Төн буе укырлык

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов дәваханәдә ята икән. Бер таныш ханым хәлен белергә килгән. Өстендәге чәчәкле күлмәге ситсадан тегелгән һәм биниһая рәсемнәр белән бизәлгән: шәһәр, тау, елгалар, атаклы клоуннар, кинотеатрлар, җырчылар исемнәре...
Гариф абый күзлеген алып кия һәм үзенә хас юмор белән елмаеп, күлмәктәге рәсемнәрне карый, сүзләрен укый.
– Нигә көләсез? Әллә минем күлмәгемне ошатмадыгызмы? – ди ханым.
– Киресенчә, аларга карап таң калам: сезне төне буе укырга мөмкин икән бит!
"КУ" 2, 2020
Фото: "Казан утлары" архивыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз