Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Ул чакта

Cентябрь ае. Бил каешы кебек ялтырап яткан асфальт юл таулар, гәрәбә сарылыкка манылган урманнар аша бара. Гариф ага Ахунов белән машинада Азнакай киңлекләрен тамаша кылырга чыкканбыз...

Cентябрь ае. Бил каешы кебек ялтырап яткан асфальт юл таулар, гәрәбә сарылыкка манылган урманнар аша бара. Гариф ага Ахунов белән машинада Азнакай киңлекләрен тамаша кылырга чыкканбыз. Яңа гына мул табыннан кузгалгач, кәеф шәп, мин шигырь юллары сибәм:

Очты дөнья читлегеннән,

Тарсынып, күңлем кошы.

— Тукай бөек шул. Кирәк бит шулай галәми итеп әйтергә! — дип, Гариф ага тел шартлатып куя. Гадәттә, Гариф аганың сүзне тараурак тыңлавын беләм, ә монда — машинада ул какланган кебек утырырга мәҗбүр, тыңламый хәле юк, шуңа күрә яңа «патроннарны» чыгара торам.

Үлем-китемнәрне яза күрмә,

Мин кайтканчы, исән торсыннар.

— Бу кем шигыре? — дип, Гариф ага әсәренеп куя.

Мостай Кәримнең «Авылдашка хат»ы шушылай тәмамлана, дигәч: «Мостай олпат шул инде! Чынлап та шулай бит, авылыңа кайтасың, фәлән-фәләннәр ничек дип сорыйсың, ә кемдер күптән дөньядан киткән, ишетмәгәнсең, синең өчен ул һаман исән-сау булган. Менә бит, нинди мәгънәле шигырь...»

Туган ягым, — ап-ак табын, –

Ап-ак шәлеңне ябын,

Ап-ак шәлеңне ябын да

Шәмдәлләр булып кабын.

Бу юлларга сокланып, Гариф ага тагын бер тапкыр миннән кабатлатып тыңлады да шигырьнең Айдар Хәлимнеке икәнен белгәч, һич тә ышанырга теләмәде: «Ай-һай, ялгышмыйсыңмы? Аның шигырьләре бит... йомыркасын ашыгып әрчесәң, бәбкә җитлекмичә туа бит әле, — шундыйрак... Рифма, ритм ягыннан да аксак-туксак була торганые. Шаккатырдың син мине. Әйтергә кирәк әле Шаһидә апаңа, укып чыксын китабын.

Аннары мин үз фикеремне белдерермен. Тавышны көрәбрәк алып, мин тагын Гариф ага ягына шигъри сүз юлладым:

Бу җаныңны чайкап алыр өчен,

Дөнья агымсулар яраткан.

— Әйбәт. Бик мәгънәле әйтелгән. Бусын кемнеке дип белик?

— Хәсән Туфан.

— А-а, Туфан Туфан шул инде! — диде Гариф ага гамьле итеп, сакалы бар сыман, ияк очын сыпырып куйды.

Машина чокыр-чакырларны янтая-янтая үтеп, тигезлеккә чыккач, мин:

— Гариф ага, теге шигырь юлы Хәсән Туфанныкы түгел, минеке иде, — дидем. Гариф ага башын артка ташлап, көлеп куйды да:

— Синеке булуына карамастан, әйбәт әйтелгән, — диде.  

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев