Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юлдашлар юмартлыгы

Өч язучы ерак бер районнан машинада кайтып килә.

Өч язучы ерак бер районнан машинада кайтып килә. Юл йончыткан. Арыганнар. Кама күперен чыккач кына салонда җанлану сизелә башлый, кәефләре күтәрелеп китә. Мөхәммәт Мирза учында җылынып беткән телефоныннан хатыны Рушаниянең номерын җыя:

– Күперне чыктык. Әйе, кайтып җитәргә күп калмады. Телефоннан тәмле ис килә, уха пешерәсең, ахрысы. Стерлядь янына судакларны салдыңмы? Алабугаларны онытма – балкондагы суыткычта...

Газинур Морат та, хатыны барлыгын капылт исенә төшереп, телефонын кабыза:

– Әлүү, күперне чыктык, Флүрә. Борай бәлеше дисеңме? Әйбәт! Борай бәлеше ханнар өстәлендә генә булган элек... Актаныш белән Азнакайларга бик тәтемәгән ризык...

Өченче булып Марсель Гали, телефоннан дәшеп, хатыны Динәне кузгаткан:

– Күперне чыгып җиттек. Син анда, фәнни эшләреңнән бүленеп, ашарга пешереп мәшәкатьләнә күрмә... Кайтышлый, минем әле ике өйгә кереп сыйланып чыгасым бар... Ухадыр, бәлештер ашап...

Юлдашларының кунакчыллыгына ышанган Марсель Гали ул көнне ач калган.

 

"КУ" 7 (июль), 2016

Фото: pixabay

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев