Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Вакыйф Нуриевнең данлыклы песие

Ул песи бик лаеклы китте. Кешегә дә булмаган хөрмәт песигә тәтеде. Матур яшәде һәм матур үлде. Хатыным Ләйлә алып кайткан песи иде. Озак яшәде безнең белән – 21 ел буе. Хәзер инде хатыным да бакыйлыкка күчте, менә песи дә китте...

Язучы Вакыйф Нуриев үзенең юбилей чаралары белән ыгы-зыгылы көннәрне уздырып кына җибәргән иде, ни хәл итәсең, 21 ел буе гаилә дуслары булган песие бакыйлыкка күчте.

– Ул песи бик лаеклы китте. Кешегә дә булмаган хөрмәт песигә тәтеде. Матур яшәде һәм матур үлде. Хатыным Ләйлә алып кайткан песи иде. Озак яшәде безнең белән – 21 ел буе. Хәзер инде хатыным да бакыйлыкка күчте, менә песи дә китте, – дип искә алды Вакыйф абый йомшак дустын.

Чыннан да Вакыйф абый песие – Нуриев песие булып журналда да басылды, аннары телевизион тапшыруда да күрсәттеләр аны һәм юбилей вакытында сәхнәдән дә сөйләделәр. Бигрәк зур игътибар булган бит үзенә, чыннан да!

 

Нуриев песие Юлында очраган һәр кызга көлтә-көлтә чәчәк бүләк итеп йөрүче Вакыйф Нуриевнең көннәрдән бер көнне ике әнкә песие чирләп китә (күрәсең көнләшүдәндер инде, алар да хатын-кыз җенесеннән бит!). Берсен ветеринарлар җиде меңгә дәвалый, ә икенчесенә, гомумән, операция ясатырга туры килә. Әлеге хикмәтле процедура унбер меңгә баса. Шулай итеп, койрыкнисалар аркасында Казанның күпме кызы хуш исле чәчәк бәйләменнән мәхрүм кала.

 

Фото: pixabay

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев