Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Юклыктан туган үтенеч

Язучы Нәби Дәүли, Кремльгә килеп, халык телендә «президент» дип йөртелгән Салих Гыйлемхан улы Батыев (ТАССРның Югары Советы президиумы рәисе) кабинетына керүгә ирешә.

Язучы Нәби Дәүли, Кремльгә килеп, халык телендә «президент» дип йөртелгән Салих Гыйлемхан улы Батыев (ТАССРның Югары Советы президиумы рәисе) кабинетына керүгә ирешә. Яңа фатир алуын, яңа мебель кирәклеген, аны беркайдан да табып булмавын әйтеп, ярдәм итүен үтенә.

– Мин бит мебель фабрикасының да, мебель магазинының да хуҗасы түгел, – ди Батыев.

Нәби Дәүли, үпкәләбрәк, үз дәверендә иптәш Сталинның Шолоховка ничек ярдәм итүе хакында сөйләп ала.

Батыев, өстәл артыннан чыгып, янәшәсенә килеп, язучының иңеннән кочып:

– Их, Нәби ага! Әгәр сез – Шолохов булып, мин – Сталин булсам, ярдәм итмәс идеммени Сезгә?! – дигән.

 

"КУ" 02, 2018

Фото:pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев