Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ватабыз аны, диген, Асия!

Редакциябезнең асылташы Асия апа Юнысова юган чакка туры килгәндә, шул «немец кызларының» төшеп ватыла торган гадәтләре бар иде.

Театр журналы нәниләр басмасыннан бүленеп чыгып, аерым бинада Туфан абый кул астында эшли башлагач, Туфан абый беренче эше итеп, хуҗалыкны кайгыртты. «ТАТМЕДИА» безгә Оконишников йорты ишегалдындагы флигельне шәпләп ремонтлап биргән иде, техника, җиһаз – өр-яңа. Суыткыч, микродулкынлы мич, электр чәйнеге ишеләрне Туфан абый үз акчасына (!) алып куйды. Аларга редакция бюджетында акча каралмый бит инде. Шаккаттык. Эштән иске суыткычны йортына ташыганнарны күргән булса да, үз акчасына эшкә әйбер ташыган җитәкче белән минем беренче очрашуым иде. Туфан абый матур чынаяклар ярата иде, эшкә бик матур «Германский» сервиз алып килеп куйды. Редакциябезнең асылташы Асия апа Юнысова юган чакка туры килгәндә, шул «немец кызларының» төшеп ватыла торган гадәтләре бар иде. Шулай кулдан сикерә-сикерә тегеләр  алты пардан  ике парга калгач, Туфан абый махсус бәрсәң дә, ватылмый торган бокаллар алып кайтты.

«Болар ватылмаячак инде!» – дидем мин, редакция белән җыелышып чәй эчкәндә.

«Ватабыз аны, диген, Асия!» – диде Туфан абый. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев