Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Туган

Сират күпереннән борылып карап, Елмаермын, туган. Нишләтәсең, язмыш шундый – Миңа шуңа дип туган. 

Кайчак төнлә уянам да

Уйлап ятам, туган.

Әллә димен мин дөньяга

Сан өчен дип туган?..

Аксакаллар арасына

Мыек белән сыймыйм.

Сирәк сакал, фикерем

Сакау диеп аңлыйм.

Хакимнәрнең тәхетенә

Һич сузылмый кулым.

Башын аска иючеләр

Анда карый кырын.

Шамакайлар арасында

Минем чырай җитди.

Тамак өчен кыланырга

Ахмаклыгым җитми.

Әрсез җаннар тирәсендә

Күренмидер эзем.

Әрсезләнеп кычкырудан

Файда күрмим үзем.

Чибәрлеген акча итүчеләр

Танып белми мине.

Мин үзем дә алар кадәр

Камил түгел инде. 
Зар елаучы мескеннәр дә

Мине иптәш итми.

Кулым сузып соранырга

Батырлыгым җитми.

Шешә тоткан фәлсәфәче

Якын итә үзе.

Тик аның да шәраб кебек

Тиз айнучан сүзе.

Исем биреп мактамаслар –

Үз исемем җиткән.

Өч исемле диваналар

Бездә ашкан чиктән.

Кеше төсле үлә белсәм,

Балаларым күмәр.

Матәм маршы һәм алкышлар

Көтеп үтми гомер.

Сөйләр халык:

Бар иде дип шундый тиле.

Тарих буразнасы төбендәге

Үзсүзле бер кире.

Сират күпереннән борылып карап,

Елмаермын, туган.

Нишләтәсең, язмыш шундый –

Миңа шуңа дип туган. 

 

"КУ"07, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев