Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Төтене чыкмый шул

Фәнзаман Батталның Татарстан китап нәшриятындагы кабинетыннан һәрвакыт төтен ургылып чыга икән...

Фәнзаман Батталның Татарстан китап нәшриятындагы кабинетыннан һәрвакыт төтен ургылып чыга икән. Тәмәкене төшендә дә тартып карамаган, эш урынында тәмәке тартучыларны җене сөймәгән нәшрият директоры (ул чактагы) Әшрәфҗанов төтәтеп утыруның килешмәве хакында әйтеп тә карый мөхәррир Фәнзаманга, кисәтүләр дә ясый, хәтта премиядән дә мәхрүм итә моны... Ә төтен барыбер ургыла! Беркөнне директор моңа файдалы киңәш бирмәк була:

– Син, Фәнзаман ага, кәнфит суырып кара. Кайберәүләр шулай итеп котыла тәмәкедән...

– Карадым инде, Харис туган, карадым, – дип авыр сулый Фәнзаман, үзе дә бик аптыраган кешедәй. – Кәнфитнең төтене чыкмый бит аның...

 

 

"КУ" 3,2019

Фото: pixabay.

Теги: уены-чыны бергә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев