Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Уйнап кына

Үзбәкстандагы гастрольләр вакытында бер концерт барышында мондый вакыйга була. Гадәттәгечә, Илһам Шакировка залдан бик күп язулар килә. Ул аларны ачып укый да шунда ук җавабын да бирә. Чираттагы кәгазьне сүтеп карагач, көлә башлый...

Үзбәкстандагы гастрольләр вакытында бер концерт барышында мондый вакыйга була. Гадәттәгечә, Илһам Шакировка залдан бик күп язулар килә. Ул аларны ачып укый да шунда ук җавабын да бирә. Чираттагы кәгазьне сүтеп карагач, көлә башлый:

— Тагын җыр сораганнар. Мин инде кәгазьгә акча төрелгән дип торам!

Шуннан соң залдан бер сумлыклар, өч, биш, ун сумлыклар төрелгән кәгазьләр ява башлый. Җыелган акча мең сумнар тирәсенә җитә.

— Агай-энеләр, дусларым! — ди Илһам Шакиров. — Мин бит бая уйнап кына әйткән идем. Зинһар, акча җибәрмәгез!

Залдан кычкыралар:

— Без дә шаярып кына... Чынлап тотынсак, илле, йөз меңнәр салыр идек — диләр. Җыелган акчаны Илһам Шакиров оркестр егетләренә бирә, тегеләр икенче көнне шәп кенә бәйрәм ясыйлар.

 

Фото: tatar-congress.org

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев