Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Тыгыз график...

Фән дөньясы, мәш килеп, Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан халыкара конференциягә әзерләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин гыйльми сәркатип Рөстәм Галиуллинга эш куша: – Аксакал язучыларга шалтыратып чык әле, алар катнашмаса, конференция тулы канлы булмас, – ди...

Фән дөньясы, мәш килеп, Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан халыкара конференциягә әзерләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин гыйльми сәркатип Рөстәм Галиуллинга эш куша:

– Аксакал язучыларга шалтыратып чык әле, алар катнашмаса, конференция тулы канлы булмас, – ди.

Кушылган эш – үтәлгән эш, гыйльми сәркатип, җиң сызганып, халык шагыйрьләрен, язучыларын, Тукай премиясе лауреатларын фәнни конференциягә чакырырга тотына. Иң әүвәл Ренат Харисның номерын җыя.

– Ул көннәрдә графигым бик тыгыз, планны карамыйча әйтә алмыйм, – ди Халык шагыйре. Бераз кәгазь кыштырдаткач, ниһаять, аның авызыннан җылы сүзләр яңгырый. – Ул көнне син әйткән вакытта мин буш икән, килермен...

Аның болай да тыгыз графигына тагын бер чара өстәгән гыйльми сәркатип, җиңел сулап, Рабит Батуллага шалтырата.

– Графикны карамыйча гына әйтә алмыйм бит, ул көнне буш булмавым да бар, – ди Халык язучысы, аны тыңлагач. Сиксәнгә җитеп килгән аксакалның бу «кыланмышына» бик гаҗәпләнә гыйльми сәркатип:

– Рабит ага, син инде үзебезнең кеше, нәрсә график-мазар дип сөйләнгән буласың?

– Ашыкма, көтеп тор, исәпләргә комачаулыйсың, – ди Батулла. Үзе исә ниндидер кәгазьләр кыштырдата, нәрсәдер саный. – Әһә! Килә алам икән! Алты көн саен авыруымның өянәге кабатлана, график буенча ул көнгә туры килми икән, рәхмәт төшкере!

Наласалы
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X