Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ямаулы янчыктан

Шаян сүз – көлүнең имезлеге.

  • Шаян сүз – көлүнең имезлеге.
  • Әңгәмә вакытында сүзне мөгезеннән эләктерә алмыйча азаплану пауза дип атала.
  • Кеше хатыннары хыянәт итә, ә минеке – һичкайчан! дигән астыртын ышаныч һәммә ирне кабергәчә озата бара.
  • Телевизордан Валуевның самими йөзен күргәч, Шандыбинны сагынып куйдым.
  • Экранда чын руслар күзгә кырып салырлык кына күренә шул.
  • Җир шары язмышын кайгыртып барган Шагыйрь, бозга таеп егылган әбине дә искәрмичә, өстеннән атлап чыгып китте.

"КУ" 5, 2014

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев