Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Җәяүле Туфан

– Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна!

Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев Кукмарага барырга хыялланып йөриләр. Тик менә машина табу мәсьәләсе генә…

– Туфан Миңнуллинның машинасы бар да бит, шофёры да тыңлаучан. Иртән эшкә тугыз белән уннарда гына килә шул Туфан. Ә безгә таң белән китәргә кирәк. Биреп тормас шул, син сорап кара әле, сине тыңлый ул. Халык язучысы дигән исемнән дә баш тартты бит ул, син әйткәч, – ди Гәрәй Рәхим.

Кичтән Марсель Галиев телефоннан Туфан Миңнуллин номерын җыя.

– Исәнмесез, Туфан әкә!

– Ярыйсы әлегә. Живой, – ди Туфан.

– Сәламәтлекләр ничек, Туфан әкә? Нәҗибә ханым еш елмаямы? Сез бит Нәҗибә ханымга гына түгел, безгә дә бик кирәкле шәхес, Туфан әкә.

– Йә… йә… – дип куя Туфан Миңнуллин, рәхәт изрәгән тавыш белән.

– Безгә генә түгел, бөтен халыкка кадерле шәхес бит сез, Туфан әкә. Шуңа күрә сәламәтлегегез турында халык кына түгел, үзегез дә бераз кайгыртырга тиеш. Хәтерлисездер, элек машинага гына утырып йөргән түрәләрдән көлә идегез, аяклары бетә бит бу бичараларның, дистрофикка әйләнә баралар бит болар, дип… Менә хәзер, депутат булгач, сез дә гел машинада... Әзрәк җәяү дә йөрергә иде, Туфан әкә. Бигрәк тә иртәнге якта... Сез бит Казансу буенда торасыз хәзер. Менә шуннан саф һава сулап, иртән эшкә җәяүләп барулары үзе бер шифа ич... Әйтүемчә, сез бит халыкка кирәк язучы, Туфан әкә... Шекспирдан кала икенче зур драматург.

– Йә, йә, – дип куя Туфан Миңнуллин, иркә мырылдауга күчеп. Марсель Галиев тән болай ук кайгыртучан, җылы мактау сүзләрен еш ишетергә күнекмәгән Туфан Миңнуллинның зиһене таралып китә, каш арасындагы өч ермачлы җыерчыгы языла, күңеле тула.

– Рәхмәт инде җылы сүзеңә, хак әйтәсең, иртәләрен җәяү йөрергә бик кирәк тә соң... Тукта әле! Син нишләп болай... аек баштан үзең... Хискә бирелеп киттең әле... Берәр йомышың бар мәллә?

– Йомышым дип, Туфан әкә, әллә ни йомыш юк инде анысы. Шул... машинаңны биреп торсаң, дигән идем, иртәгә, иртәнге якта...

– Гомер булмаганны, нигә бик җәелеп сөйли, дисәм... Баштан ук йомышыңны әйтергә иде аны.

– Ул хакта бит Ризван Хәмиднең беренче һәм соңгы язган хикәясе бар, Туфан әкә, – дип, сикәлтәле көлә Марсель Галиев. Пауза бирмәскә, Туфан әкәне мактау иләслегеннән айнытмаска кирәк дип, тизрәк сөйли башлый.

– Күршесе Гайҗан бабайга Мансур исемле малай йөгереп керә дә: «Бабай, Рәмиснең велосипедын алып торыйм әле?!» – ди. Шулчак Гайҗан бабай: «И-и, улым, улым, йомышыңны алай ордым-бәрдем хәбәр итмә син, – ди. – Башта хәлне белеш, сихәтлегең ничек, бабай, башың авыртмыймы, аякларың сызламыймы, диген. Сыерыгыз сөт бирәме, Хөсни әби коймак пешерәме үзеңә, дип сора. Минем күңелне тәмам йомшарткач инде, оныкның биләсәпитен үзем китереп куярмын алдыңа», – дигән. Берничә көннән соң теге – Мансур исемле малай тагын шулай йөгереп кергән дә: «Исәнме, Гайҗан бабай, исән-сау гына торасыңмы, аякларың сызламыймы, Хөсни әби тәмле итеп коймаклар пешерәме үзеңә...» – дип тезеп киткән. Моңа бик күңеле булган Гайҗан бабай, малайның башыннан сыйпап: «Хәзер инде төп сүзгә күчсәк тә була. Йомышың ни иде, олан?» – дип сорап куйган.

– Гайҗан бабай, бакча башында мунчагыз яна! – дип кычкырып җибәргән малай.

Бу кыйссаны тыңлый-тыңлый Туфан Миңнуллин бик рәхәтләнеп көлеп куя да:

– Хикәяң шәп! Ризван Хәмид язгандырмы-юкмы, әмма хикәяң әйбәт! – ди. Бераз уйланып тора да, саранлыкка юмартлыгын, юмартлыкка саранлыгын бизмәнгә куеп карый да: – Болай булгач, иртәгә иртән эшкә җәяү барырга туры килә инде... – ди.

 

"КУ" 8 2020

Фото: архив

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев