Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Туфан әтәче

Инде Туфан абыйның бу хәсрәтен белгән, терәлеп торган кәттә йортта яшәүче бер күршесе дә беркөнне борчылып: «Туфан Абдуллович, что, так и не кукарекает?», – дип сорагач, Туфан абый гарьләнеп, кычкыра торган әтәчне каяндыр үзе табып алып кайтты. 

2011 елның җәендә бугай, Туфан абый Нагорныйдагы бакчасында тавыклар тотарга уйлады. Аларга үз куллары белән чын кетәклек ясады. «Ничә тавык алырга икән?» – дип, безнең белән киңәшкәндәй дә итте әле. Әтәче гаярь әтәч булса, тавыкларның тугыздан да ким булмаска тиешлеген ишеткәнем бар иде. «Тугызны алыгыз, Туфан абый!» – дигән булдым. «Аның кадәр тавык белән нишлим, алты җитәр», – дип, Туфан абый үзенчә эшләде. 

Ярый, хуш. Безгә тавыкларның, кайтып кетәклеккә урнашуы турында хәбәр килеп җитте. Бик тә горур кыяфәттәге Туфан абый алып килде аны. Ләкин... 3 көн уздымы-юкмы, Туфан абый эшкә сөмсере коелып килде. Әтәч дигәннәре бөтенләй дә кычкырмый икән. Их, диештек, проблеманы хәл итәргә, хуҗаларын гына түгел, күрше-тирәдәге кәттә йортларда яшәүчеләрне дә таң тишегеннән кычкырып уята алырлык әтәч табарга кирәк бит хәзер! Саткан фатирымны, нәкъ тавык сату белән шөгыльләнә торган кешеләр улларына дип алган иде. «Быргыдан да катырак кычкыра торган әтәч табып китерегез», – дип, шуларга шалтыраттым. Ике көн, өч көн узды – күренмәделәр. Теге җан көеге әтәч тә кычкырырга уйламады, телен яшерә торган булып чыкты. Инде Туфан абыйның бу хәсрәтен белгән, терәлеп торган кәттә йортта яшәүче бер күршесе дә беркөнне борчылып: «Туфан Абдуллович, что, так и не кукарекает?», – дип сорагач, Туфан абый гарьләнеп, кычкыра торган әтәчне каяндыр үзе табып алып кайтты. 

Яңа әтәч соклангыч матур, аякларына кадәр аллы-гөлле йон каплаган, дип мактанды Туфан абый. Бенефисын ясасаң – купшы киеме өстендә. Теге кычкырмый торганын Туфан абыйны 15 ел йөртүче шофёры Ришат авылына җибәрделәр. Авылда аннан башка да әтәчләр җитәрлек, бу кычкырмый дип, көтү чыкмый калмаячак иде.Теге гаярь әтәч кайтып, озак та узмады, бер-ике тавык таушалып, җан тәслим кылдылар, кәнишне. Яңа тавыклар аласы булды. Ләкин Туфан абый, барыбер, минем «тугыз  тавык кирәк» тәкъдимен кабул итмәде. «Хатын-кыз сүзе белән йөрүчеләр – без түгел» дигәндер инде.

Берзаман безгә чибәр әтәчнең сөекле тавыклары салган эреле-ваклы йомыркалар килә башлады. Офис-менеджерыбыз Рәйсә Борһаниева ул йомыркаларны пешереп, юмарт итеп өеп куя иде.

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay
 

Теги: уены-чыны бергә юмор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев