәрт белән концертны дәвам иттерә. Шул көннән алып, бу як халкы өчен Усман Әлмиев үз кешегә әйләнә.

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев