Язучылар

– Ага кеше, әйтеп бирсәңче, язучылар кемнәр алар, ниндиләрен сез хөрмәт итәсез?
– Язучылар төрле була! – дигән Батулла. – Яла язучы. Әләк язучы. Отчёт язучы – алары коммунист язучылар. Бар әдәби әсәр язучы. Бар әдәби әсәр язам дип уйлап та, әдәби булмаган әсәр язучы. Бар язмый торган язучы. Бар яза торган әдипләр.
– Ничек инде ул язмый торган язучы?! Язмагач, язучы буламыни инде ул?
– Була! Язмый торган язучыларның байтагы дәреслекләрдә классиклар дәрәҗәсендә өйрәтелә.
"КУ" 7, 2018
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз