Логотип Казан Утлары
Уены–чыны бергә

Торт һәм сухой вино

«Сабантуй» газетасы редакциясендә бәйрәм итәргә яраталар. Өстәлдә – өчпочмак, торт кебек ризыклар...

«Сабантуй» газетасы редакциясендә бәйрәм итәргә яраталар. Өстәлдә – өчпочмак, торт кебек ризыклар. Кызлар мәҗлес саен Илдар Юзеевтан сорыйлар:

Илдар абый, торт белән чәй эчәсезме?

Илдар Юзеев, ике дә уйлап тормый, мәҗлес саен бер үк төрле җавап бирә:

– Торт с ним, эчәргә туры килә инде!

Ә инде ир-атлар җыелган мәҗлесләрдә:

– Илдар абый, аракы юк бит әле, сухой вино гына, – дип сүз башласалар, Илдар абый берчакта да кәнфитләнеп тормый, шунда ук эләктереп кенә ала:

– Сухой с ним, эчәргә туры килә инде!

"КУ" 6 (июнь), 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев