Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Югалган әйберем үзе мине эзләп таба...

Әгәр онытыла калса, минем әйберләр сихерләнгән бит, үзләре мине куып җитә, – дим.

Алтмышынчы елның азагында «Яшьләр бригадасы» белән Мамадыш, Бондюг якларында гастрольдә йөрибез. Барыбыз да яшьләр, барыбыз да бертигез хокукта. Ә мин шулай да аз гына булса да, «зуррак» хокуклы чөнки бригадир итеп билгеләделәр. Мәшәкатьләре дә җитәрлек. Колхоз рәисләренә көн саен баш иеп, машина сорап барырга; артистларны фатирларга урнаштырырга; аш-су  ягын да кайгыртырга кирәк; концерттан соң клуб мөдирләре белән исәп-хисап ясау; филармониягә кайткач, бухгалтериягә хисап бирү; артистларга атна-ун көн саен

«суточный» түләү...

Бер авылда миңа бик саран хуҗабикәле фатир туры килде. Апаның өеннән дус-иш кызлары өзелмәде.

Концерттан кайткач, чәй эчәргә утырдык. Мин һәрвакыттагыча үзем йөртә торган касәдән, германский көмеш бал калагы белән чәй эчәм.

Минем көмеш калагыма апаның күзе төште. Ул бал калагын миңа бер кардәшебез, фронтовик абый бүләк иткән иде, трофей, дип.- И-и-и, чиста көмеш, ахрысы, – дип, бал калагын әйләндерә-әйләндерә карады. Аннары концертта алган хисләре белән уртаклашты:

-Син, кем, энем Әлбирт, гел кеше күзе генә буып йөрисең, сәхнәдә кәгазьдән дә акча ясый белгәч, бик бай яшисеңдер, ди.

-Һәй апа, бик яшәр идем дә, безнең илдә бай яшәргә рөхсәт итмиләр шул, – дим.

Апа иртүк торып малларын көтүгә куды, аннан соң самавырын куеп, мине иртәнге чәйгә «уятты». Аның ишегалды тулы сарыкларының кычкырып йөрүенә ничек йоклап ятасың инде? Ни күрим: минем көмеш калагым, апаның пыяла шкафына менеп кунаклаган! Апа да онытканга салынып, өстәлгә әлүмин калакларын куйган.

Чәй эчеп, акрын гына кайтыр юлга җыена башладым. Апаның мич ягына чыгып киткәненнән файдаланып, шкафтан үземнең көмеш трофейны алдым да аның урынына хуҗабикәнең әлүмин калагын куйдым. Ниһаять, саубуллашып, рәхмәтләр әйтеп, өйдән чыга башладым.

Апа куштанланып: «Әйберләрең онытылып калмасын, караштыр», – дигән була.

- Юк-юк, апа, борчылма, бар әйберем дә үзем белән, – дим. – Әгәр онытыла калса, минем әйберләр сихерләнгән бит, үзләре мине куып җитә, – дим. – Әле менә өченче көн генә шушы пиджагымны бер авылда онытып калдырган идем. Иртән торуыма – ишек төбендәге элмәктә эленеп тора, – дим.

-Һи-и-и, булмас ла, – дип, апа икеләнә калды.

Мине озаткач, хуҗа апаның хәлен аңлагансыздыр инде.

 

"КУ"  09, 2020

Фото: pixabay

 

Теги: юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев